Ростов җәмигъ мәчете (2003)

Ростов-на-Дону мәчете (Ростов өлкәсе, Россия)

Ростов-на-Дону җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Ростова-на-Дону) ― Ростов өлкәсе административ үзәге Ростов-на-Дону шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Ростов җәмигъ мәчете
рус. Соборная мечеть г. Ростова-на-Дону
Ил Россия
шәһәр Ростов-на-Дону
Координатлары 47°16'21.227"N, 39°43'26.7"E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН составындагы Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте
Ростовның Ворошилов районы мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы бинадан читтә төзелгән мәчет
Нигезләнгән 1999
Төзелеш еллары 19992003 еллар
Төп даталар:
1999 (төзелеш башлану)
2003 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Ростов-на-Дону шәһәрендәге беренче мөселман гыйбадәт йортлары (мәчетләр) XIX гасырның соңгы чирегендә барлыкка килә. Шуларның берсе өчен 1910-еллар уртасында шәһәр планында Скобелев (хәзер Красноармейский) урамы һәм Покров зираты (хәзер ябылган) арасында мәчет төзү өчен мәйдан бүлеп бирелә. Бу мәчет төзелешенең тәмамлануының ачык датасы билгеле түгел, бу якынча 1917 һәм 1918 еллар була[1]. Төзелеш Наполеон армиясенә каршы сугышта каһарманлык күрсәткән татар полклары хөрмәтенә сәүдәгәрләрнең иганәләренә төзелә[2].

Совет армиясе хәрби частена якын урнашуы аркасында, 1963 елның июлендә, Төньяк-Кавказ хәрби округы командующие (1958―1968) генерал И. А. Плиев(рус.) (1903―1979) боерыгы буенча мәчет бинасы хәрби часть балансына күчә, мөселман җәмгыятен бинадан куып чыгаралар, мәчетнең бөтен мөлкәте конфискацияләнә. 1983 елдан мәчет бинасы гаскәри клуб итеп үзгәртеп корыла.

1982 елдан башлап, мөселманнар шәһәр хакимиятенә һәм хәрби бүлек җитәкчелегенә гыйбадәт йортын үзләренә кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә, ләкин сөйләшүләр уңышсыз тәмамлана.

Мөселманнарга шәһәр үзәгендәге Төзүчеләр паркында (Варфоломеев урамы) җир участогы бүлеп бирелә. Әмма анда Ростов мәчетен төзи башлау омтылышы низагларга китерә. Нәтиҗәдә, мәчет өчен урын йөз метр радиуста торак корылмалары булмаган урман-парк зонасында табылган. Яңа мәчет төзелеше 1999 елда башланган һәм 2003 елда тәмамланган. Мәчет төзелешендә шәһәрнең күп мөселманнары катнаша, әмма төп чыгымнарны «Синпаш» Төркия төзелеш фирмасы генераль директоры Авни әфәнде Челик күтәргән[3].

Мәчетне төзегәндә барлык яңа төзелеш технологияләре һәм борынгы архитектура традицияләре исәпкә алынган. Төркиядә, Истанбулда Ростов мәчетенең төгәл күчермәләре булган берничә мәчет бар. Мәчет ике катлы, гомуми мәйданы 800 кв. м. Биеклеге 29 м булган, бинадан аерым торучы манарасы бар. Беренче катында хатын-кызлар өчен намаз уку залы, мәдрәсә өчен ике сыйныф, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике аерым тәһарәт алу бүлмәсе урнашкан. Икенче катта ир-атлар өчен намаз уку залы, мөфти кабинеты урнашкан. Җомга намазына бер үк вакытта мәчет үзендә 1500 гә кадәр кеше сыйдыра ала, ләкин барлык теләүчеләрне дә сыйдырып бетерә алмый, шуңа күрә 600 гә якын кеше намазны мәчет ишегалдында укырга мәҗбүр.

Көн саен мәчеттә биш тапкыр намаз, кичке намаздан соң вәгазъ-лекцияләр укыла, ял көннәрендә барлык теләүчеләрне Ислам нигезләренә, Коръән уку кагыйдәләренә өйрәтү буенча төркемнәр оештырыла. Рамазан аенда көн саен тәравих намазлары, шулай ук 350 гә якын кеше катнаша торган ифтарлар үткәрелә. Шулай ук Ислам мәдәнияте белән танышу максатыннан мәктәп укучылары һәм студентлар өчен оештырылган төркемнәр белән экскурсияләр дә үткәрелә.

Фотогалерея

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү