Рәшит Хәйдәров (1949)

галим-физик, профессор

Бу Ташкент галиме турында мәкалә, удмурт язучысы турында биредә укыгыз.

Рәшит Хәйдәров
Туган телдә исем Рәшит Габделхәй улы Хәйдәров
Туган 15 март 1949(1949-03-15)
СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан
Үлгән 2014(2014)
Үзбәкстан, Ташкент
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Үзбәкстан Үзбәкстан
Һөнәре физик
Балалар уллары Ренат, Булат
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Рәшит Хәйдәров, Рәшит Габделхәй улы Хәйдәров (Рашид Абдулхаевич Хайдаров, 1949 елның 15 марты, СССР, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан2014 ел, Үзбәкстан, Ташкент) ― галим-физик, техник фәннәр докторы (1987), профессор (1989)[1].

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1949 елның 15 мартында Әндиҗанда туган. Глиэр исемендәге музыка мәктәбендә (1959-―1961 елларда), Надеждин музыка мәктәбендә һәм Хәмзә исемендәге музыка училищесында (1964―1965 елларда) укыган. 1964 елда Урта Азия һәм Казакъстан республикаларының яшь башкаручылар конкурсында һәм виолончель классы буенча Чайковский исемендәге конкурсның сайлап алу турында катнаша[1].

1966 елдан 1971 елга кадәр Ташкент дәүләт университетында (2000 елдан Үзбәкстан милли университеты[d]) укыган. Атом-төш физикасы һәм космик нурлар буенча махсуслашкан[1].

1977 елда Ташкент шәһәрендә циклотронда корылган кисәкчекләрдә активацион анализ буенча техник фәннәр кандидатлыгына, 1987 елда Химик продуктлар фәнни-тикшеренү институтында (Казан) ракета ягулыгы, шартлагыч матдәләр һәм лазерга каршы корал белән бәйле технологияләр буенча техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләр яклаган. 1989 елдан профессор[1].

АКШ (Колорадо штаты), Көньяк Корея, Малайзия һәм Россия предприятиеләре өчен эчә торган суны, сәнәгый агынтыларны һәм һаваны чистарту, зарарсызландыру һәм төчеләндерү проблемалары белән шөгыльләнгән[2].

Аның тарафыннан өч монография, рефератлана торган басмаларда 200 дән артык фәнни мәкалә бастырылган, 40 тан артык уйлап табуы бар[3], аның җитәкчелегендә тугыз кандидатлык диссертациясе якланган[1].

Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Атом-төш физикасы институтында[d] фәнни приборлар төзү бүлеге мөдире булып эшләгән[1][4]

Төп фәнни хезмәтләре

үзгәртү
  • Khaydarov, R.A. et al. (2009) "Electrochemical method of synthesis of silver nanoparticles", Journal of Nanoparticle Research, Vol. 11(5), pp. 1193-1200
  • Khaydarov, R.A. et al. "Water purification from metal ions using carbon nanoparticle-conjugated polymer nanocomposites", Water Research Vol. 44 (2010), pp. 1927-1933
  • Khaydarov, R.A. et al. "A novel method of continuous fabrication of aqueous dispersions of silver nanoparticles", Int. J. Nanoparticles, №3, 2010, pp. 77-91
  • Khaydarov, R.A. et al. "Solar Powered Direct Osmosis Desalination", Desalination 217 (2007) 225-232
  • Khaydarov, R.A. et al. "Nano-photocatalysts for the destruction of chloro-organic compounds and bacteria in water", Journal of Colloid and Interface Science, Volume 406, 15 September 2013, Pages 105–110
  • Khaydarov, R.A. et al. "Nanocarbon–polymer nanocomposites", International Journal of Nanoparticles, Volume 5, Number 1, 2012, Pages 88-98
  • Khaydarov, R.A. et al. "Use of electrolytically generated silver, copper and gold for water disinfection" Journal of Water Supply RT-Aqua, 53, 2004, 567-572

Шәхси тормышы

үзгәртү

Балалары: уллары Ренат (1974), физика-математика фәннәре кандидаты, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе атом-төш физикасы институты лабораториясе мөдире [5]; Булат (1983)[1].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү