Стефка Костадинова

Сте́фка Георги́ева Костади́нова (болг. Стефка Георгиева Костадинова; 25 март 1965 ел) — болгар спортчысы, җиңел атлет, биеклеккә сикерүче, 1996 елдагы Җәйге Олимпия уеннары чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, биеклеккә сикерү буенча дөньяның гамәлдәге рекордсмены, Болгария олимпия комитеты президенты.

болг. Стефка Георгиева Костадинова
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Болгария
Туу датасы 25 март 1965(1965-03-25)[1] (59 яшь)
Туу урыны Филибә[d], Болгария
Һөнәр төре прыгун в высоту
Активлык чорнының башы 1985
Активлык чоры тәмамлануы 1997
Масса 60 килограмм
Спорт төре Җиңел атлетика
Спортивная дисциплина прыжок в высоту[d]
Рекорд Хронология мировых рекордов по прыжкам в высоту[d], Хронология мировых рекордов по прыжкам в высоту[d], Хронология мировых рекордов по прыжкам в высоту[d], Q115596732? һәм Q115596732?
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 1996, Җәйге Олимпия уеннары 1992 һәм Җәйге Олимпия уеннары 1988
Биеклек / буй 180 сантиметр
 Стефка Костадинова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Костадинова Стефка Георгиева 1965 елның 25 мартында Болгария Халык Республикасының зурлыгы буенча икенче булган һәм илнең көньягында урнашкан Пловдив шәһәрендә туган[2].

Бала сагынан гимнастика һәм йөзү белән актив шөгыльләнә. Туган шәһәрендә спорт мәктәбен тәмамлый һәм Паисий Хилендарский исемендәге Пловдив университетында укый. Инглиз һәм рус телләрен белә[3].

1989 елда үзенең шәхси тренеры Николай Петровка кияүгә чыга. 1995 елда, җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаудан берничә ай алда гына улы Николай туа. 1999 елда беренче ире һәм тренеры Николай Петров белән аерылыша. Шул елда ул шулай ук спорт карьерасын тәмамлый[4]. 2007 елның 9 июнендә төзелеш өлкәсендә бизнес белән шөгелләнүче Николай Попвасилевка кияүгә чыга[2].

Спортчы карьерасын тәмамлаганнан соң Стефка Костадинова үзен спорт оешмаларындагы эшмәкәрлеккә багышлый. 1997-2001 елларда Иван Костов җитәкләгән хөкүмәттә Яшьләр эшләре һәм спорт буенча дәүләт агентлыгының рәис урынбасары, аннары Болгария җиңел атлетика федерациясенең вице-президенты һәм соңрак Болгария олимпия комитеты вице-президенты була, 2005 елның 11 ноябреннән олимпия комитеты президенты[2].

Стефка Костадинова дүрт тапкыр Болгариянең «Ел спортчысы», биш тапкыр — «Балкан ярымутравының ел спортчысы» исемнәренә лаек була[3].

Спорт казанышлары үзгәртү

Стефка Костадинова ачык һавадагы ике дөнья чемпионатында (1987 һәм 1995 еллар) җиңү яуласа, бина эчендә үтә торган дөнья беренчелекләрендә ул биш тапкыр — 1985, 1987, 1989, 1993 һәм 1997 елларда иҗ югары нәтиҗәгә ирешә, мондый күрсәткеч моңарчы бер кемдә дә булганы юк.

Үзенең беренче дөнья рекордын Костадинова 1986 елның 1 июнендә София шәһәрендә куя, ул 2,08 метр биеклеккә сикерә. Тагын бер елдан Римда үткән җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында, бер сантиметрга күбрәк биеклекне яулап, үз казанышын тагын да яхшырта.

Ел Ярыш төре Ярыш үткән кала Яулаган урыны Нәтиҗә
1985 Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Париж, Франция 1 1,97 м
Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Афина, Греция 1 1,97 м
1986 Җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Штутгарт, ФРГ 1 2,00 м
1987 Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Индианаполис, АКШ 1 2,05 м
Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Рим, Италия 1 2,09 м
Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Льевен, Франция 1 1,97 м
1988 Җәйге Олимпия уеннары Сеул, Көньяк Корея 2 2,01 м
Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Будапешт, Венгрия 1 2,04 м
1989 Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Будапешт, Венгрия 1 2,02 м
1991 Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Токио, Япония 6 1,93 м
1992 Җәйге Олимпия уеннары Барселона, Испания 4 1,94 м
Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Генуя, Италия 2 2,02 м
1993 Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Торонто, Канада 1 2,02 м
Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Штутгарт, Алмания 6 кв. 1,90 м
Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, Финал Гран-При Лондон, Бөекбритания 1 1,98 м
1994 Бина эчендә җиңел атлетика буенча Аурупа чемпионаты Париж, Франция 1 1,98 м
1995 Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Гётеборг, Швеция 1 2,01 м
Җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты, Финал Гран-При Монако 4 1,93 м
1996 Җәйге Олимпия уеннары Атланта, АКШ 1 2,05 м
1997 Бина эчендә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты Париж, Франция 1 2,02 м

Иң яхшы нәтиҗәләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү