Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте

дини оешма (Ростов өлкәсе, Россия)

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация «Центральное Духовное Управление мусульман Ростовской области» в составе ЦДУМ России) ― Ростов өлкәсе административ үзәге Ростов-на-Дону шәһәрендә эшләүче, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы үзәкләштерелгән дини оешма. Егермедән артык җирле мөселман дини оешмасын һәм мәхәлләләрне берләштерә. 2020 елның 7 декабреннән нәзарәт рәисе ― Баш имам-ахун Мөхәммәт Җафәр улы Бикмаев.

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте
Ростов мөфтияте
Баш-фатир:

344010 Россия байрагы / Ростов өлкәсе, Ростов-на-Дону, Киров районы, Төркестан ур., 28

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Баш имам-ахун

Мөхәммәт Бикмаев

Нигезләү
Ростов-на-Дону мөселман җәмгыятенең попечительлеге оешу

1870 ел

Ростов өлкәсе мөселманнары мәҗлесе карары

1994 ел

islam-rostov.ru

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте тарихы 1870 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә эшләп килгән Ростов-на-Дону мөселман җәмгыятенең попечительлегенә (рус. Попечительство Ростовского-на-Дону Магометанского общества) барып тоташа.

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Совет чорында эш иткән Ростов-на-Дону шәһәре мөселман мәхәлләләре Советының, аннары Үзәк Диния нәзарәтенең Ростов өлкәсе мөхтәсибәтлек идарәсенең һәм 1994 елның 17 августында Ростов өлкәсе мөселманнары мәҗлесе карары нигезендә оештырылган Ростов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенең хакыйкый варисы булып тора.

Җитәкчеләр

үзгәртү

Структурасы

үзгәртү
  • Ростов-на-Дону шәһәре Киров районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Ростов-на-Дону шәһәре Ворошилов районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Ростов-на-Дону шәһәре Ленин районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Ростов-на-Дону шәһәре Зерноград районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Ростов-на-Дону шәһәре Азов районы җирле мөселман дини оешмасы (2806 санлы мәхәллә)
  • Ростов-на-Дону шәһәре Веслов районы җирле мөселман дини оешмасы (2804 санлы мәхәллә)
  • Волгодонск шәһәре җирле мөселман дини оешмасы
  • Таганрог шәһәре җирле мөселман дини оешмасы
  • Шахты шәһәре җирле мөселман дини оешмасы (2844 санлы мәхәллә)
  • Неклиновский районы җирле мөселман дини оешмасы (2805 санлы мәхәллә)
  • Егорлыкский районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Целина районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Целина районы Юловский җирле мөселман дини оешмасы
  • Сальск районы җирле мөселман дини оешмасы
  • Сальск районы Крученая Балка җирле мөселман дини оешмасы
  • Сальск районы Поливной мөселман дини оешмасы
  • Каменск районы Верхнеговейный җирле мөселман дини оешмасы
  • Целина районы Северный җирле мөселман дини оешмасы (2843 санлы мәхәллә)
  • Багаевский районы Елкин җирле мөселман дини оешмасы
  • Семикаракорск районы Жуков җирле мөселман дини оешмасы
  • Багаевский районы Кудинов җирле мөселман дини оешмасы (2811 санлы мәхәллә)
  • Родионово-Несветайский районы җирле мөселман дини оешмасы (2812 санлы мәхәллә)
  • Морозовск районы Чертков җирле мөселман дини оешмасы (2817 санлы мәхәллә)
  • Багаевский районы Отрадный җирле мөселман дини оешмасы (2846 санлы мәхәллә)
  • Веселый районы Малая Западенка җирле мөселман дини оешмасы (2847 санлы мәхәллә)

Кызыклы факт

үзгәртү

Язучы, публицист Заһир Ярулла улы Бигиев (1870―1902) Ростов-на-Дону шәһәрендә 1890―1902 елларда имам булып торган [3].

Җәмигъ мәчете

үзгәртү
 
2003 елда ачылган җәмигъ мәчете

2003 елда ачылган җәмигъ мәчете.

Резиденция

үзгәртү

Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Ростов-на-Дону шәһәре, Киров районы, Төркестан урамы, 28нче йорт адресы буенча урнашкан. Әлеге гыйбадәт йорты 1980 елда эшли башлаган һәм Ростов-на-Дону һәм Ростов өлкәсе мөселманнарының дини үзәге булып торган [4].

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү