Вордскем кыл (журнал)

удмуртча фәнни-методик журнал

«Вордскем кыл» (удмурт теленнән: Туган сүз[2]) ― 1990 елдан Удмурт АССР (1991 елдан Удмурт Республикасы) башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт һәм рус телләрендә чыгарыла торган фәнни-методик журнал[3]. Хәзерге вакытта басманы гамәлгә куючы һәм нәшир итүче ― Удмурт Республикасының «Милли матбугат нәшрият йорты» автоном учреждениесе[2].

«Вордскем кыл»
«Вордскем кыл»
Tөр

фәнни-методик

Формат

А4


Гамәлгә куючы

«Милли матбугат нәшрият йорты» АУ

Нәшер итүче

«Милли матбугат нәшрият йорты» АУ

Баш мөхәррир

Андрей Клементьев[1]

Нигезләнде

1990 ел

Тел

удмурт, рус

Төп офис

426057 Ижевск, К. Маркс ур., 262


язылу индексы

ПР925

Веб-сайт: Вордск

Тарих үзгәртү

Удмурт Республикасы халык мәгарифе министрлыгы (хәзерге Удмурт Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы) тарафыннан 1990 елның февралендә оештырылган. Журнал башта «Кенеш» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналына кушымта буларак, 1992 елдан аерым басма буларак чыгарыла. 1998 елның 1 гыйнварына кадәр журнал ике айга бер тапкыр, 1998 елның 1 гыйнварыннан елына 10 сан чыга[4].

Журнал мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының, башлангыч сыйныфлар укытучыларының, удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының, туган якны өйрәнү укытучыларының, өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри үсеше өчен ресурс булып тора, удмурт телен һәм мәдәниятен укытуда инновацион алымнарны гамәлгә ашыруга ярдәм итә. Аның битләрендә удмурт филологиясе, этномәдәни белем бирү өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, педагог-практиклар тәҗрибәсеннән материаллар басыла. Удмурт һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Басма елына 10 тапкыр чыга һәм Удмурт Республикасында, Татарстанда, Башкортстанда һәм Киров өлкәсендә тарала[5].

Хәзерге вакытта журналның оештыручысы һәм нәшире булып Удмурт Республикасының автоном учреждениесе «Милли матбугат нәшрият йорты» тора[6]

Баш мөхәррирләр үзгәртү

  • Беренче мөхәррир ― Анатолий Николаевич Уваров (1933–2005), филология фәннәре кандидаты.
  • А. Ю. Корепанов.
  • 2021 елдан ― Андрей Александрович Клементьев, филология фәннәре кандидаты[7].

Төп темалар үзгәртү

Журналда яктыртылган төп темалар: удмурт милли мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең үсеше, удмурт телен һәм удмурт әдәбиятын укыту проблемалары, башлангыч сыйныфларда укыту, балалар бакчаларының иң яхшы укытучылары һәм тәрбиячеләренең эш тәҗрибәсе, төбәк мәдәнияте мәсьәләләре, галим-филологларның, тарихчыларның, сәнгать белгечләренең фәнни һәм методик эшләре[3].

Рубрикалар үзгәртү

Даими рубрикалар: «Яңалыклар»; «Мәктәпкәчә белем бирү»; «Башлангыч мәктәптә»; «Урта мәктәптә»; «Галим тикшерә».

Периодик рубрикалар: «Редактор колонкасы»; «Безнең юбилярлар»; «Төбәкне өйрәнү»; «Өстәмә белем бирү»; «Укытучының иҗади почмагы»; «Китап киштәсе»; «Фәнгә беренче адымнар»; «Яшь тикшерүче»; «Квалификация күтәрү»; «Яшь белгечкә»; «Сыйныф җитәкчесенә ярдәм итү» [8].

2020 елның 10нчы (берләштерелгән ноябрь-декабрь айлары) саны Татарстанда удмурт теле һәм мәдәниятен укыту мәсьәләренә багышланган.

Журнал шулай ук нәшрият эшчәнлеге алып бара[9].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Андрей Клементьев
  2. 2,0 2,1 «Вордскем кыл» журнал / Журнал «Родное слово» ВКонтакте
  3. 3,0 3,1 Туганаев, 2008
  4. История.(үле сылтама) Вордскем
  5. О журнале. Вордскем кыл. әлеге чыганактан 2020-11-30 архивланды. 2020-12-24 тикшерелгән.
  6. Учредитель и издатель журнала.(үле сылтама) Вордскем(рус.)
  7. Редакция журнала.(үле сылтама) Вордскем
  8. Рубрики журнала.(үле сылтама) Вордскем(рус.)
  9. Выездная выставка «Из истории республиканской печати». Национальная библиотека Удмуртской Республики(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • И. М. Байметов. «Вордскем кыл» / Удмуртская Республика = Удмурт Элькун : энциклопедия. Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — С. 243—244. — ISBN 978-5-7659-0486-2.

Сылтамалар үзгәртү