Гыйльфан Батыршин
Гыйльфан Батыршин | |
---|---|
Туган | 1 гыйнвар 1914 Һолубивка, Луганск өлкәсе |
Үлгән | 11 декабрь 1947 (33 яшь) Диңгез буе крае, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Хәсән күле бәрелеше[d] һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1938, Medal No. 79) |
Хәрби дәрәҗә | майор |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүГ. Батыршин 1914 елның 1 гыйнварында Данбаста туа. Хәсән күлендә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа 1938 елның 25 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1941 елда хәрби академиядә укуын төгәлләгәч, фронтка китә. Бөек Ватан сугышы елларында Г.Батыршин Сталинградны фашистлардан яклап сугыша, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Г.Батыршин Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
1947 елның августында Г.Батыршинга Токиодагы хәрби процесста шаһит сыйфатында чыгыш ясарга туры килә. Анда Хәсән күле янында япон илбасарларына мөнәсәбәтле эш карала. 11 декабрьдә совет вәкилләре Токиодан Владивастукка оча. Берникадәр вакыттан соң радист бу шәһәргә төшеп утыру өчен урын әзерләүләрен сорап радиограмма җибәрә. Әмма шул вакытта шартлау яңгырый, самолет яна башлый һәм биеклеген югалтып, диңгезгә егылып төшә. Советлар Союзы Герое Г.Батыршинның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.
Г.Батыршин сугышка кадәр Казанда заводта эшли. Казанның Мәскәү районында яшәүчеләр Советлар Союзы Герое истәлегенә урамнарның берсенә аның исемен бирә.
2005 елда Казанда Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Батыршин урамында Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин хөрмәтенә Истәлек билгесе куела.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтама
үзгәртү- Герой турында
- Казанда Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинны искә алалар 2016 елның 4 март көнендә архивланган.