Руслан Дәминов

опера җырчысы (лирик тенор)

Руслан Дәминов, Руслан Габдулла улы Дәминов (1949 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Олы Тархан) ― опера җырчысы (лирик-драматик тенор), 1974 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. ТАССР атказанган артисты (1986). Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының мактаулы гражданы (2009).

Руслан Дәминов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Руслан Габдулла улы Дәминов

Туу көне

2 февраль 1949(1949-02-02) (75 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Тәтеш районы, Олы Тархан

Эшчәнлек еллары

1974 – 1999

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Жанрлар

классика, эстрада

Коллективлар

Татар опера һәм балет театры

Бүләкләр

ТАССР атказанган артисты - 1986

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 2 февралендә Тәтеш районының Олы Тархан авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Габдулла мандолина һәм скрипкада уйнаган, пьесалар язган. Әтисенең икенче гаиләсендә апасы Венера (1930 елгы), абыйсы җырчы Генрих (1936―1998)[1], апасы Светлана (1940 елгы).

Апасы Германиядән алып кайткан баянда уйнарга өйрәнгән. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлаган, Алабуга мәдәни-агарту училищесында 3 айлык курсларда укып, туган авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган. Ярты елдан Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек бүлегенә кабул ителгән, музыка училищесының дүрт еллык программасын ике ел эчендә үзләштергән. 1974 елда М. Ф. Кольцов классы буенча Казан консерваториясен тәмамлаган, шул ук елда тыңлауларсыз Татар опера һәм балет театрына солист итеп кабул ителгән[2], дебюты ― А. П. Бородинның «Кенәз Игорь» операсында Овлур партиясе.

1975―1976 елларда Самарада (Ренат Ибраһимов белән бергә) армиядә хезмәт иткән. Хәрби хезмәттән кайтып, янәдән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә җырлый. Зилә Сөнгатуллина, Рәхилә Мифтахова, Рәисә Нуриева, Азат Аббасов һ. б. белән партнер булган. «Башмагым», «Алтынчәч», «Летучая мышь», «Цыган-премьер» операларында берүзе җырлаган (икенче составка алмаш җырчы куелмаган). «Кара йөзләр», «Князь Игорь», «Евгений Онегин», «Фауст», «Летучая мышь», «Моя прекрасная леди», «Сильва», «Богема», «Цыган-премьер», «Здравствуйте, я Ваша тётя» һ.б. опералардагы партияләрне башкарган. Балалар спектакльләрендә, мәсәлән, «Кошкин дом»да җырлаган.

Төп партияләр: Альфред («Травиата» Дж. Верди), Фауст («Фауст» Ш. Гуно), Рудольф («Богема» Дж. Пуччини), Владимир Игоревич («Князь Игорь» А. Бородин), Лыков («Патша кәләше» Н. Римский – Корсаков), Җик («Алтынчәч» Н. Җиһанов), Галимҗан («Башмагым» Җ. Файзи), Альфред («Ярканат» И. Штраус).

Аның классик операларда һәм оперетталарда, спектакльләрдә төрле характерлы партияләр башкаруы артистлык һәм махсус пластика белән аерылып тора. Концерт репертуарында рус, совет, чит ил композиторларының вокаль әсәрләре, татар халык җырлары: «Җаныем, бәгырем», «Мәрфуга», «Асылъяр», татар композиторлары әсәрләре: «Җиңү көне җиңел бирелмәде» (С. СадыйковаМ. Шиһапов), «Ялгызың каласың да» (Утырмадың атларыма; Л. Хәйретдинова – Н. Галиев), «Тик туган җирдә генә» (Х. ВәлиуллинХ. Халиков), «Очып кайтам» (И. Мәҗитов – Д. Гыйсметдин), «Оныт, димә» (Ф. ӘхмәтовР. Әхмәтҗанов), «Мәтрүшкәләр» (А. Гыйләҗев – И. Юзеев), «Көтәм сине» (С. Садыйкова – Ә. Ерикәй), «Казан утлары» (Р. АхияроваР. Харис), «Йөрәгемне аңла» (Л. Батыр-БолгариН. Касыймов), «Бәхет юллары» (Л. Батыр-Болгари – Г. Зәйнашева) бар[3]. Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Бөекбритания, Финляндия һ.б.) чыгыш ясаган[4].

60 яшьлек юбилей концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр катнашында узган. 65, 70, 75 яшьлек юбилейларын уздырмаган.

Акча эшләү өчен берничә тапкыр Америкага барган. Гавай штатында ярты ел буяучы (маляр) булып эшләгән. Матди яктан гаиләсен тәэмин итәрлек акча эшләп кайткан.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1986 ― Татартан АССРның атказанган артисты
  • 2009 ― Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының мактаулы гражданы[5]

Шәхси тормышы үзгәртү

Беренче хатыны Фәридә, студент вакытта ук өйләнешкәннәр (юл фаҗигасендә вафат). Улы Айрат (хатыны Валентина, балалары Азат, Архан), кызы Наилә (ире Илнур, балалары Әмир, Кәрим, Азамат).
Икенче хатыны Рамилә, балалар бакчасы педагогы[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дәминов Генрих Габдулла улы. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
  2. Руслан Даминов. Кино-Театр.Ру
  3. Руслан Дәминов. Татар җырлары
  4. Даминов Р.А. Тетюшский муниципальный район
  5. Почетный гражданин - Даминов Руслан Абдуллович. «Тетюшские зори», 19.02.2020
  6. Гөлнур Шәрәфиева. Руслан Дәминов: «Соңгы тапкыр зур сәхнәдә 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда җырладым». Шәһри Казан, 02.02.2023

Сылтамалар үзгәртү