«Унбиш җитәкче хаты»

(Унбиш җитәкче хаты битеннән юнәлтелде)

«Унбиш җитәкче хаты»РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР ҮБК җитәкчеләренең 1923 елда Иосиф Сталин белән Лев Троцкийга язган мөрәҗәгате. Аңа 15 кеше кул куя: Кәшшаф Мохтаров, Рәүф Сабиров, Гасыйм Мансуров, Гали Таниев, Микъдәт Борындыков, Гыймаз Баһаветдинов, Гаяз Максудов, Мәхмүт Бөдәйли, Гобәй Балтанов, Фәтхи Борнаш, Исхак Казаков, Шәмгун Саттаров, Шамил Госманов, Николай Петров, Гариф Янбаев. Хатта Мирсәет Солтангалиевне кулга алуның гаделлегенә шик белдерелә. РКП(б)ның 12 съездында милли мәсьәлә буенча кабул ителгән карарның үтәлешендә җитди хаталар булуы бәян ителә. 1923-1924 елларда хатка кул куючыларның барысы да җитәкче урыннарыннан азат ителә һәм соңрак репрессияләнә.