Француз Гвианасында ислам

Француз Гвианасында азчылык дине

Француз Гвианасында ислам (фр. L'Islam en Guyane, гарәп. الإسلام في غويانا الفرنسية‎) – азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (314 169 кеше, 2022 елга) 0,9 % ын тәшкил итә (2 500 кеше, 2022 елга).[1]. Мөселманнарның саны арта бара.

Француз Гвианасында ислам
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Франса Гвиянәсе
Бу мәкалә Ислам турында
Гвиана физик картада

Франциянең диңгез арты территорияләреннән иң эресе булган Гвианада христианнар күпчелекне тәшкил итә (48 % ― католиклар, 15 % ― протестантлар, Йәһвә шаһитлары ― 3,7 %, башка христианнар), атеистлар – 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, вуду һ. б.) ― ~5 %. Мароннар һәм кайбер индеец кабиләләре үз диннәрен тота.

Гвиана Франциянең бер өлеше һәм француз департаменты булып торса да, аерым режим белән файдалана. 1905 елда кабул ителгән «Чиркәү һәм дәүләтне бүлү турындагы закон» элеккечә үк Гвианада кулланылмый. Католик дине дәүләт дине булып исәпләнә, католик руханиларына бюджеттан акча түләнә.

Француз Гвианасы ― Белиз 1981 елда бәйсезлек алган вакыттан бирле, Төньяк һәм Көньяк Американың материк өлешендә урнашкан бердәнбер Европа иле территориясе. 2010 елгы референдумда Француз Гвианасы халкы Франциядән бәйсезлек алуга каршы тавыш биргән [2].

Ил башкаласы Кайеннада һәм Куру(ингл.) шәһәрендә ислам үзәкләре гамәлдә.

Тарих үзгәртү

Французлар Гвиананы беренче тапкыр 1763 елда колониягә әйләндерергә тырыша, әмма кырыс климат һәм тропик авырулар аркасында тулысынча уңышсызлыкка дучар булган. Беренче килеп утырган 12 000 кешенең 2000 е генә исән калган.

Француз инкыйлаблары вакытында Франциянең үзеннән һәм аның колонияләреннән сәяси тоткыннар Француз Гвианасына сөргенә җибәрелгән, алар арасында мөселманнар да булган. Тоткыннар күпләп Гвианадан күрше илләргә (Бразилия, Суринам, Гайана) качкан, кайберләре биредә төпләнеп калган, җирле хатын-кызларга өйләнеп, гаилә корган.

Ислам җәмгыяте үзгәртү

Гвиана мөселман җәмгыяте әгъзалары Франция Гвианасының төп шәһәрләрендә – Кайенна, Куру һәм Сен-Лоран-дю-Марони шәһәрләрендә яши һәм сәүдәдә эшли. Гарәп теле, көнкүрештә француз телен киң куллану нәтиҗәсендә, азчылык вәкилләре арасында юкка чыккан.

Француз Гвианасының Ислам җәмгыяте, нигездә, мөһаҗирләрдәнАлжир, Марокко, Ливан гарәпләреннән һәм әфганнардан тора [3]. Мөселманнарның күбесе – сөнниләр. 2007 елда төбәктә төпләнгән берничә Әхмәдия мөселманы бар[4]. 1970 елдан башлап Гвианада мөселманнарга имам билгеләнә, әмма ислам дине (имам) һәм протестантлар (пастор) руханиларына, католик руханиларына түләгән кебек, бюджеттан акча түли башлау тәкъдиме кире кагыла.

Ислам оешмасы үзгәртү

Француз Гвианасы мөселманнары кырыс шартларда яши, аз санлы булу сәбәпле, нинди дә булса оешмага берләшү турында уйламый, шуңа күрә төбәктә ислам оешмалары яисә органнары юк. Әмма алар мөселманнар чагыштырмача күп яшәүче Суринам ислам җәмгыяте белән элемтәләр булдыра. 1977 елда Француз Гвианасы мөселманнары вәкилләре Тринидадта узган Ислам конференциясе эшендә катнаша. Конференция Көньяк Америка һәм Кариб бассейны Ислам советын формалаштыруга нигез сала. Француз Гвианасы мөселман азчылыгы Ислам дөньясы белән элемтәләрен башлап җибәрә һәм Мәккәдәге Бөтендөнья ислам лигасы(ингл.) белән бәйләнеш булдыра [5].

Мәчет үзгәртү

Француз Гвианасының административ үзәге Кайеннада һәм Куру(ингл.) шәһәрендә ислам үзәкләре һәм мөселман мәктәбе бар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү