Хафиз диваны — фарсы шагыйре Хафиз Ширази шигырьләреннән тупланган җыентык. Шигырьләрнең күпчелеге фарсы телендә булса, кайберләре катнаш гарәп-фарсы телендә һәм башкалары гарәп телендә иҗат ителгән. Диванның иң мөһим өлешен газәлләр тәшкил итә. Касыйдә, мәснәви, робагый кебек башка жанрлар да Диванга кертелгән.[1] Хафиз әсәрләренең зур өлешен махсус юк ителүенә дәлилләр булмаганлыктан һәм шагыйрьнең исән чагында ук зур дан яулаганлыктан, аны артык күп әсәр калдырган шәхес итеп атап булмый. Дивандагы газәлләр саны 500 дән аз гына кимрәк, дип исәпләнә: Газвини һәм Гани чыгарылышында - 495, Натәл-Ханлариның икенче чыгарылышында - 486 һәм Сәйя чыгарылышында Диван 484 газәл тәшкил итә. [2]

Хафиз Диваны
Сурәт
Нәрсәнең өлеше Персидская литература[d]
Жанр шигърият
Басма яки тәрҗемәләре Q6555875?
Автор Hafiz Şirazi
Әсәр яки аның атамасы теле фарсы теле
Файл с отсканированными данными
 Хафиз Диваны Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Хафиз Диванының шагыйрь үлеменнән соң Мөхәммәт Гөләндәм тарафыннан тупланылуы фараз.[3] Ләкин кайбер расланмаган чыганаклар нигезендә Хафиз үзенең Диванын 1368/770 елда бастырган, димәк, җыентык шагыйрьнең үлеменә кадәр егерме елдан артык вакыт дәвамында мөхәррирләнгән, ләкин моңа дәлил була алган бернинди дә кулъязмалар сакланмаган. XIV гасырның икенче һәм өченче чирекләренә караган, шуннан чыгып шагыйрьнең үлеменнән 30-60 ел уза төшкәч булдырылган кулъязмалар Иранда, Европада табылган, аларның иң абруйлылары 500 дән азрак газәлдән гыйбарәт. Моннан соңгы чыгарылышлар 600 һәм күбрәк газәл тәшкил иткән. 1958-нче елда 813 елгы кулъязма нигезендә Пәрвиз Натәль-Ханлари нәшер иткән чыгарылышта текст ягыннан яхшы сыйфаттагы 152 генә газәл аерылып алына. Кайбер кулъязмаларга дүрт гасыр дәвамында фарсы, төрек яки урду телләрендәге аңлатмалар белән яңача җан өрелә.[4] Хафез шигырьләрендә 23 ритмик һәм 10 гаруз үлчәмнәре кулланыла. [5]

1988 елга кадәр Диван яки аның өлеше урду, пәнҗаби, синдһи, гарәп, Һиндстан һәм Пакистандагы инглиз теленә тәрҗемә ителә. Шулай ук инглиз, француз, алман, рус, әрмән, болгар, чех, кытай, дания, нидерланд, фин, юнан, маҗар, итальян, латин, литва, норвегия, поляк, португал, румын, серб, швед, испан, төрек телләренә тәрҗемә ителгән Диван өзекләренә җырлар язу гадәткә керә. [6]

Бүгенге көндә үзгәртү

Яршатер сүзләре буенча, бер Иран шагыйре дә Хафиз дәрәҗәсендә өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән һәм аңлатылмаган. Хафиз үзенең чиксез фантазиясе, әдәби экспрессиясе һәм сүзләрне ефәк сыман куллану алымнары белән аерылып тора. [7] Кайбер тикшеренүләр нигезендә XIV гасырның соңгы ун еллыгыннан алып Кәлкүттәдәге 1791 / 1206 елгы нәшер ителүенә кадәрге 400 еллык тарихында Диван барлык башка әдәби әсәрләргә караганда күбрәк күчерелгән һәм бастырылган. [8] Хафиз Диванының кулъязмалар саны якынча 1700 данә тәшкил итә. Әлеге язмалар Иранда гына түгел, ә фарсы теленең географик таралыш төбәкләрендә һәм барлык җәмгыять катлауларында, хәтта хакимнәр арасында да киң таралган. Фарсы телендәге укучылар саны буенча Диван фарсы әдәбиятының барлык зур әсәрләрен узып китте.[9] Барлык Хафизның нәшер ителгән шигырьләр тупланмасын тулы булмаган, тулы, тәнкыйтьле һәм тәнкыйтьсез коллекцияләр, литографик, каллиграфик, факсимилие һәм типографик басмалар тәшкил итә. Диванның ким дигәндә 300 басылган күчермәсе 1988 елдан соң өземтәләнгән.[10] Хафизның иранлылар тормышына тәэсире аның шигырьләренең элекке буыннардан алып бүгенге көнгә кадәр абруен саклап калуында һәм бу шигырьләр өзекләрен көндәлек сөйләшүләрдә куллануда чагыла. Диванның үлемсезлеге һәм саекмас даны фарсы телендә сөйләшүчеләрнең мәдәниятендә һәм сәнгатендә уникаль чагылыш тапкан, күп каллиграфлар, рәссамнар, келәм тукучылар һәм башка иҗат әһелләренең әсәрләрендә аның тәэсире ифрат еш күзәтелә. [11]

Шулай да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү