«Кенеш» (удмурт теленнән: Киңәш, Әңгәмәдәш[1]) ― 1926 елдан Вотяк автономияле өлкәсе (1934 елдан Удмурт АССР, 1991 елдан Удмурт Республикасы) башкаласы Ижевск шәһәрендә удмурт телендә чыгарыла торган әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Удмуртия Язучылар берлеге органы.

«Кенеш»
«Кенеш»
Tөр

әдәби-сәнгать, иҗтимагый-сәяси

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Милли матбугат нәшрият йорты

Нәшер итүче

Милли матбугат нәшрият йорты

Баш мөхәррир

Анастасия Шумилова

Нигезләнде

1926 ел

Тел

удмурт

Публикацияләр туктату

1941-1954

Төп офис

426008 Ижевск, Пастухов ур., 13

Тиражы

1 550 (2013)

ISSN

0869-883X


Веб-сайт: «Кенеш» журнал

Тарих үзгәртү

Журналның беренче саны 1926 елның 28 февралендә Вотяк өлкә башкарма комитетының һәм ВКП(б) өлкә комитетының сәяси-икътисади һәм әдәби-сәнгать журналы буларак чыга. Басманың тиражы 1500 данә тәшкил итә, аңа нигез салучылар булып танылган удмурт әдәбиятчылары, Бөтенудмурт революцион язучылар ассоциациясен (ВУАРП) булдыру инициаторлары булган Кузебай Герд (1898―1937) һәм Трокай (Трофим) Борисов (1897―1943) санала. 1931 елның мартында Бөтенудмурт революцион язучылар ассоциациясе оештырылгач, журнал аның басма органы була. Күмәк хуҗалыклар оештыру чорында (кара: Лудорвай эше[d]) «Кенеш» сүзе сүгенү сүзе диярлек булып киткән, шул сәбәптән журналның исеме үзгәртелә. 1934 елга кадәр ул «Пролетар кылбурет удысын» (удмурт теленнән: Пролетар әдәбият фронтында) һәм «Кылбурет удысын» (удмурт теленнән:  Әдәбият фронтында) исемнәре белән нәшер ителә [2].

1935 елда Удмурт АССР Язучылар берлеге оешкач, журнал удмурт һәм рус телләрендә «Молот» исеме астында әлеге оешманың басма органы буларак басылып чыга.

Бөек Ватан сугышы елларында басма чыгудан туктый һәм 1954 елның октябрендә генә яңадан чыга башлый; 1946 елдан 1953 елга кадәр аның варисы сыйфатында «Кизили» альманахы чыгарыла.

1990 елның гыйнварыннан журнал үзенең беренче исеме «Кенеш» астында чыга.

1990 елның февраленнән 1992 елга кадәр журналга кушымта буларак, «Вордскем кыл» фәнни-методик журналы чыгып килгән (1992 елдан аерым басма)[3].

Баш мөхәррирләр үзгәртү

  • В. А. Максимов,
  • Д. И. Баженов,
  • М. А. Коновалов,
  • Д. И. Корепанов (Кедра Митрей),
  • А. С. Бутолин,
  • М. П. Петров (1954–55),
  • Т. А. Архипов (1955–76),
  • С. А. Самсонов (1963–65, 1967–71, 1983–84),
  • Ф. И. Васильев (1976–78),
  • А. Г. Шкляев (1978–82),
  • А. Н. Уваров (1985–90),
  • В. Н. Ившин (1990–94),
  • П. В. Куликов (1994 елдан),[4][5]
  • О. Ф. Бородина

Журнал айга бер тапкыр чыга. Басма битләрендә хәзерге удмурт әдәбияты, тәнкыйть, әдәби процесс яктыртыла. Максималь тираж 1970-елларда 25 000 данәгә ирешелгән. Журналның тиражы күп еллар дәвамында бер дәрәҗәдә тора: 1 300 данә[6]. [7].

Төп рубрикалары үзгәртү

«Проза», «Поэзия», «Драматургия», «Яңа исем», «Яшь тавышлар», «Укучларыбыз иҗаты», «Публицистика», «Күзгә-күз», «Балачак дөньясы», «Әллә чын, әллә ялган», «Вернисаж», «Тәнкыйть һәм библиография». «Төбәк тарихыннан», «Удмурт милли гөлләмәсе», «Сәнгать дөньясында», «Тугандаш халыкларда кунакта», «Туганнар бердәмлегендә» рубрикалары астында удмурт халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, һөнәри һәм үзешчән сәнгать үсеше проблемалары турында сөйләүче материаллар басыла, милләтара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр, очерклар, рәсемнәр бастырыла. Журнал битләрендә «Балачак дөньясы» рубрикасында балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләр дә басыла[6].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Кенеш» журнал ВКонтакте
  2. Л. Д. Кутянова. Зарождение и становление журнала. «Кенеш» журналлэн историез(рус.)
  3. История.(үле сылтама) Вордскем
  4. А. Г. Шкляев. «Кенеш». Статья из энциклопедии «Удмуртская республика»(рус.)
  5. Редакторы. «Кенеш» журналлэн историез(рус.)
  6. 6,0 6,1 Журнал «Кенеш» сегодня. «Кенеш» журналлэн историез(рус.)
  7. http://www.finnougoria.ru/community/press/479/3071

Әдәбият үзгәртү

  • А. Г. Шкляев. «Кенеш» / Удмуртская Республика = Удмурт Элькун: энциклопедия. Ижевск: Издательство «Удмуртия», 2008. — С. 391—392. — ISBN 978-5-7659-0486-2.

Сылтамалар үзгәртү