Сәгыйть Улямаев
Сәгыйть Улямаев (Сәгыйть Хәйбрахман улы Улямаев, рус. Сагит Хайбрахманович Улямаев), генерал-майор (1963). Совет хәрби эшлеклесе. Бөек Ватан сугышында һәм Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан. Омск югары гомумгаскәр команда училищесы башлыгы (1963-1974). КПСС әгъзасы (1942), Омск шәһәр советы депутаты (1971, 1973).
Сәгыйть Улямаев | |
---|---|
![]() | |
Туу датасы | 15 сентябрь 1919 |
Туу урыны | БАССР, Чишмә районы, Түбән Тирмә авылы |
Үлем датасы | 1985 ел |
Иялек | ![]() ![]() |
Гаскәр төре | коры җир гаскәрләре |
Дәрәҗә | |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1974 |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1919 елның 15 сентябрендә Башкортстан АССР (хәзерге Чишмә районы) Түбән Тирмә авылында туган. Татар. Калмаш җидееллык мәктәбен (1934), Уфада педрабфак (1937) тәмамлаган.
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны, кызы һәм ике улы бар.
Хезмәт юлыҮзгәртү
1937-1939 Үзбәкстан ССР Фәрганә өлкәсе Багдад районы Каганович исемендәге мәктәптә укытучы.[1]
АрмиядәҮзгәртү
- 1939 елның декабреннән хәрби хезмәттә.
- 1939-1940 Киев хәрби округы Конотоп шәһәре 325- артиллерия полкы кызылармиячесе.
- 1940, февраль-1941, август Архангельск хәрби округы Череповецк пехота училищесы курсанты.
- 1941, август—1941, ноябрь 369- укчы дивизиянең 225- укчы полкы рота командиры.
- 1941, ноябрь–1942, апрель Калинин фронты 29- армия 369- укчы дивизия 1225- укчы полк штаб башлыгы ярдәмчесе. Ржев-Вязьма юнәлешендә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, чолганышта кала.
- 1942, апрель-1942, декабрь Калинин һәм Көнбатыш фронтлары 30- армия 369- укчы дивизия штабы оператив бүлеге башлыгы ярдәмчесе.
- 1942, декабрь – 1946, ноябрь М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия тыңлаучысы. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.
- 1946, ноябрь-декабрь Диңгез буе хәрби округы гаскәр башлыгы карамагында.
- 1946, декабрь-1949, ноябрь Диңгез буе хәрби округы штабы оператив идарәсе бүлек башлыгы ярдәмчесе.
- 1949, ноябрь-1953, декабрь Диңгез буе хәрби округы 3- гвардия дивизиясе 7-, 9- полклары штаб башлыгы.
- 1953, декабрь-1956, декабрь Ерак Көнчыгыш хәрби округы 5- армия 65- укчы корпусы 3- гвардия дивизиясе 8- полкы командиры.
- 1956, декабрь-1958, сентябрь Ерак Көнчыгыш хәрби округы 5- армия 65- укчы корпусы 3-, 47- гвардия дивизияләре штаб башлыгы.
- 1958, сентябрь-1960, июнь ССРБ Кораллы көчләре генераль штабы хәрби академиясе төп факультеты тыңлаучысы.
- 1960, июнь–1965, апрель 12- мотоукчылар дивизиясе командиры.
- 1965, апрель-1974, сентябрь Омск югары гомумгаскәр команда училищесы башлыгы. Тырышлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.[2]
- 1974 елның сентябреннән запаска чыгарыла.
- 1985 елның сентябрендә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
Ике Кызыл Йолдыз ордены (1967, ?)
ЧыганакларҮзгәртү
- В Сибири Рожденное. Страницы истории Омского высшего общевойскового командного дважды Краснознамённого училища им. М. В. Фрунзе, Омск, 1987.
- Омский кадетский корпус : история и современность / Басаев Виктор Романович. — Омск: Омский дом печати, 2003. — ISBN 5-86849-251-X