Түбән Уратма мәчете

мәчет (Түбән Уратма, Татарстан, Россия)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Түбән Уратма мәчете ― Татарстанның Түбән Кама районы Түбән Уратма авылында урнашкан, җирле мөселман дини оешмасы ― Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мөхтәсибәтенең Түбән Уратма авылы мәхәлләсенең ислам дине гыйбадәтханәсе. Татарларның дини архитектура һәйкәле[1].

Мәчет
Түбән Уратма мәчете
Мәчет 1996 елда төзекләндерелгәннән соң
Мәчет 1996 елда төзекләндерелгәннән соң
Мәчет 1996 елда төзекләндерелгәннән соң
Ил Россия
авыл Татарстан байрагы Татарстан,
Түбән Кама районы,
Түбән Уратма
Дин Ислам
Мәхәллә Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1865
Төзелеш еллары 1865, 18652011, 2018
Төп даталар:
1865 (ачылу)
1891 (манара куелу)
1930-еллар (ябылу)
1996 (реконструкцияләү)
2011 (яңа бинага нигез салу)
2015 (манара кую)
2018 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фоторәсемнәре.

Тарих үзгәртү

Авылда бер катлы агач мәчет хакимият рөхсәтеннән башка 1865 елда төзелгән. Мәчет озак вакыт манарасыз эшләп килә. 1891 елның 5 декабрендә Уфа губерна идарәсе мәчет төзелешенә рәсми рөхсәт биргәч, Казан эшмәкәре Мостафа Сәйдәшев акчасына манара корыла. Инкыйлабка кадәр авылда ике мәдрәсә эшләве билгеле.

Совет хакимияте урнашкач, 1930-елларда мәчет һәм мәдрәсә ябыла. Бина медпункт (вариант: ветпункт), балалар бакчасы, орлык (ашлама) саклау урыны итеп файдаланыла. Авыл халкының нык каршы торуы сәбәпле, мәчет манарасы сүтелми кала. 1930-елларда авылда көчле янгын чыгып, салам түбәле өйләр янып беткән. Татарлар үз өйләрен уттан саклап калырга талпынганда, авылның бер урамында яшәүче чуашлар (аларның урамына һәм өйләренә янгын куркынычы янамаган булган) мәчетне янгыннан саклап калган.

1970-еллар уртасында көчле җил мәчет бинасының түбәсен каерып аткач, авыл кешеләре түбәне калай белән яба.

Үзгәртеп кору елларында мәчет мөселманнарга кайтарып бирелә. Мәчетне өлешчә реконструкцияләү 1996 елда башкарылган. Түбә яңадан ябылган, манара яңартылган, мәчет диварлары кирпеч белән тышланган. Мәчетне төзекләндерүдә ул вакытта «Родина» совхозын җитәкләгән Александр Васильевич Тимофеев (милләте белән чуаш) зур финанс ярдәме күрсәткән.

Бина үзгәртү

 
Мәчетнең 2018 елда ачылган яңа бинасы

Мәчетнең агач бинасы авыл үзәгендәге койма белән уратып алынган мәйданда урнашкан. Манарасы түбәдә урнашкан ике заллы бер катлы мәчет тибы. Вестибюльгә керү төньяк ягыннан. Вестибюль белән ике кечкенә гыйбадәт залы анфилада аша тоташкан. Мәчетнең михрабы көньяк фасад ягында, аның турыпочмаклы чыгышы ике скатлы түбә белән капланган. Заллар алты пар турыпочмаклы тәрәзә белән яктыртыла. Мәчетнең дивары вертикаль рәвештә такта белән тышланган. Чарлакка һәм манарага алып менүче баскыч вестибюльдә урнашкан. Сигезкырлы ике яруслы манара биек чатыр белән төгәлләнә. Манара өстендә ― ярымай.

Яңа бина үзгәртү

Кирпечтән төзелгән яңа бина иске бинадан 15 метр гына читтәрәк урнашкан. 2011 елда авыл аксакаллары, мәчет бинасы тузуы һәм кечкенә булуы сәбәпле, хакимияткә яңа мәчет төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Халык тарафыннан миллион сумга якын акча җыелган (барлыгы 8 млн сум тотылган) һәм 2011 елның җәендә мәчетнең яңа бинасына нигез салынган. 2015 елның җәендә манара төзү эшләре башланган. 2018 елның ноябрендә ачылган[2].

Мәдрәсә үзгәртү

2003 елда авылда яңа мәдрәсә ачу мәсьәләсе күтәрелә. Зәй урман хуҗалыгыннан (ул вакытта леспромхоз, директоры Мулланур Мөбәрәк улы Рәхимҗанов) әзер бура сатып алына. 2006 елның ноябрендә (2005―2017 елларда Түбән Кама җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып эшләгән) Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ. б. катнашында мәдрәсә ачыла, аңа «Өмет» исеме бирелә.

Имамнар үзгәртү

  • 1896 елдан ― 27 яшьлек (1869 елда туган) Сәхәбетдин Мифтахетдин улы Шәрәфетдинов, Биклән мәдрәсәсендә укыган.
  • 1906 елдан ― Мөбәрәкшаһ Фәттахетдин улы (1874 елда туган).
  • 1936 елга кадәр ― Мөбәрәкшаһ хәзрәтнең энесе Сәхәбетдин Фәттахетдин улы. Мулла булган өчен Ширәмәт төрмәсенә ябылгач, халык таләбе буенча азат ителгән.
  • Юныс Фазлыйәхмәтов, Биклән мәдрәсәсендә, аннары Бохарада дини белем алган.
  • 1944―1981 елларда ― Хөснимәрдән мулла (Зәй районы Пәнәче авылыннан). Мулла булган өчен 20 ел төрмәдә утырган, 1944 елда азат ителгән.
  • 1983 елга кадәр ― Яһүдә Якупов
  • Заһидулла Гыйниятуллин
  • Бәһдәнур Якупов
  • 1991―2001 елларда ― Габделхак Габдрахманов, Уфада дини белем алган.
  • 2001 елдан ― Ильяз Махмур(ахман) улы Садыйков [3], Түбән Кама шәһәренең «Рисәлә» мәдрәсәсендә дини белем алган (авылның беренче хаҗие).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү