Фидаил Ибраһимов
Фидаил Ибраһимов, Фидаил Муллахмәт улы Ибраһимов (Фидаиль Мулла-Ахметович Ибрагимов, 1938 елның 25 марты, СССР, Казакъстан ССР, Кустанай өлкәсе, Кустанай ― 2020 елның 21 июне, РФ, Мәскәү) ― рәссам, педагог. «Мәскәү рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1970). Россия сәнгать академиясе (РАХ) академигы (2018). РФ атказанган (1996) һәм халык (2020) рәссамы. РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). Декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә эшләгән рәссам[1].
Фидаил Ибраһимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фидаил Муллахмәт улы Ибраһимов |
Туган | 25 март 1938 СССР, Казакъстан ССР, Костанай өлкәсе, Костанай |
Үлгән | 21 июнь 2020 (82 яшь) РФ, Мәскәү |
Күмү урыны | Троекуров зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Любовь Ивановна |
Балалар | Надежда |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Пыяладан эшләнгән кайбер хезмәтләре |
1938 елның 25 мартында Казакъстан ССР Кустанай (1997 елдан Костанай) шәһәрендә туган.
1961 елда Мәскәүдә Югары сәнгать-сәнәгать училищесын (элекке Строганов училищесы, хәзерге С. Г. Строганов исемендәге Россия дәүләт сәнгать-сәнәгать университеты[d]) тәмамлаган. Укытучылары – Г. А. Антонова һәм Б. А. Смирнов[2].
Бүленеш буенча Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәренә бәллүр заводына (рус. Гусевский хрустальный завод) җибәрелгән, анда өч ел дәвамында рәссам булып эшләгән. Бу елларда ул пыяладан күргәзмә объектларын да, интерьерлар өчен билгеләнгән эшләрне дә булдырган. Аның танылган әсәрләренең берсе ― «Праздничный» сервизы, ул завод тарафыннан күп еллар миллионлаган тираж белән чыгарылган[2].
1969 елдан СССР сәнәгать төзелеше министрлыгының Пыяла дәүләт фәнни-тикшеренү институтының (рус. ГНИИ стекла) ассортимент лабораториясе мөдире һәм баш рәссамы булган.
1975―1990 елларда Мәскәү Рәссамнар берлеге Сәнгать фондының гамәли сәнгать комбинаты рәссамы булып эшләгән.
2001 елдан 2008 елга кадәр С. Г. Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-җитештерү академиясенең нәфис пыяла кафедрасы доценты булган.
1970 елда СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителгән. 1995 елда ― Россия Сәнгать Академиясенең әгъза-корреспонденты, 2018 елда ― хакыйкый әгъзасы итеп сайланган.
1965 елдан республика, Бөтенсоюз һәм халыкара дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә, күп кенә Россия нәфис пыяла триенналесында катнашкан[3]. Рәссамның шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Сергиев Посадта, шулай ук чит илләрдә ― АКШ, Дания, Япония, Италия, Испания, Швеция һәм башка илләрдә узган.
Ул пыяладан бик күп савыт-саба ясаган, алар арасында «Владимирский» приборы, «Скоморохи» кружкасы, «Три грации» декоратив вазасы, «К празднику» җыелмасы, шулай ук бик күп пыяла композицияләр һәм фигуралар бар. Ф. Ибраһимов пыяла эшкәртүнең барлык техникасын да оста кулланган, композицияләрендә бу материалның күпкырлы мөмкинлекләрен күрсәтә алган. Кеше тәне пластикасы ― рәссам иҗатының төп темасы. Композицияләр өстендә эшләгәндә, еш кына антик мираска мөрәҗәгать иткән. Соңгы елларда төрле техника һәм материаллар белән экспериментлар үткәргән, тоташтыргысыз булып күренгән нәзберек пыяла белән металлны тоташтыра, бу исә әсәрләргә заманча яңгыраш биргән («Дон Кихот», «Стеклодув»)[4].
Аның эшләре Дәүләт Эрмитажы (Санкт-Петербург), Дәүләт тарихи музее (Мәскәү), «Усадьба Кускова XVIIIв.» дәүләт керамика музеенда (Мәскәү), Бәллүр музеенда (Гусь-Хрустальный), Бөтенроссия декоратив-гамәли һәм халык сәнгате музеенда (Мәскәү), Дәүләт тарих-сәнгать музеенда (Сергиев-Посад), Дәүләт берләштерелгән тарихи-архитектура музей-тыюлыгында (Владимир), Елагин сарае музеенда (Санкт-Петербург), Омск, Төмән, Магнитогорск, Калининград шәһәрләре картиналар галереяларында, АКШ, Испания, Дания, Норвегия музейларында, Россия, Украина, Бельгия, Голландия, Франция, Германия, Италия, Швеция, АКШ галереяларында һәм шәхси кулларда саклана[5].
2020 елның 21 июнендә 83нче яшендә вафат булган[6] Җәсәде (көле салынган урна) Мәскәүнең Троекурово зиратында (19нчы участок) җирләнгән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1968 ― СССР сәнәгать төзелеше министрлыгының I премиясе
- 1969 ― «Декоратив сәнгатьнең Бәллүр конкурсы» (Мәскәү) ― III премия һәм медаль
- 1970 ― РСФСР Сәнгать фондының Мәскәү шәһәр бүлекчәсенең «Елның иң яхшы эше» дипломы
- 1980 ― Мәскәү рәссамнар берлегенең «Елның иң яхшы эше» дипломы ― «Торслар» скульптурасы өчен
- 1981 ― РСФСР Сәнгать фондының Мәскәү шәһәр бүлекчәсенең «Елның иң яхшы эше» III премиясе
- 1982 ― Мәскәү Рәссамнар берлегенең I премиясе ― Дәһли шәһәрендәге (Һиндстан) Фән һәм техника йорты өчен декоратив композицияләр өчен
- 1986 ― РСФСР Сәнгать фондының Мәскәү шәһәр бүлекчәсенең II премиясе ― Обнинск шәһәре мәдәният йорты өчен ясалган әсәрләре өчен
- 1987 ― Мәскәү Рәссамнар берлегенең I премиясе
- 1992 ― РФ Сәнгать академиясенең көмеш медале
- 2007 ― Украина Сәнгать академиясенең көмеш медале[5]
- 1996 ― РФ атказанган рәссамы
- 2007 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2020 ― РФ халык рәссамы[5]
Шәхси тормышы
үзгәртүХатыны Любовь Ивановна Савельева[d] (1940), рәссам, Россия Сәнгать академиясенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге Президиумы әгъзасы һәм академик-сәркатибе.
Кызлары Надежда (Уварова, 1969), рәссам, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы[7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Они тоже гостили на земле... Ибрагимов Фидаиль Мулла-Ахметович (1938-2020). nec.m-necropol.ru
- ↑ 2,0 2,1 Памяти Фидаиля Мулы-Ахметовича Ибрагимова. kuskovo.ru, 22.06.2020(рус.)
- ↑ Фидаиль Мулла Ахметович Ибрагимов. Рубрика «Современное художественное стекло». Пензенская картинная галерея им. К. А. Савицкого Вконтакте, 23.05.2020(рус.)
- ↑ 25 марта 2023 года исполняется 85 лет со дня рождения Фидаиля Муллы-Ахметовича Ибрагимова (1938-2020). РАХ Вконтакте, 25.03.2023(рус.)
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Фидаиль Ибрагимов (Россия) — участник VII Международного симпозиума по художественному стеклу «Хрустальное сердце России». Туризм в Никольском районе, 13.09.2017
- ↑ Памяти Фидаиля Мулы-Ахметовича Ибрагимова. kuskovo.ru
- ↑ Выставочный проект Фидаиля Ибрагимова, Любови Савельевой и Надежды Уваровой «Узы творчества» в усадьбе Кусково. rah.ru(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Ибрагимов Фидаиль Мулла-Ахметович. Пантеон России(рус.)