Төп менюны ачу

Рәисә Нуриева, Рәисә Сәлмән кызы Нуриева (1940 елның 5 марты, ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт1999 елның 10 декабре, РФ, ТР, Казан) — җырчы (меццо-сопрано), А. Нәваи исемендәге Үзбәк опера һәм балет театры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты (1969 елдан), Татарстан АССР атказанган артисты.

Рәисә Нуриева
225px
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рәисә Сәлмән кызы Нуриева

Туу көне

5 март 1940(1940-03-05)[1]

Туу урыны

ССРБ, Үзбәк ССР, Ташкәнт

Үлү көне

10 дикәбер 1999(1999-12-10)[2] (59 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1969-1990

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы,
педагог

Моң

меццо-сопрано

Жанрлар

классика, халык көйләре, композиторлар әсәрләре

Коллективлар

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Бүләкләр

ТАССР атказанган артисты

Милләт

татар

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Урта Азиядә туган. Ташкәнтта А. Нәваи исемендәге Үзбәк опера һәм балет театрында (үзб. Alisher Navoiy nomidagi davlat akademik katta teatri) җырлый. 1960-елларда Ташкәнтка гастрольләргә килгән Мөнирә Булатова Р. Нуриеваның Үзбәк опера һәм балет театрында спектакльдә җырлаганын күреп, Казанга чакыра.

1969 елда Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына эшкә урнаша, әлеге театрда опера спектакльләрендә меццо-сопрано партияләрендә чыгыш ясый башлый. Казан сәхнәсендә беренче адымнарын дирижер Фуат Мансуров кул астында башлап җибәрә. Театрда барган опера, оперетта, музыкаль комедияләрдә, балалар өчен спектакльләрдә артистлык сәләте тулысынча ачыла. Трагик рольләрне дә, көлкеле рольләрне дә бердәй уңыш белән башкара. Бигрәк тә операларда ана рольләрен зур тәэсир көче белән, тамашачыны ышандырырлык итеп уйный. Әмма театрда ул чорда 6-7 меццо-сопрано тавышлы җырчы булу сәбәпле, аңа һәрваыт төп партияләр бирелми, икенче составта күбрәк чыгыш ясарга туры килә. Театрның татарча спектакльләрендә бик теләп катнаша. Урта Азиядә туып-үсеп, Ташкәнтта театрда үзбәк телендә җырлагач, Казанга килгәндә туган татар телен камил белми, әмма үз өстендә тырышып эшләп, тиз арада татар композиторларының якын дустына әйләнә. Рөстәм Яхин аның тавышы өчен махсус «Туган ягым» җырын (Рамазан Байтимеров сүзләренә) яза. Сара Садыйкова аның өчен җырлар иҗат итә, Р. Нуриева композиторның «Кияүләр», «Мәхәббәт җыры» музыкаль комедияләрендә бик яратып катнаша.

А. Алиш исемендәге пионерлар сараенда, соңрак И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсендә балаларны һөнәри җырчы булырга өйрәтә. Театр әһелләре берлеге уполномоченные буларак, театр артистларына шәхси тормышларында ярдәм итә.

Кайбер партияләреҮзгәртү

ГаиләсеҮзгәртү

Ире Рудольф Субботин, геолог, хатынының җырчы карьерасы өчен гаиләсе белән Казанга күчә. Уллары Сергей, кызлары Катя (Хәдичә).

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Р. И. Такташ. Счастливый дар Раисы Нуриевой. «Казань», 2016, декабрь, с. 70-71.
  2. К. С. Тазиева. Я петь могу, я петь хочу, я буду петь всегда. «Казань», 2016, декабрь, с. 72-74.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү