Рөстәм Курамшин

рәссам (Бөгелмә, Татарстан, Россия)

Рөстәм Курамшин, Рөстәм Раил улы Курамшин (1960 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Урыссу2011 елның 3 июле, РФ, ТР, Бөгелмә) ― рәссам-график, офорт ясау остасы. Татарстан (2008) һәм Россия (2010) Рәссамнар берлекләре әгъзасы.

Рөстәм Курамшин
Туган телдә исем Рөстәм Раил улы Курамшин
Туган 2 гыйнвар 1960(1960-01-02)
СССР, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Урыссу
Үлгән 3 июль 2011(2011-07-03) (51 яшь)
РФ, ТР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Җефет Ләлә
Балалар улы
Тышкы рәсемнәр
Кайбер графика эшләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1960 елның 2 гыйнварында[1] Татарстан АССР Ютазы (1963―1991 елларда Баулы) районы Урыссу эшчеләр бистәсендә туган. Мәктәптән соң, 1975―1980 елларда Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия училищесының сәнгать-графика бүлегендә И. Е. Гугоров, О. А. Кульпин, А. В. Левлюх, В. Е. Чиханов, В. И. Кротов кебек педагогларда, 1987―1991 елларда И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетында укыган. Шунда укыган чорда офортлар ясау белән мавыгып китә.

Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәре мәктәпләрендә, Бөгелмә сәнгать мәктәбендә рәсем, сызым дәресләре укыта, Бөгелмә һәм Азнакай шәһәрләрендә рәссам-бизәүче булып эшләгән. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең Бөгелмә бүлегендә эшли.

2008 елда ― Татарстанның, 2010 елда ― Россиянең Рәссамнар берлегенә кабул ителә.

Рәссамның хезмәтләрендә табигать күренешләре фотосурәттәге мизгелләрне хәтерләтә төсле, әмма шул ук вакытта алар үтә җанлы, монда табигать сулышы да яхшы тоемлана.

Катнашкан күргәзмәләре үзгәртү

  • «Нефть төбәге» күргәзмәсе (Казан, 2002)
  • Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә (Бөгелмә, 2005)
  • Татарстанның көньяк-көнчыгыш рәссамнары күргәзмәсе (Әлмәт)
  • Татарстан Республикасы рәссамнар берлегенең 70 еллыгына багышланган күргәзмә (Казан)
  • Татарстанның Көньяк-көнчыгышы рәссамнарының ел саен үткәрелә торган төбәк күргәзмәләрендә катнашучы
  • Бөгелмә шәһәр рәсем һәм графика күргәзмәләре (Бөгелмә туган якны өйрәнү музее, ТР Рәссамнар берлеге Бөгелмә бүлекчәсе күргәзмә залы)
  • «Алтын палитра» күргәзмәсе (Саратов)
  • «Зур Идел-Х» төбәк күргәзмәсе (2008, Чабаксар, Самара)
  • «Россия – XI» (2009, Мәскәү)
  • «Нефть төбәге» (2010, Казан, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә)
  • «Казанның 1000 еллыгы»
  • «Алабуганың 1000 еллыгы»
  • Шәхси күргәзмәсе (Бөгелмәнең Я. Гашек музее, 2010)
  • Шәхси күргәзмәсе (Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәге)
  • Идел буе республикалары сәнгате «Зур Идел» Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсе (Саранск, 2011)
  • Казан халыкара басма графика биенналесы (Казан, 2011) [2] [3][4]

Р. Курамшинның иллегә якын график әсәрләреннән өчәр хезмәте Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, Казанның 1000 еллыгына багышлап ачылган музейда саклана. Графикасы Татарстан Рәссамнар берлеге нәшер иткән альбомнарга кертелгән.

  Энергиясе, көч-куәте ташып торучы иҗатчы. Бигрәк тә көчле график булып дан казанды. Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорскида күргәзмәләре еш булды. Зур күргәзмәләрдә аның эшләре янында һәрчак халык җыела иде. Хәтеремә ул чын һөнәрмәнд булып кереп калды [5]
 

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Ләлә, улы – табиб.

Хәтер үзгәртү

Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәгендә рәссам иҗатына багышланган «Сагышым якты» дип аталган күргәзмә ачылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. День рождения художника 2 января. Выставочный Зал Елабуги
  2. Авторские галереи - Курамшин Рустэм
  3. Әлфия Мостафина. Талант иясе. «Бөгелмә авазы», 21.10.2021
  4. Восхитительная графика художника Рустэма Курамшина. katarinagorbi.livejournal.com, 21.04.2021
  5. Зилә Нигъмәтуллина. «Талантлы һәм тыйнак иде». Мәдәни Җомга, 17.03.2023, 14нче бит

Сылтамалар үзгәртү