Терминал (җитештерү берләшмәсе)

«Терминал» Казан исәпләү техника чараларын җитештерү берләшмәсе — Казанда эшләгән, ЭВМ өчен язучы машиналар һәм җайланмалар җитештерү буенча предприятие. Советлар Союзында язучы машиналарның беренче җитештерүчесе («Яңалиф» моделе)[1][2][3].

«Терминал»
Тип

җитештерү берләшмәсе

Деятельность

эшләү һәм җитештерү язу җайланмалары

Нигезләү елы

1924

Прежние названия

1931 елга кадәр — Язу машиналарның Казан механика остаханәсе (Татязмаш)
1939 елга кадәр — Самат-ага Агамалы углы исемендәге Казан дәүләт язу машиналар заводы (Пишмаш)
1959 елга кадәр — Казан язу машиналар заводы
1963 елга кадәр — Казан язу җайланмалар заводы
1981 елга кадәр — Казан ЭВМ өчен язу җайланмалар заводы
1994 елга кадәр — Казан «Терминал» җитештерү берләшмәсе

Основатели

Әскар Гали улы Шәехгали

Год закрытия

2001

Урнашыу

Русия Русия: Казан

Отрасль

Радиотехника һәм электрон сәнәгать

Продукция

башта язу машиналары; соңрак графопостроителләр һәм башка компьютер перифериясе

Тарих үзгәртү

1924—1929 үзгәртү

1924 елның декабрендә «Татязмаш» Казан механика остаханәсе оештырыла, ул язучы һәм хисап машиналарын, касса аппаратларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Беренче вакытта остаханә Деткомиссиягә, ә аннары ТатЦИК Татполиграфка карый. Остаханә Чернышевский урамында урнашкан була.

Остаханәнең җитәкчесе — гарәп алфавитын модернизацияләү һәм гарәп графикасын эш башкаруга кертү белән шөгыльләнүче инженер-конструктор Әскар Гали улы Шәехгали (18851968).

1926 елда «Татязмаш»та шрифт штамплау һәм махсус хәрәкәт механизмнарын әзерләү җайга салына. Бу чит илдә җитештерелгән машиналар базасында гарәп графикасы нигезендә татар шрифты булган машиналарны чыгарырга мөмкинлек бирә. 1929 елда 150гә якын шундый машина җитештерелгән.

19271928 елларда ТАССРда татар язуын латин алфавитына күчерү кампаниясе башлана (Яңа төрки алфавит «Яңалиф»).

1929 ел дәвамында механиклар Г. А. Елизаров һәм М. И. Тихонов язучы машиналарның яңа моделен эшләү белән шөгыльләнә[4]. Шул ук елның ноябрь аенда үз җитештерү детальләреннән тулысынча җыелган, латиница нигезендәге татар шрифтлы язучы машинаның оригиналь конструкциясе «Яңалиф» дип атала башлый. Бу ССРБда җитештерелгән язу машинаның беренче моделе була[1][2][3].

Язу машина Мәскәү идарә техникасы институтына җибәрелгән, анда уңай нәтиҗә алган: «Конструкция яхшы, үзенең техник-икътисади һәм эксплуатацион күрсәткечләре буенча күп кенә чит ил эшләнмәләреннән күпкә яхшырак»[4].

1930—1959 үзгәртү

1930 елда ССРБда киң серияле язучы машиналар җитештерү турында мәсьәлә күтәрелә. 1930 елның 23 июлендә РСФСҖ Югары халык хуҗалыгы Советы һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан Казанда язучы машиналар фабрикасын төзү турында карар кабул ителә.

Казан фабрикасы 1930 елның ахырында — 1931 елның башында Ирек мәйданында, элеккеге «Красная Заря» (1895 елда төзелгән «Казан шәһәренең Газ һәм электр энергиясе» аноним җәмгыятенең беренче шәһәр электростанциясе) электростанциясе бинасында эшли башлый. Фабрика ачылганга кадәр үк вафат булган, совет республикаларында латинизацияләнгән алфавит кертү белән җитәкчелек иткән, РСФСР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Самат-ага Агамалы углы хөрмәтенә аталган — Агамалы-Оглы исемендәге Казан дәүләт язучы машиналар заводы («Пишмаш»).

1931 елның 6 маенда завод җитәкчесе А. Шейх-Али Татар берләшкән дәүләт сәяси идарәсе тарафыннан кулга алына[5].

19311939 елларда «Пишмаш»ның чыгару күләме даими үсә, 139 данәдән 5750 данәгә кадәр арта. Бу чорда Советлар Союзында җитештерелә торган машиналарның 40% тәшкил иткән. Машиналар ССРБ халыкларының 44 теле өчен шрифт белән чыгарыла, Төркиягә, Монголиягә, Кытайга һәм башка илләргә җибәрелә[3].

1937 елның көзендә «Пишмаш»ның директоры итеп «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнгән Г. А. Елизаров билгеләнә.

19381940 елларда ССРБ халыкларының алфавитлары кириллицага күчерелү сәбәпле, Г. А. Елизаров тарафыннан кириллица шрифты белән «Прогресс» машиналарының биш моделе эшләнә, шул исәптән рус һәм татар телләрендә материаллар бастырырга мөмкинлек бирүче клавиатуралар[6].

Бөек Ватан сугышы вакытында күп кенә предприятия эшчеләре, шул исәптән директор Елизаров да, фронтка алына. 1941 елның сентябрендә «Пишмаш»та эвакуацияләнгән Ленинградның М. И. Калинин исемендәге заводының җитештерү куәтләренең бер өлеше урнаштырылган (алар базасында М. И. Калинин исемендәге Казан төгәл машиналар төзү заводы (Точмаш) нигезендә төзелә)[7].

Сугыш беткәннән соң «Пишмаш» язучы машиналар җитештерүне яңарткан.

1950 елга завод тарафыннан 100 мең язучы машина җитештерелгән. 1950 нче елларда предприятие «Волга» һәм «Казан» кебек яңа маркалы машиналар чыгара[3].

1959—1989 үзгәртү

1959 елның 19 февралендә кабул ителгән 50 нче татар икътисади административ районы Халык хуҗалыгы Советы карары белән Казан язучы машиналар заводы Казан язучы җайланмалар заводы дип үзгәртелә.

1960 елларда заводта мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәләрен график язу өчен ике координатлы теркәү приборларын, ТБПМ 16/1200 типлы хәреф бастыручы машина, КУ-1М клавиш җайланмалары чыгару җитештерелә[3].

Ирек мәйданында Советлар йорты бинасы (хәзерге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бинасы) төзелүгә бәйле рәвештә, заводның куәте Совет районына күчерелә һәм Казан математик машиналар заводы һәм Казан компрессор заводы янында урнаштырыла.

1962 елда предприятие җитәкчесе итеп Н. С. Якубов билгеләнә.

1963 елның 30 маендагы Урта Идел Совнархозының 854 номерлы карары белән Казан язучы җайланмалар заводы Казан электрон исәпләү машиналары өчен язучы җайланмалар заводы дип атала башлый.

1968 елдан башлап Казан ЭВМ өчен язучы җайланмалар заводы тулысынча электрон-исәпләү техникасы өчен периферий җайланмалар җитештерүгә күчә.

1970 нче елларда завод планшет тибындагы аз габаритлы басма җайланмалар һәм график төзүчеләр чыгара башлый.

Казан ЭВМ өчен җайланмалар язучы заводы продукциясе Һиндстанга, Нидерланд Патшалыгына, Бөекбританиягә, Норвегиягә, Көнчыгыш Аурупа илләренә экспортлана[3].

1980 нче елларда предприятиедә төрле ЭВМ класслары өчен яңа терминал җайланмалар, прецизион механика һәм электроника базасында көчәйтү-акустик җайланмалар, рулонлы графопостроительләр (плоттерлар), киң басма җайланмалар эшләү һәм серияле җитештерүгә кертү алып барыла.

1981 елда яңа техника булдыру буенча махсус биремнәрне уңышлы башкарган өчен завод Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә[3].

1989—2001 үзгәртү

ССРБ радиосәнәгать министрлыгының 1989 елның 22 маендагы 585 номерлы боерыгы нигезендә Казан ЭВМ өчен язу җайланмалары заводы базасында Казан «Терминал» җитештерү берләшмәсе оештырыла. Ул вакытта «Терминал» җитештерү берләшмәсендә хезмәткәрләр саны 3000 кеше була[3].

Конверсия кысаларында җитештерү берләшмәсе составында кече предприятиеләр банк техникасын, стоматологик медицина җиһазларын, транспорт чараларын оператив эзләү һәм тоткарлау радиокомплексларын, шулай ук халык кулланышы товарларын серияле җитештерүне үзләштерәләр[3].

1994 елның 17 октябрендә Россия сәнәгатьнең оборона тармаклары дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1994 елның 17 октябрендәге 300/508 номерлы карары нигезендә Казан «Терминал» җитештерү берләшмәсе белән Казан исәпләү системаларының җитештерү берләшмәсе берләшә. Предприятие «Терминал» Казан исәпләү техника чараларын җитештерү берләшмәсе исемен ала.

1995 елда предприятиегә контроль-касса машиналарын эшли башлау һәм җитештерү күрсәтмәсе бирелә[8][9].

1990 елларның икенче яртысында «Терминал» авыр икътисади вәзгыятьтә кала. Татарстан хөкүмәте ягыннан аңа дәүләт ярдәме күрсәтелә[10][11].

1997 елда предприятиенең җитештерү мәйданнары базасында «Технопарк» эшмәкәрлекне үстерү республика үзәген оештыру күрсәтмәсе бирелә[12]. 2000 елда республикада беренче технопарк эшли башлый, ләкин ул уңышлы булмый[13].

Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2001 елның 10 июлендәге карары белән «Терминал» банкрот дип таныла һәм эшләвеннән туктый.

2000 еллар башында завод бинасы «Мегга» сәүдә комплексына үзгәртелә.

Предприятие җитәкчеләре үзгәртү

  • 1924—1931 — А. А. Шейх-Али
  • 1931—1932 — И. А. Жирнов
  • 1932—1935 — Ф. Н. Меркулов
  • 1935—1936 — А. Н. Кулалаев
  • 1936—1937 — Усманов
  • 1938—1941 — Г. А. Елизаров
  • 1941—1942 — Х. Х. Искандеров
  • 1943—1944 — А. Тажетдинов
  • 1944—1946 — Г. А. Елизаров
  • 1946—1947 — А. П. Шерстобитов
  • 1947—1950 — А. Н. Кулалаев
  • 1950—1951 — В. А. Кондратьев
  • 1951—1959 — А. П. Павлов
  • 1959—1960 — Б. Е. Кустовский
  • 1960—1962 — Н. П. Шевченко
  • 1962—1987 — Н. С. Якубов
  • 1987—1994 — М. А. Раимов (1946―2022), РФ атказанган машина төзүчесе [14]

Кызыклы фактлар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Алфёров Л. В., Шорин В. Г. Пишущая машина(үле сылтама) // Большая советская энциклопедия: В 30 т. — М.: «Советская энциклопедия», 1969—1978.
  2. 2,0 2,1 Березин Б. И. Школа машинописи. Учебное пособие для средн. проф.-техн. училищ. — М.: Лёгкая и пищевая пром-сть, 1984. — 168 с.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Бадрутдинова М. Ш. Казанский завод пишущих машин // Виртуальный компьютерный музей. — 2010. — 27 декабря.
  4. 4,0 4,1 Борис Милицын. Пишущая машинка «Яналиф» и её создатели 2016 елның 5 март көнендә архивланган. // Научно-документальный журнал «Гасырлар авазы — Эхо веков». — 2004. — № 2.
  5. Подробнее см.: Султанбеков Б. Ф., Малышева С. Ю. Трагические судьбы (научно-популярные очерки). — Казань: Тат. кн. изд-во, 1996. — 285 с.
  6. Борис Милицын. Пишущая машинка «Яналиф» и её создатели 2016 елның 5 март көнендә архивланган. // Научно-документальный журнал «Гасырлар авазы — Эхо веков». — 2004. — № 2.
  7. О заводе 2020 елның 1 июль көнендә архивланган. // Официальный сайт ФКП «Казанский завод точного машиностроения»
  8. Постановление Кабмина РТ от 18 апреля 1995 года № 225 «О производстве контрольно-кассовых машин».
  9. Постановление Кабмина РТ от 18 апреля 1995 года № 225 «О производстве контрольно-кассовых машин».
  10. Постановление Кабмина РТ от 30 сентября 1997 года № 736 «О мерах государственной поддержки Казанского производственного объединения по производству средств вычислительной техники „Терминал“».
  11. Постановление Кабмина РТ от 3 декабря 1997 года № 861 «О мерах по стабилизации экономического положения Казанского производственного объединения по производству средств вычислительной техники „Терминал“».
  12. Постановление Кабмина РТ от 20 января 1997 года № 42 «О создании республиканского центра развития предпринимательства „Технопарк“»
  13. Анастасия Герасимова, Галина Кириллович. Технопарки по-татарски — доходный бизнес, мода и госполитика // Время и Деньги. — 2004. — № 65 (1772). — 7 апреля.
  14. Эльвира Зайнуллина. «Был человеком с твердым характером»: умер директор завода «Терминал» Мансур Раимов. Татар-информ, 23.06.2022
  15. Андрей Лебедев. Слава, рождённая на Хасане 2014 елның 10 сентябрь көнендә архивланган. // Республика Татарстан. — 2011. — № 35-36 (26932-26933). — 22 февраля.
  16. Герой Социалистического Труда Капитонов Николай Михайлович

Әдәбият үзгәртү

  • Своею собственной рукой // Красная Татария. — 1932. — 20 октября.
  • Руководство для пользования пишущей машиной системы «Яналиф» / Отд. техн. контроля з-да Пишмаш. — Казань, 1939. — 2 с.
  • Краткая история Казанского завода пишущих машин (1929—1939 гг.): Сборник / Под ред. Г. А. Кушаева и А. А. Урманчеева. — Казань, 1940. — 64 с.
  • Уткин М. Т. Люди одной судьбы: Очерки истории Казанского ордена Трудового Красного Знамени завода пишущих устройств и о его людях. — Казань: Тат. кн. изд-во, 1991. — 255 с. — ISBN 5-298-00907-7
  • Борис Милицын. Машинка с названием «Яналиф» // Казанские истории. — 2005. — № 5-6. — 27 марта.
  • Ирина Мушкина. С ней дружили чиновники и журналисты(үле сылтама) // Республика Татарстан. — 2010. — № 96 (26733). — 12 мая.