Туган тел (Рәми Гарипов)

шигырь

«Туган тел» (баш. Туған тел) — Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның 1957 елда язган шигыре. Шигыренә эпиграф итеп автор Габдулла Тукайның 1909 елда язылган «Туган тел» шигыреннән беренче юлны алган[1].

«Туган тел»
Жанр:

шигырь

Автор:

Рәми Гарипов

Оригинал теле:

башкорт теле

Язылу датасы:

1957

Нәшер итү датасы:

?

Әсәр тексты Викитекада
Рәми Гарипов

Башкортстанның халык шагыйре (1992, вафатыннан соң), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1988, вафатыннан соң) Рәми Ягъфәр улы Гарипов (19321977) әлеге шигырьне 25 яшендә, 1957 елда язган. XX гасырның 60нчы елларында, барлык милли телләргә игътибар кими барган бер чорда, Рәми Гарипов әлеге шигыре белән халыкны уятып җибәрә, халыкны тел язмышы, милләт язмышы турында уйланырга этәрә . Шагыйрьгә туган тел турында әйткән кыю сүзләре өчен «милләтче» ярлыгы ябыштырыла, язучылар берлегеннән чыгарыла.

«Туган тел»

И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Г. Тукай
Мин халкымның чәчкә күңеленнән,
Бал кортыдай энҗе җыямын.
Җыямын да - җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.

Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Беркемнән дә телем ким түгел.
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер тик аны ким күңел!..

Халкым теле миңа - хаклык теле, -
Аннан башка минем илем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк!

Әнкәм теле миңа - чәчән теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк!
Рәми Гарипов

Тәрҗемәләре

үзгәртү

Рәми Гариповның «Туган тел» шигыре беларус, рус, украин, саха телләренә тәрҗемә ителгән.

2022 елда әлеге шигырьнең 45 телгә тәрҗемәсе тупланган җыентык басылып чыккан. Проект авторлары — Лариса Абдуллина (Башкортстан) һәм Светлана Быкова (Беларусь Республикасы), рәссам — шагыйрнең улы Азамат Гарипов, дизайнер — Анатолий Корнеев.[2]

Өземтә

үзгәртү
  ...бу әсәр тормыштагы хәвефле тенденциялар турында беренчеләрдән булып искәртте [3]
Равил Бикбаев, БР халык шагыйре
 

Кызыклы факт

үзгәртү

Башкорт Википедиясендә 50 000нче мәкалә — әлеге шигырь турында. Авторы — украин википедиячесе Виктор Семенюк[4].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү