Тарасара Упанишада

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Тарасара Упанишада (Санскрит телендә: तारसार उपनिषत्, IAST: Tārasāra Upaniṣad) ул Һинд динендә кече Упанишада булып тора. Бу Санскрит текст 14 Вайшнава Упанишада һәм Мантра Упанишада дип төркемләштерелә.[1] Ул Яджурведага беркетелгән 19 Упанишадаларның берсе булып тора.
Текст йогик медитация өчен "Тарака" буларак Ом турында аңлату өчен мәшһүр, ул берәүгә фани дөньядан рухи дөньяга күчәргә ярдәм итә. Ул Вайшнавизмның "Ом Намо Нараяна" мантрасын искә алынган тексты булып тора. Упанишадада Ом мантрасы турында аңлатыла, һәм аның тавышы интеграцияләнә, Рамаяна эпосының үзәк персонажлары, мәсьәлән, Рама, Сита, Лакшмана, Хануман, Бхарата, Шатругһна һәм Джамбаван. Анда шулай ук Хануман Шива манифестациясе дип раслана.

Текстта Раманың Нараяна (Вишну) буларак Рамаяна буларак төп персонажлар турында сөйләнә. Вайшнавизм фәлсәфәсенә карый.

Тарихы

үзгәртү

Тарасара Упанишад датасы яки авторы билгеле түгел. Бу Упанишаданың беренче бүлеге әһәмиятле һәм борынгы "Джабала Упанишада" белән идентик.[2] Шулай итеп ике Упанишаданың текстлары төрле.[2]
Деуссен буенча Тарасара Упанишада, "Рамоттаратапанийя Упанишада"да 5-енче һәм 6-ынчы бүлекләрдә яхшы эшкәртелгән текстны кертә.[3] Текстта Рамоттаратапанийя Упанишад булуы раслана, һәм шуңа караган хронология тәкъдим ителә. "Рамоттаратапанийя"да Патша Рамага тулаем игътибер үзәге юнәлтелү урынына, Тарасара текстына "Ом Намо Нараяная" мантрасы буларак, "таракам" буларак, аның мәгънәсе "тапшыручы."[3]
Бу текстның манускриптлары шулай ук "Тарасаропанишад" буларак атала.[4][2] Муктика законының 108 Упанишадаларның Телугу теле антологиясендә, Рама тарафыннан Хануманга сөйләгәннең ул 91 номер белән килә.[5] Ул Упанишадалар тупланмасында "Оупанекһат" титулы астында килә, алар бергә Солтан Мөхәммәд Дара Шихох тарафыннан 1656 елда тупланган булган, анда 50 Упанишадаларның Фарсы теле тәрҗемәсе, һәм керештә ул дин буенча иң яхшы китап дип әйтелә, Тарасара яки Тарака Упанишад "Тарк" буларак 46 номер белән килә.[6] Дара Шикоһ тупланмасы төньяк Һиндстанда табылган популяр Упанишадалар антологияләре белән шул ук тәртиптә. Әмма ул Һенри Томас Коулбрук 52 Упанишада юрамасында искә алына яки 14-енче гасырдан соң яшәгән Һинд галиме - Нараянаның Упанишадалар компиляциясендә, һәм ул хәзерге заманда Bibliothica Indica басмасында янә бастырылган булган.[7]

Эчтәлеге

үзгәртү

Текстта өч бүлек бар, беренче булып Джабала Упанишадның беренче бүлеге кабатлана.[2] Икенче һәм өченче бүлектә Ом мантрасын тасвирлауга игътибар бирелә, ул соңгы һәм иң олы чынлык Брахман булып тора, һәм аның Нараянага (Вишнуга) мөнәсәбәте бар.[8]

Бу ул җимерелми торган, иң олы, һәм Брахман. Аңа гына табынырга мөмкин. Нәкъ аның сигез нәзек иҗеге бар. Тарасара Упанишада

Джабала Упанишадада кебек үк,[9][10] Упанишаданың 1-енче бүлеге Брихаспати һәм Яджнавалкья арасында әңгәмә буларак корылган. Икесенең соңгысына шулай дип раслана, чын Курукшетра ул АвимуктамШива шуннан беркайчан да китмәгән урын һәм Варанаси (Банарасның) өлеше.[11][12] Текстта киңәш ителгәнчә бу урын төрле урыннарда йөреп чыкканнан соң сыену урыны булып тора.[13] Упанишадада расланганча, бу урында Рудра үлүченең тормыш сулышлары киткәндә мокша белемен өйрәтә һәм бу "видеһамукти"га китерә.[14][12] Бу урын текстта раслаганча барча җан ияләре (изге) рухи булу урыны булып тора, табыныр өчен һәм китмәс өчен урын булып тора.[14]
Упанишадада шуннан соң Нараянага ихтирам күрсәтелә, биредә "Ом Намо Нараяна" фани дөньядан рухи дөньяга күчү ысулы дип әйтелә (Тарака).[14] Текстта расланганча бу мантрада Ом ул Атман (үз, җан), Намаһ Пракритины чагылдыра (табигать, үзгәрүче чынлык), һәм Нараяна Парабраһман табигате (иң олы Браһман).[14]

Текстта дәвам итеп ничек "Ом Намо Нараяная" мантрасы тавыш элементларында Брахма, Вишну, Рудра, Ишвара, бөтен Галәм, Пуруша, Бхагаван һәм Парам-атман (иң олы үз) кергәне тасвирлана.[15] Ом шулай текстта тасвирланганча ук җимерелми торган, үзгәрми торган чынлык (Брахман), һәм аңа гына табынырга мөмкин.[16] Упанишадада расланганча "Ом" мантрасында сигез нечкә тавыш элементы бар, "A", "U", "M", бинду, нада, кала (эра, хәзерге вакыт), kalatita (хәзерге эрадан тыш, яки киләчәк), һәм соңгы нәзек тавыш элементы булып kalatitaдан тыш булып тора.[16][17][18]

 
Җәя белән Рама, аның яннарында Лакшми һәм Шри, Прамбанан Һинд дине гыйбадәтханәсе, Индонезия. Алар текстта искә алына.

2 бүлектә Упанишада шул ук Ом мантрасын Һинд дине эпосы Рамаяна персонажлары төшенчәләрендә тасвирлый. "A" Брахма чыганагы булып тора, ул Джамбават булып тора, "У"-дан Вишну килеп чыккан, ул Сургрива булып киткән, АУМ мантрасының "M"-ыннан Шива килеп чыккан, ул Хануман буларак манифестацияләнгән булган, шулай текстта раслана.[19] Ом-ның биндусы Шатругһна булып киткән (Раманың өченче туганы), нада Бхарата булып киткән (Раманың абые), кала резонансы Лакшмана булып киткән (Раманың энесе), калатита Лакшми булып киткән, ул Сита Алиһәсе буларак манифестацияләгән (Шакти, Раманың хатыны), һәм моннан тыш соңгы нәзек Ом өлеше ул Рама буларак манифестацияләнгән иң Олы Үз.[19][20]
Шуннан соң текстта сигез мантра тәкъдим ителә, алар Атманны реализацияләү ысулы. Боларда Ом мантрасының элементларының Рамаяна персонажларына тәңгәл килүе күрсәтелгән,[20] биредә Рама Параматман дип атала, Нараяна һәм иң олы Пуруша (Галәм кешесе),[19] борынгы Пурушоттама, иң олы, азат ителгән, чын, иң олы балкыш, икенчесе булмаган берәү.[21] Текстта расланганча мантраны укучы медитацияләргә тиеш, "Браһман ул мин үзем, Мин Рама".

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Aiyar, 1914, viii бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Vedic Literature, Volume 1, Калып:Google books, Government of Tamil Nadu, Madras, India, pages 270, 385
  3. 3,0 3,1 Deussen, 1997, 879 with footnote 1 битләр.
  4. Hattangadi, 2000
  5. Deussen, 1997, 556–557 битләр.
  6. Deussen, 1997, 558–559 битләр.
  7. Deussen, 1997, 563 битләр.
  8. Aiyar, 1914, 124–127 битләр.
  9. Hattangadi, 2000, section 1 бит.
  10. Jabala Upanishad, Tr: Sunder Harrangadi (2000), SanskritDocuments.Org Archive, Section 1
  11. Aiyar, 1914, 124 with footnote 2 бит.
  12. 12,0 12,1 Olivelle, 1992, 141–142 with footnotes битләр.
  13. Deussen, 1997, 758 бит.
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 Aiyar, 1914, 124 бит.
  15. Aiyar, 1914, 124–125 битләр.
  16. 16,0 16,1 Aiyar, 1914, 125 бит.
  17. Daniélou, 1991, 339 бит.
  18. Hattangadi, 2000, part 2, प्रथमः पादः бит.
  19. 19,0 19,1 19,2 Daniélou, 1991, 174 бит.
  20. 20,0 20,1 Aiyar, 1914, 125–126 битләр.
  21. Aiyar, 1914, 126 бит.

Әдәбият

үзгәртү