Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте

Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте (ингл. телендә: International Pure Bhakti Yoga Society — IPBYS; шулай ук «Халыкара бхакти-йога җәмгыяте» атамасы астында мәгълүм)[1]2004 елда Бхактиведанта Нараяна Госвами тарафыннан бөтен дөньяда [1] гаудия-вайшнавизм һәм бхакти-йога дәгъвасы максаты белән барлыкка китерелгән вайшнав дини оешмасы.

Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте
Нигезләнү датасы 2004
Сурәт
Кыскача исем IPBYS
Нигезләүче Бхактиведанта Нараяна Госвами
Йогынтысын кичергән Гаудия-матх
Рәсми веб-сайт purebhakti.com
Вәкиле Бхакти-йога
Нәрсәдән бүленеп чыккан Шри Гаудия Веданта Самити[d]

Тарихы үзгәртү

 
Халыкара саф бхакти-йога җәмгыятенең төп гыйбадәтханәләренең берсе (Набадвип, Көнб. Бенгалия, Һиндстан).

2004 елга кадәр Бхактиведанта Нараяна Госвами өйрәнчекләре һәм тарафдарлары хәрәкәте «Шри Бхактиведанта Гаудия Матх» исемен йөрткән һәм Калькуттада Бхактипрагьяна Кешава Госвами тарафыннан нигезләнгән Шри Гаудия Веданта Самити (Гаудия Веданта Җәмгыяте) дини оешмасының өлеше булган [1]. Соңыннан Бхактиведанта Нараяна Госвами Шри Гаудия Веданта Самитида эшчәнлек белән бәйле вазифаларын калдырган һәм үзенең «Бхакти» халыкара җәмгыятен барлыкка китергән (соңыннан ул «Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте» дип аталган булган).

Дәгъва һәм иганә эшчәнлеге үзгәртү

Бхактиведанта Нараяна Госвами дөньяны гаудия-вайшнавизм дәгъвасы белән 30 мәртәбә әйләнгән, изге язмаларны актив тәрҗемә иткән һәм шулай ук аларның асылын комментарийларында, лекцияләрдә һәм әңгәмәләрдә аңлаткан. Бхактиведанта Нараяна Госваминың хезмәтләре күләме 50 томнан артык, аларның шактый өлешенә дөньяның күп телләрендә мөрәҗәгать итәргә була, мәсәлән, инглиз телендә, алман телендә, француз телендә, испан телендә, рус телендә, литва телендә, кытай телендә һәм башка телләрдә.
Хәзерге көндә Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте актив нәшер итү эшчәнлеген алып бара, күбесенчә ул Бхактиведанта Нараяна Госвами лекцияләре һәм китапларының тәрҗемәләре. Дәгъва эшчәнлегенең төп формалары: Ходайга хезмәтләр, гаудия-вайшнавларның изге язмаларының бергә өйрәнүе, китап тарату, урамнарда Харе Кришна мантра җырлавы белән йөрешләр башкару, җәмәгать лекцияләре үткәрү[1]. Халыкара саф бхакти-йога җәмгыятенең иганә эшчәнлегенең бер формасы булып мохтаҗларга бушлай изгеләштерелгән вегетариан ризык (прасад) өләшү тора, бигрәк тә зур гаудия-вайшнав бәйрәмнәре вакытында. Бхактиведанта Нараяна Госвами тарафдарлары бирелгән мәгълүматы буенча, Кришна-Джанмаштамига Кешаваджи Гаудия Матхта ел саен 50 000-нән артык бушлай азык өләшелә. Чайтанья Махапрабху хөрмәтенә уздырылган ел саен Гаура-пурнима фестивале вакытында, ун көнлек фестиваль вактында 500 000-нән артык порция өләшелә, Говардханада Враджа-мандала-парикрама вакытында 100 000-нән артык порция өләшелә.[2].

Россиядә һәм БДБ-дә саф бхакти-йога җәмгыяте үзгәртү

Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте Россиядә 1999 елдан бирле эшли (2004 елга кадәр Шри Бхактиведанта Гаудия Матх буларак). Россиядә һәм БДБ-дә саф бхакти-йога җәмгыятенең төп үзәкләре: Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Әстерхан, Уфа, Брянск, Красноярск, Сочи, Яр Чаллы, Эстәрлетамак, Минск, Одесса, Днепр, Ташкәнт[1]. 2003 елга Россиядә һәм БДБ-да гомуми тарафдарлар саны якынча 700 кеше булган. Халыкара саф бхакти-йога җәмгыяте тарафдарлары изге урыннар буенча дини сәфәр кылу (парикрама) максаты белән регуляр рәвештә Һиндстанга йөриләр һәм шулай ук Һиндстаннан һәм башка илләрдән Россиягә дәгъвачылларны чакыралар.[1].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Бхактиведанта Мадхава Махарадж Шрила Гурудев. Высшее сокровище / Под редакцией Судхакар дас, Аджай Кришна дас, Махабала дас и др.. — М.: Шри Бхактиведанта Гаудия Матх, 2013. — Т. 2. — 356 с.
  • Иваненко С. И. Вайшнавская традиция в России: история и современное состояние. Учение и практика. Социальное служение, благотворительность, культурно-просветительская деятельность. — М.: Философская книга, 2008. — 320 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-902629-41-2.

Сылтамалар үзгәртү

Видео