Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе
Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе — революциягә кадәр Россия-Бельгия компаниясе. Тулы исеме — «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» (Gaz & Electricite de la ville de Kazan) исемле Бельгия аноним җәмгыяте. Компания Казанда үз гамәлләрен башкарган.
Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе | |
Gaz & Electricite de la ville de Kazan | |
Ил | |
---|---|
Урнашуы | |
Халәт |
ябылган |
Төзелеш башлавы датасы | |
Файдалануга тапшыру | |
Файдаланудан чыгару | |
Җиһазлар характеристикалары | |
Генераторлар егәрлеге, МВт |
1,397448 |
Харитада |
Тарих
үзгәртү1890 елда башлангыч капитал 1,65 млн. франк булган «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» акционерлык җәмгыяте гамәлгә куела[2].
Бельгия белгечләре идарә иткән беренче Казан электростанциясе 60 ат көченә ия булган ике газ моторлы двигатель белән җиһазландырылган була, аларның һәрберсе яктырткыч газында эшләгән. Соңрак станциянең куәте ун газ-моторлы, ике зур газ-генератор двигателе һәм нефть ягулы ике дизель двигательле 1900 ат көченә кадәр арттырылган.
Казан шәһәренең электрлаштыру 1897 елда Зур Проломная урамыннан (хәзерге Бауман урамы) башлана. Башта шәһәр буенча 1400 шәмле ут фонарьлары булган өч йөздән артык багана урнаштырыла. 1900 елда «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» компаниясе электростанциясе эшләп чыгара торган электр энергиясе Казан сукырлар училищесы бинасына кертелә. ХХ гасыр башында шәһәр электр челтәрләренә Казан почта-телеграф конторасы, хөкүмәт учреждениеләре, театр, дворян җыены бинасы һәм шәһәр үзәгендәге кайбер йортларга тоташтырыла[3].
Электр станциясенең двигательләре өчен газ башта Сукно бистәсе районында урнашкан заводтан газүткәргеч буенча килә, ул анда нефтьтән чыгарылга. Соңрак газны антрациттан чыгара башлыйлар. Соңыннан шәһәр хакимияте карары буенча, антрацитны станциягә атларда китерелә торган агач күмере алыштыра.
1914 елның 3 мартында (18 февраль), концессион килешү нигезендә билгеләнгәнчә, Бельгиянең «Казан шәһәренең газ һәм электр энергиясе» аноним җәмгыяте электростанциясе Казан шәһәре идарәсе милкенә күчә[4].
1917 елда большевиклар милләтләштерүеннән соң беренче Казан электростанциясе «Кызыл Заря» дип атала башлый. Электростанция үз эшен 1926 елда туктаткан.
1930 ел ахырында Бельгия аноним җәмгыятенең элеккеге электростанциясе бинасында язу машиналар җитештерү буенча Казан фабрикасы эшли башлый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Scripophily.ru таринные ценные бумаги
- ↑ ИСТОРИЯ «ЭЛЕКТРИЧЕСТВА» В КАЗАНИ
- ↑ История энергетики РТ. Первые лампочки Казани, archived from the original on 2017-08-07, retrieved 2021-01-04
- ↑ Предприятия общества «Газ и Электричество» переходят в собственность города Казани. Проект Михаила Меркушина на Радио «Эхо Москвы» в Казани «КАЗАНСКИЕ СТАРОСТИ»