Рәшит Хәйдәров (1957)

удмурт язучысы

Бу удмурт язучысы турында мәкалә, Ташкент галиме турында биредә укыгыз.

Рәшит Хәйдәров

Тугач бирелгән исеме: удм. Рашит Осипович Хайдаров
Псевдонимнар: Рәшит Хәйдәр
Туу датасы: 10 сентябрь 1957(1957-09-10) (67 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Яңавыл районы, Шудек
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: журналист, язучы
Юнәлеш: шигърият, сатира
Жанр: шигырь, хикәя
Иҗат итү теле: удмурт
Дебют: 1968
Бүләкләр: Удмуртиянең атказанган журналисты

Рәшит Хәйдәров, Рәшит Осип улы Хәйдәров, әдәби псевдонимы Рәшит Хәйдәр (удм. Рашит Осипович Хайдаров, Рашит Хайдар, 1957 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Яңавыл районы, Шудек) ― удмурт язучысы, прозаик-сатирик, шагыйрь, журналист, Россия Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. Удмуртиянең атказанган журналисты (1995).

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1957 елның 10 сентябрендә БАССР Яңавыл районы Шудек авылында крестьян гаиләсендә туган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылындагы колхозда эшләгән. Аннары урта мәктәптә укуын дәвам иткән [1].

1976 елда Удмурт дәүләт университетының филология факультетына укырга кергән. Өченче курсны тәмамлагач, читтән торып уку бүлегенә күчкән һәм «Советской Удмуртия» (хәзерге «Удмурт дунне») газетасы редакциясендә эшли башлаган. Корреспондент, өлкән корреспондент, җаваплы сәркатип урынбасары, сатира һәм юмор бүлеге мөдире, иҗат берләшмәсе җитәкчесе булган. Унөч ел дәвамында атна саен «Шӧкыч» сатирик битен алып барган. 1991―2004 елларда «Вордскем кыл» журналының баш мөхәррир урынбасары булган; журналда нәни китаплар бастырып чыгару башлангычы белән чыккан. Аннары «Удмурт дунне» газетасының юмор һәм сатира бүлеге мөхәррире, «Герд» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән[2]. 2008 елдан профессиональ әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә[3].

Беренче шигырьләре 1968 елда «Дась лу!» (хәзерге «Ӟечбур!»[d]) газетасында басылган. Юмористик жанрга мөрәҗәгать итүе очраклы килеп чыккан. Язучы искә ала: «7нче сыйныфта укыганда, авылыбызның алдынгы хезмәт иясе булган хатын-кыз белән очрашу үткәрелде. Яхшы эшләгәне өчен аны Мәскәүгә җибәргәннәр, һәм ул аларны анда ничек ашатуларына шаккаткан. Ул хәтта ашамлыкларның исемнәрен дә белми иде. Бу очрак миңа кызык тоелды, һәм мин бу турыда «Советской Удмуртия» газетасында басылган беренче юморескамда яздым». Шуннан бирле «көлке» жанрында 200дән артык әсәр бастырган. Алар арасында юмористик һәм сатирик хикәяләр, шигырьләр һәм фельетоннар, скетчлар, сәхнә өчен сценкалар, сценарийлар, мәсәлләр, эсселар, анекдотлар, такмаклар, шаржлар, эпиграммалар бар. 1985 елда Бөтенсоюз сатириклар семинарында (Тбилиси) катнаша. Язучының әсәрләре «Удмурт дунне», «Удмуртская правда», «Герд» газеталарында, «Кенеш», «Инвожо», «Вордскем кыл», «Ашальчи», «Луч» журналларында басыла, «Йыр вадьсын инбам» (1984), «На переломе эпох» (2006) китапларында басылып чыга, радиода, телевидениедә яңгырый, «Шулдыр ӝыт» эстрада ансамбле репертуарына кертелгән. «Колӟо» (1988), «Ачим» (1999), «Портрет с натуры» (2007, Расил Сабиров тәрҗемәсе) дигән юмористик хикәяләр китаплары чыккан. Юмористик хикәяләренең күбесе беренче заттан язылган: комик геройлар үзләренең уңышсызлыклары һәм булган хәлләр турында чын күңелдән аптырашта калып, шуның белән үзләрен дә, җәмгыятьнең кимчелекләрен дә ачыктан-ачык фаш итәләр. Язучы туган теленең сурәтләү чараларын бик яхшы белә. Хикәяләрдә кеше характерының һәм аның язмышының кабатланмаслыгын чагылдырган удмурт сөйләменең интонацион, мәгънәви һәм психологик төсмерләре җанлана. Моннан тыш, Рәшит Хәйдәров формасы буенча прозада язылган шигырьләргә тартым новеллалар яза, аларда яшәү белән үлем мәсьәләләре фәлсәфи яктан аңлатыла. Шулай ук ул мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, сәхнәләр, тизәйткечләр авторы. Балалар өчен әсәрләре аерым китаплар булып басылып чыккан («Вукарнан», 1992; «Еречыран», 1995; «Сюрес», 1998, «"Вордскем кыллэн" книжкаез» сериясендә; «Зор пилем», 2001); «Вуюись» (1990), «Котырысь улон но мон» (2003), «Зарни дэремен шунды» (2006) хрестоматияләренә, гаиләдә уку өчен «Азвесь кышетэн толэзь» (2007) китабына кертелгән. Аның геройларына яхшылыкка омтылу, әйләнә-тирәгә намуслы, туры һәм ачык караш, җиңел юмор хас[4].

Рәшит Хәйдәровның күп кенә шигырьләре җырга әверелгән (музыка авторлары ― Валентин Карпов, Николай Трубачев, Николай Шабалин һәм башка композиторлар). Кайбер әсәрләре рус, башкорт, чуаш, үзбәк, казакъ һәм коми телләренә тәрҗемә ителгән. Юморескалары, сатирик хикәяләре «Муштум»[d] (Ташкент), «Ара»[d] (Алматы), «Чушканзи»[d] (Сыктывкар), «Капкан»[d] (Чабаксар), «Һәнәк» (Уфа) журналларында басылган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1995 ― Удмуртиянең атказанган журналисты

Шәхси тормышы

үзгәртү

Өйләнгән. Кызлары ?, Лариса.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Хайдар Рашит. Ижевск, литературный журнал «Луч»(рус.)
  2. Сегодня день рождения Рашита Осиповича Хайдарова. Балезинская Детская библиотека
  3. День рождения Рашита Осиповича Хайдарова, писателя-сатирика. Знаменательные и памятные даты. 2017 год
  4. Хайдаров Рашит Осипович. Современные удмуртские писатели
  5. Хайдаров Рашит Осипович. Союз писателей Удмуртии

Сылтамалар

үзгәртү