Илсур Һадиуллин

(Хадиуллин Ильсур Гараевич битеннән юнәлтелде)

Илсур Гәрәй улы Һадиуллин (рус. Ильсур Хадиуллин яки рус. Хадиуллин Ильсур Гараевич, 1964 елның 18 октябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре (2002), Татарстанның атказанган укытучысы (2010). 2017 елның декабренә кадәр Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы[1], 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда министрның беренче урынбасары). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Илсур Һадиуллин
Туган телдә исем Илсур Гәрәй улы Һадиуллин
Туган 18 октябрь 1964(1964-10-18) (60 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Таулар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, мәгариф эшлеклесе
Эш бирүче Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Җефет Нәсимә, укытучы
Балалар улы Рушан.
кызы Камилә
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медалеТР атказанган укытучысы - 2010
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

 Илсур Һадиуллин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1964 елның 18 октябрендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә алына. «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989), педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Хатыны Нәсимә, укытучы. Улы Рушан ― икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, кызы Камилә – телләр буенча белгеч, инглиз, француз телләреннән укыта[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Азат Ахунов. Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры 2018 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.. «Идел», 2007 ел, № 8.
  2. Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган. «Шәһри Казан», 19.02.2015

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү