Тимершәех Фазуллин

агроном

Тимершәех Фазуллин, Тимершәех Насифулла (Насыйбулла[1]) улы Фазуллин (1930 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Зөбәер) ― авыл хуҗалыгы эшлеклесе, Татарстанның Мөслим районы «Урожай» күмәк хуҗалыгы баш агрономы, Татарстан АССРның (1973) һәм РСФСРның (1983) атказанган агрономы.

Тимершәех Фазуллин
Туган телдә исем Тимершәех Насифулла улы Фазуллин
Туган 1930(1930)
СССР, РСФСР, ТАССР Актаныш районы, Зөбәер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре агроном
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
РСФСР атказангшан агрономы
ТАССР атказанган агрономы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елда ТАССР Актаныш районы Зөбәер авылында туган. Зөбәер җидееллык мәктәбендә укыган. 1943 елда ВЛКСМ сафына кергән. Бөек Ватан сугышы елларында Тимершәех, башка мәктәп укучылары кебек үк, ялсыз-каникулсыз, көндез дә, төнлә дә колхозда эшли: үгезләр белән җир сөрә, бөртек җилгәрә, салам ташый, бик күп авырлыклар аша үтә. 1945 елның октябрь аенда Тимершәех белән 6 үсмер комсомол йөкләмәсе үти: Пучыдан Чаллыга 5100 баштан торган каз көтүен, җәяүләп, куып, көзге салкында 18 көн ачык һавада кунып, илтеп тапшыралар. 1949 елның язында Тимершәехкә тагын комсомол йөкләмәсе үтәргә туры килә: Камадан баржа белән Чаллыга килгән 20 мең центнер чәчү орлыгын берничә егет берничә көн эчендә район ашлык кабул итү пунктына күчерәләр.

1949 елда район үзәгендә 3 айлык колхоз хисапчылары курсын тәмамлап, районың Уполминзаг оешмасында участок статистигы булып эшли башлый. Комсомол юлламасы белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм аны 1954 елда тәмамлый. Мөслим районының «Сатурн» күмәк хуҗалыгына агроном итеп билгеләнә. Ул эшне кабул итеп алганда басулардан уңыш бер гектардан 6,5 центнер гына була. Тимершәех басуларда чәчү әйләнешен булдыра, орлык калибрлауны кертә, чәчкечләрне көйләтә, чәчкәндә бөртекләрне күмдерү тирәнлеген саклауны контрольгә ала, басуларны чүп үләннәреннән арындыру, басуга черемә чыгару һ. б. эшләрне үзе дә эшли, башкалардан да таләп итә. 1956 елда колхоз һәр гектардан 18 шәр центнер ашлык җыеп ала. Бу – республика күләмендә рекорд була. Күмәк хуҗалык Мәскәүдә Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә(рус.) катнашуга лаек була. Агроном Т. Фазуллин күргәзмәнең алтын медале белән бүләкләнә.

1958 елда «Сатурн» колхозы белән күршедәге «Ленин бүләге» хуҗалыгын берләштерәләр, яңа хуҗалыкка «Урожай» исеме бирелә. Күмәк хуҗалыкка 4 авыл керә: Тат. Бүләр, Исәнсеф, Иске Сәет, Исәнсеф-Чишмә. Күмәк хуҗалык рәисе итеп Мирхаҗиан Сәлах улы Сәлахов сайлана, агроном-зоотехник итеп Тимершәех Насифулла улы Фазуллин билгеләнә[2]. Хуҗалык 1960 елда үз көче белән фермаларга, шәхси йортларга электр уты кертә. 1963 елда «Урожай» колхозына Яңа Сәет, Мари Бүләр, Усаклы авыллары керә. Колхозның җир мәйданы 8101 гектарга җитә, шуның 6300 гектары – сөрүлек җирләре. Т. Фазуллин 38 ел дәвамында әлеге колхозның баш агрономы була. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Бу чорда районда «Урожай» колхозы иң алдынгы хуҗалыкка әверелә. Иң югары уңыш 1982 елда алына: бөртеклеләрнең тулаем җыемы 105 мең центнерга җитә, һәр гектардан уңыш 30 центнерга тула. Колхозның белгечләре хөкүмәтнең югары бүләкләре белән бүләкләнә.

1996 елда пенсиягә чыга. Ялга чыккач, 12 ел язгы чәчү вакытында сыйфат инспекторы, көз көне ындыр табагында үлчәүче булып эшли. Күмәк хуҗалыкның ветераннар советын җитәкли. «Авыл утлары» район газетасында күп санлы мәкаләләр бастыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Районыбызның хөрмәтле кешеләре. 2021 елның 13 декабрь көнендә архивланган. Мөслим районы рәсми порталы
  2. Село Исансупово. tatar-form.ucoz.ru(рус.)