Тогода ислам

Того дәүләтендә таралыш алган дин

Тогода ислам (фр. Islam au Togo, гарәп. الإسلام في توغو‎) ― шактый тарафдарлары булган дин, ил халкының (6,2 млн) 15―30 % ын мөселманнар тәшкил итә[1][2][3][4]. Тогода Ислам Көнбатыш Африканың күпчелек илләре белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Того мөселманнарының күбесе – Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр.

Тогоның төньягындагы мәчет

Тарих үзгәртү

Ислам Сахарадан көньякка, Көнбатыш Африкага беренче тапкыр тоз һәм алтын белән сәүдә итү юллары аша кергән. Исламны кабул иткән бәрбәр һәм туарег сәүдәгәрләре Сахара аша үтүче сәүдә юллары буйлап сәяхәт итә. Вакытлар узу белән, әлеге сәүдәгәрләрне сәяхәтләрендә мөселман руханилары һәм галимнәре, җирле халыкны ислам диненә җәлеп итеп, өйрәтеп, сүдә юлларында намаз кылу урыннарын булдырып, озатып йөргән.

XV гасырдан ислам хауса һәм фула күчмә кабиләләре ярдәмендә илнең төньяк өлешендә тарала башлый. Тогоның көньяк өлеше Дагомея корольлеге составына керә, анда Африканың традицион диннәре сакланып калган. XVI гасырда Португалия илнең яр буе районнарын колониягә әйләндерә һәм бу төбәккә христианлык алып килә[5]. XIX гасыр башында илдәге мөселманнарның саны Нигериянең төньягыннан хауса һәм фула кабиләләре җиһадыннан күпләп качып килүче мөселман качаклары исәбенә арткан.

Саны һәм таралышы үзгәртү

Мөселманнарның саны төрле чыганакта төрлечә бәяләнә. CIA World Factbook (ҮРИ дөньякүләм белешмәлеге) мөселманнар санын 20 % итеп күрсәтә. Pew Research Center (Пью тикшеренү үзәге) үткәргән сораштыру халыкның 12,2 % ын яки 809 000 кешене мөселман дип бәяләгән (2009 елга)[6].

Мөселманнар күбесенчә илнең төньягында яши. Мөселманнарның күбесе Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр. Ислам фула, хауса, эве, йоруба[7] һәм башка этник төркемнәр арасында таралган. Күчмә фула, хауса кабиләләре исламны хәзерге Гвинея, Сьерра-Леоне һәм Либерия кебек урыннарга таратуда катнаша.

Оешма үзгәртү

Того мөселманнары федерациясе илдә иң зур мөселман оешмасы булып тора. Ул ислам белән бәйле эшләр белән шөгыльләнә һәм экстремизмга каршы чыга[8].

Билгеле мөселманнар үзгәртү

  • Мөхәммәд Кадер(ингл.) (Мөхәммәд Габделкадер Кубаҗа Туре, фр. Mohamed Abdel Kader Coubadja Touré, 1979 елда туган) – Того җыелма командасында уйнаган, Футбол буенча дөнья чемпионатында гол керткән беренче Того футболчысы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Logo, Alphonse. Togolese Muslims begin spiritual preparations for Ramadan, AA (17 June 2015).
  2. Wikiwix's cache. archive.wikiwix.com. әлеге чыганактан 2014-03-22 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2014-05-12 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  4. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2020-08-31 архивланды. 2017-02-03 тикшерелгән.
  5. 7.2. Западная Африка в эпоху колониального проникновения европейских держав (XV—XVIII вв.). www.runivers.ru. 2017-02-15 тикшерелгән.
  6. Muslimpopulation.pdf(үле сылтама)
  7. Iyalaje, Programming: Alexander Kolchin. Сердце Традиции Йоруба < Йорубаланд | Центр африканской традиции Йоруба в России. www.yorubaland.ru. әлеге чыганактан 2016-12-11 архивланды. 2017-02-15 тикшерелгән.
  8. Muslims playing active role in Togo, Arab News (22 February 2013).