Сөембикә мәчете (Яр Чаллы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Сөембикә мәчете — Яр Чаллы шәһәренең мәчете. Яр Чаллыда агачтан төзелгән икенче мәчет.
Адресы: Автозавод районы, 27нче комплекс, Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт.
Архитекторы — Алмаз Муглиев. Мәчет имам-хатыйбы — Рәис хәзрәт Әхмәтов.
Мәчет | |
Сөембикә мәчете
| |
Сөембикә мәчете | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 2009 ел—2014 ел |
Халәте | гамәлдә |
Тарих үзгәртү
Яр Чаллының Автозавод районы 27нче комплекста Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт адресы буенча төзелә. Бина 210 намаз укучыга исәпләнгән. Мәчет төзелеше 2009 елда башлана, 2014 ел башына төзү эшләренең 70 % ы башкарыла.
Төп иганәче — төзелешкә 7,5 млн сумнан артыграк акча биргән Чаллының бер мөселманы (исемен әйтмәүне үтенә, ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен).
Мәчетнең аскы катында мәдрәсә, эш бүлмәләре урнашкан.
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
- Сөембикә мәчете Яр Чаллы картасында
- Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны
Сылтамалар үзгәртү
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||