Сәрвәр Какура

кырымтатар композиторы

Сәрвәр Какура, Сәрвәр Шаип улы Какура (кырымтат. Сервер Шаип огълы Какура, Server Kakura, 1960 елның 13 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан өлкәсе, Байток) ― кырымтатар композиторы, мәдәният эшлеклесе, Кырым дәүләт филармониясе составындагы (2015 елдан) кырымтатар «Кырым» ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1990 елдан). Украинаның (1999) һәм Татарстан Республикасының (2002) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Сәрвәр Какура
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Сәрвәр Шаип улы Какура

Туу көне

13 июнь 1960(1960-06-13) (63 яшь)

Туу урыны

СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан өлкәсе, Байток

Эшчәнлек еллары

1979—х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Украина Украина / Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор

Жанрлар

җыр, инструменталь әсәрләр

Бүләкләр

III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (Украина) - 2017
Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе (1999)
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 13 маенда Үзбәкстанның Әндиҗан өлкәсе Байток бистәсендә сөргендәге кырым татарлары гаиләсендә туган. Какура фамилиясе – какур (ак виноград) атамасыннан алынган булырга мөмкин[1]. Мәктәптә укыган елларында ук баянда уйнарга өйрәнә. Әндиҗанда музыка училищесын, Ташкент консерваториясен(рус.) (1984) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Хезмәт эшчәнлеген 1979 елда Мохтар Әшрәфи исемендәге Ташкент дәүләт консерваториясе каршындагы Опера студиясе оркестры артисты буларак башлый [2].

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1984 елдан 1987 елга кадәр Сәләтле балалар өчен музыкаль махсуслаштырылган интернатта укытучы булып эшли, анда күп кенә талантлы башкаручыларга сәхнәгә юллама биргән балалар ансамбле төзи. Бер үк вакытта 1985 елда Әндиҗан шәһәрендә «Достлыкъ» вокал-инструменталь ансамбле оештыра.

1988 елда Кырымга күчеп, «Таврия» дәүләт вокаль-хореография ансамбленә оркестр артисты булып эшкә керә. Шул ук елны 1нче Симферополь музыка мәктәбенә тынлы уен кораллары классы буенча укытучы булып эшкә күчә. Бер үк вакытта Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә Кырымда беренче «Фиданлар» балалар кырымтатар ансамблен оештыра, аларның күбесе хәзер профессиональ сәхнәдә эшли.

1992 елдан 2010 елга кадәр Профсоюзлар мәдәният сарае каршындагы «Теселли» («Юаныч») балалар ансамбленең музыкаль җитәкчесе булып эшли. Кырым радиосы һәм телевидениесенең күп кенә программалары әлеге ансамбль башкаруында композитор Сәрвәр Какура әсәрләреннән төзелә. Ансамбльне Кырымның барлык почмакларында яхшы беләләр, ул Беренче Бөтенкырым милли мәдәниятләр фестивалендә җиңүче була, аңа «халык ансмбле» исеме бирелә. Ансамбльнең балалар студиясендә тәрбияләнүчеләр – Измир шәһәрендә (Төркия) һәм Болгария башкаласы София шәһәрендә узган халыкара фестивальләр лауреатлары.

1990 елда «Кырым» кырымтатар фольклор ансамбле оештырыла, аның максаты ― милли сәнгатьне торгызу һәм үстерү. Коллектив оешканнан бирле, С. Какура аның баш дирижеры булып эшли. 2000 елдан 2014 елга кадәр «Кырым» ансамбленең директоры һәм сәнгать җитәкчесе була. Ансамбль белән бергә ул Алмания, Бельгия, Голландия, Румыния, Төркия һәм Беларусия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була. Ансамбль Бурса һәм Самсун (Төркия) шәһәрләрендәге халыкара фестивальләрдә лауреат исеменә лаек була, шулай ук Украина башкаласында Кырым татарлары сәнгатен берничә тапкыр тәкъдим иткән. Кырымтатар фольклор ансамбле базасында С. Какура җитәкчелегендә «Тебессюм» (Елмаю) балалар вокал студиясе оештырыла. 2015 елда «Кырым» ансамбле Кырым дәүләт филармониясе составына кергән.

1976 елдан С. Какура музыка яза, төрле жанрлардагы күп санлы музыка әсәрләре авторы. 1991 елдан – Кырым, аннары Бөтенукраин музыка берлеге әгъзасы. 1994 елда Бөтенкырым композиторлар конкурсында җиңүче була. Аның ике җырлар китабы: «Ватаным Къырым» һәм «Къырымтатар муаджир тюркюлери» (Кырымтатарларынң мөһаҗирлек җырлары, А. Велиев белән бергә), шулай ук «Севинъиз севилинъиз» видео-альбомы дөнья күргән. Сигез аудио альбом: «Балалар йырлай», «Севги йырлары» (мәхәббәт турында җырлар), «Азиз анам», «Оюн авалара» (бию көйләре), «Бу дюнья», «Севги куню», «Къырымым», шулай ук рус телендә «Солнечный свет» (Кояш нуры) исемендә Кырымга багышланган җырлар альбомы иҗат ителгән. «Чокъракъ башинда» музыкаль компакт-дискы Кырым Автономияле Республикасы премиясенә лаек булган. 2021 елда балалар өчен музыка ноталары белән «Тебессюм иле яша» китабы чыккан [3].

С. Какурның иҗаты Кырым театрлары белән тыгыз бәйләнгән. Ул «Назлы хисләр», «Алдар», «Урман аланында», «Алтын чеби» һ. б. спектакльләргә язылган музыка авторы, ул шулай ук «Къырымлылар» һәм «Къайту» кинофильмнарына музыка язган.

2001 елдан С. Какура ― «Сөембикә варислары» халыкара төрки-татар балалар фестивален оештыручыларның берсе.

Композитор исәбендә ― халык яраткан йөзләгән җыр. С. Какура җырлары халыкара конкурслар лауреаты Җамала (Сусана Җамаладинова) репертуарында бар[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны табиб, өч кызы, оныклары[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТСД2/Какур. Викитека
  2. Гулизар Аблекеримова. Сервер Какура отмечает 60-летний юбилей! Crimeantatars.club — Сайт о крымских татарах
  3. С днём рождения! 2022 елның 18 октябрь көнендә архивланган. Крымская государственная филармония
  4. Сервер Какура. 2022 елның 18 октябрь көнендә архивланган. Крымская государственная филармония
  5. Гульнара Чилингирова. Сервер КАКУРА: В ансамбле, как и в жизни, важна гармония во внутренних взаимоотношениях. Голос Крыма new, 15.05.2020

Әдәбият үзгәртү

  • Меджитова М. Кимнинъ концертине барсам экен? // ЯД, 29.11.1996.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү