Россиядә айнулар

Россия территориясендә яшәүче азчылык милләт

Россиядә айнулар (рус. Айны в России) ― Россия Федерациясенең Сахалин өлкәсендә, Хабаровск краенда һәм Камчаткада яшәүче милли азчылык[d].

Россиядә айнулар
Дәүләт  Россия

2010 елда Россиядә 109 айну яшәгән: 94 кеше Камчатка краенда, 4 кеше Диңгез буе краенда, 3 кеше Сахалин өлкәсендә, 1 кеше Хабаровск краенда, 4 кеше Мәскәүдә, 1 кеше Санкт-Петербургта, 1 кеше Свердловск өлкәсендә, 1 кеше Ростов өлкәсендә.

Курил айнулары традицион тораклары янында
Сахалин айнулары (Бронислав Пилсудский фотосы)
Сахалин айнулары, 1903. В. М. Дорошевичның «Сахалин (Каторга)» китабыннан

Төркемнәр

үзгәртү

Россия айнуларын алты төркемгә бүлеп була, шуларның өчесе тулысынча юкка чыккан.

  • Камчатка айнулары ― рус телле текстларда Камчатка куриллары буларак очрыйлар. Аерым халык буларак яшәүдән туктаганнар. Кайбер вәкилләре Курил халыклары һәм камчадаллар тарафыннан ассимиляцияләнгән. Соңгы тапкыр XVIII гасырда рус тикшеренүчеләре тарафыннан билгеләнгән[1].
  • Төньяк Курил айнулары. 1875 елга кадәр руслар идарәсе астында булган. 1875 елгы Санкт-Петербург килешүеннән[d] соң беренче тапкыр японнар идарәсе астына эләгәләр. Башлыча Шумшу[d] өлешчә Парамушир[d] утрауларында яшәгәннәр. 1860 елда теркәлгән гомуми саны 221 кеше. Аларның рус исемнәре булган, русча яхшы сөйләшкәннәр һәм православие динен тотканнар. Утраулар Япониягә бирелгәч, йөздән артык айну Камчаткага кача һәм камчадаллар тарафыннан ассимиляцияләнә[2][3]. Япония хакимлеге астында калганнарны 1884 елда көчләп Шикотанга[d] күчерәләр, анда, гадәти яшәү шартларыннан мәхрүм ителеп, авырулардан күпләп үлә башлыйлар[4]. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң алар бөтенләй юкка чыга. Хәзерге вакытта 100гә якын кеше Усть-Большерецкий районы территориясендә (Запорожье авылы) яши.
  • Көньяк Курил айнулары ― XVIII гасырга кадәр 2000 кеше исәпләнә, нигездә Кунашир, Итуруп һәм Уруп утрауларында яшәгәннәр. 1884 елда аларның саны 500 гә кадәр кимегән. 1941 елга утрауларда калган 50гә якын аерым вәкил (башлыча метислар) Икенче бөтендөнья сугышыннан соң японнар тарафыннан Хоккайдога эвакуацияләнә[2]. Кабиләнең Япониядәге соңгы вәкиле Танака Кину 1973 елда Хоккайдода вафат була[5]. Россиядә бары тик 6 кеше генә исән калган (барысы да Накамура гаиләсеннән).
  • Амур айнулары ― этник русларга һәм этник ульчаларга[d] өйләнгән аерым вәкилләр. Этнограф Бронислав Пилсудский[d] тарафыннан XX гасыр башында билгеләнгәннәр[6]. 1926 елгы халык санын алу вакытында 26 саф канлы вәкил генә теркәлгән (Николаевск округы территориясендә (хәзерге Хабаровск краеның Николаевск районы[d])[7]. Күрәсең, руслар тарафыннан ассимиляцияләнгән. Хәзерге вакытта Хабаровск краенда беркем дә үзен айну дип атамаса да, анда өлешчә айну чыгышлы күп санлы ульчалар[d] яши[8][9].
  • Төньяк Сахалин айнулары ― 1926 елгы халык санын алу вакытында бары тик биш саф канлы вәкил генә теркәлгән. Сахалин айнуларының күпчелеге (башлыча яр буеннан) 1875 елда японнар тарафыннан Хоккайдога күчерелә. Бронислав Пилсудский язмаларыннан чыгып караганда, берничә айну вәкиле (башлыча ерак районнарда) этник русларга өйләнгән[10]. Бу кабилә юкка чыккан, әмма айну тамырлары булган аерым кешеләрне табарга мөмкин әле.
  • Көньяк Сахалин айнуларыИкенче бөтендөнья сугышыннан соң Япония барлык айнуларны диярлек Хоккайдога эвакуацияли. Аерым изоляцияләнгән вәкилләр Сахалинда калган[11]. 1949 елда Совет Сахалинында яшәүче 100 гә якын айну исәпләнә[2]. Соңгы өч саф канлы вәкил 1980-елларда вафат булган. Хәзер катнаш чыгышлы вәкилләр генә калган (рус-айну, япон-айну һәм нивх-айну). Алар берничә йөз исәпләнә, ләкин аларның кайберләре генә үзләрен айну дип саный.

Камчатка айнулары беренче тапкыр XVII гасыр ахырында рус сәүдәгәрләре белән элемтәгә керә. Амур һәм Төньяк Курил айнулары белән мөнәсәбәтләр XVIII гасырда урнаша. Айнулар аларга дошман булган японнардан раса белән аерылып торган русларны дуслар дип санаганнар һәм XVIII гасыр уртасында мең ярымнан артык айну рус подданствосын кабул иткән. Японнар да айнуларны тышкы охшашлыклары аркасында руслардан аера алмаганнар (айнулар ак тәнле һәм австралоид йөз билгеләре булган, кайбер билгеләре буенча европеоидларга охшаган). Японнар беренче тапкыр руслар белән элемтәгә кергәч, русларны Кызыл Айну (аксыл чәчле айну) дип атаганнар. XIX гасыр башында гына японнар руслар һәм айнулар ике төрле халык икәнен аңлаганнар. Беренче рус тикшеренүчеләре айнуларны чегәннәргә яки каратут йөзле рус крестьяннарына охшаган дип тасвирлаганнар.

Айнуларның берничә вәкиле генә Икенче бөтендөнья сугышыннан соң СССРда, Сахалинның көньягында кала алган. 90% тан артыгы Япониягә депортацияләнә, шул исәптән совет командованиесе СССР территориясендә күбесе инде япон исемнәрен йөрткән айну вәкилләрен калдырырга батырчылык итмәгәнгә дә.

Камчаткага күченү

үзгәртү

1875 елгы Санкт-Петербург килешүе[d] шартлары буенча, Куриллар Япониягә аларда яшәүче айнулар белән бергә тапшырылган. 1877 елның 18 сентябрендә Россия идарәсе астында калырга карар иткән 83 Төньяк Курил айнуы Петропавловск-Камчатскийга килә. Алар Россия хөкүмәте тәкъдим иткән Командор утрауларындагы резервацияләргә күченүдән баш тарта. 1881 елның мартыннан дүрт ай дәвамында алар җәяүләп Явино авылына барып җитә һәм шунда урнаша. Соңрак Голыгино авылына нигез салалар. 1884 елда тагын 9 айну Япониядән күчеп килә. 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары Голыгино авылында 57 кешене (барысы да айну) һәм Явино авылында 39 кешене (33 айну һәм 6 рус милләтеннән) теркәгән [12]. Совет власте ике авылны да юк итә, халык Усть-Большерецкий районының[d] Запорожье[d] авылына күчерелә[13]. Нәтиҗәдә, өч этник төркем айнулар камчадаллар белән ассимиляцияләнә.

Шулай итеп, айнуларны кысу Япония ягыннан да, Россия ягыннан да була. Патша режимы вакытында айнуларга үзләрен шулай дип атау тыелган булган, шул ук вакытта японнар айнулар яшәгән барлык җирләр Япония җирләре дип белдергәннәр. Совет чорында айну фамилияле кешеләр ГУЛАГка һәм хезмәт белән төзәтү лагерьларына җибәрелгән, чөнки алар японнар булып саналган. Нәтиҗәдә, күп санлы айнулар үз фамилияләрен славян фамилиясенә үзгәрткән.

1953 елның 7 февралендә СССР Министрлар Советының Хәрби һәм дәүләт серләрен матбугатта саклау буенча вәкаләтле идарә башлыгы К. К. Омельченко матбугатта айнуларның СССР территориясендә яшәве турында теләсә нинди мәгълүматны бастырып чыгаруны тыйган. 20 елдан соң боерык гамәлдән чыгарыла[14].

Яңа заман

үзгәртү

Төньяк Курил айнулары ― хәзерге вакытта Россия территориясендә айнуларның иң зур төркеме. Петропавловск-Камчатскийда яшәүче 6 кешелек Накамура гаиләсе (әтисе ягыннан Көньяк Курил айнулары вәкиле) ― иң кечкенә төркем. Сахалинда үзләрен «айну» дип атаучылар бар, әмма үзләрен «айну» дип танымаучылар күбрәк. Россиядә яшәүче 888 японның күпчелеге (2010 елгы җанисәп буенча) айну чыгышлы, әмма алар моны танымый (чөнки саф канлы японнарга Япониягә визасыз керү рөхсәт ителә[15]). Хабаровскида яшәүче Амур айнулары белән дә шундый хәл. Камчатка айнуларыннан инде беркем дә исән калмаган дип санала.

1979 елда СССР «Айну» этнонимын «Россиянең тере этник төркемнәре исемлеге»ннән сызып ташлый, шуның белән бу халык СССР территориясендә юкка чыккан дип игълан итә. 2002 елгы җанисәп буенча, беркем дә айну этнонимына теркәлмәгән[16][17][18].

2004 елда Камчатка краеның зур булмаган айну җәмгыяте Владимир Путинга Курилларны Япониягә тапшырмаска[d] чакырып хат җибәрә. Шулай ук алар Япониянең айнуларга геноцид оештыруын тануны сорыйлар[19]. Җәмгыять аларның фаҗигасен Американың төп халкына карата алып барылган геноцид[d] белән генә чагыштырып була, дип белдерә.

2010 елгы халык санын алу барышында 100гә якын кеше үзләрен айну дип теркәтергә тырыша, ләкин Камчатка крае хөкүмәте аларның дәгъваларын кире кага һәм аларны камчадаллар[d] дип яздыра[20]. 2011 елда Камчатканың айну җәмгыяте башлыгы Алексей Владимирович Накамура Камчатка крае губернаторы (2011—2020) Владимир Ильюхинга[d] һәм җирле Дума рәисе Борис Невзоровка[d] хат җибәрә һәм анда айнуларны Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы аз санлы җирле халыклар[d] исемлегенә кертүне сорый. Сорау кире кагылган[21].

Сахалин өлкәсе һәм Хабаровск краеның этник айнулары сәяси яктан берләшмәгән. Алексей Накамура хәбәр иткәнчә, 2012 елда Россиядә 205 айну билгеләнгән (2008 елда билгеләп үтелгән 12 кеше белән чагыштырыгыз), һәм алар, Курил камчадаллары кебек үк, рәсми танылу өчен көрәшәләр[22][23]. Рәсми танылганчы, айнуларны милләтсез кешеләр, этник руслар яки камчадаллар буларак теркиләр[24].

Шуңа күрә 2012 елда Курил айнулары да, Курил камчадаллары да Төньякның аз санлы халыкларында булган аучылык һәм балык тоту хокукларыннан мәхрүм ителгән[25][26].

Төп мәкалә: Айну теле

Россиядә айну теле дистә еллар элек юкка чыккан. Большерецк куриллары XX гасыр башында үз телләрендә сөйләшүдән туктаган. 1979 елда Сахалинда өч кеше генә айну телендә иркен сөйләшә алган, һәм анда тел 1980-елларда тулысынча юкка чыккан. Кэйдзо Накамура Сахалинның айну телендә иркен сөйләшсә һәм, хәтта НКВД өчен берничә документны рус теленә тәрҗемә итсә дә, ул телне улына тапшырмаган. Сахалинның айну телен белгән соңгы кеше – Такэ Асаи 1994 елда Япониядә вафат булган[27].

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Shibatani, Masayoshi. The Ainu language // The languages of Japan. — Cambridge University Press, 1990.анг--> — P. 3. — (Cambridge language surveys). — ISBN 0-521-36918-5.
  2. 2,0 2,1 2,2 Wurm, Stephen Adolphe; Mühlhäusler, Peter; Tryon, Darrell T. (1996). Atlas of languages of intercultural communication in the Pacific, Asia and the Americas 2012 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.. Walter de Gruyter via Google Books. p. 1010.
  3. Minichiello, Sharon (1998). Japan’s competing modernities: issues in culture and democracy, 1900—1930 2017 елның 12 апрель көнендә архивланган.. University of Hawaii Press via Google Books. p. 163.
  4. Torii, Ryuzo (1903). Chishima Ainu 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган.. p. 163.</ref]
  5. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2012-03-29 архивланды. 2023-11-18 тикшерелгән.
  6. Piłsudski, Bronisław; Majewicz, Alfred F. (2004). The collected works of Bronisław Piłsudski Volume 3 2014 елның 29 июль көнендә архивланган.. Walter de Gruyter via Google Books. p. 816.
  7. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР. Дальне-Восточный край / Николаевский округ. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2012-08-05 архивланды. 2012-11-22 тикшерелгән.
  8. Shaman: an international journal for Shamanistic research, Volumes 4-5 p.155
  9. Piłsudski, Bronisław; Majewicz, Alfred F. (2004). The collected works of Bronisław Piłsudski Volume 3 2014 елның 29 июль көнендә архивланган.. Walter de Gruyter via Google Books. p. 37.
  10. Howell, David L. (2005). Geographies of identity in nineteenth-century Japan 2013 елның 13 декабрь көнендә архивланган.. University of California Press via Google Books. p. 187.
  11. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам РСФСР. Дальне-Восточный край / Сахалинский округ. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2012-08-05 архивланды. 2012-11-22 тикшерелгән.
  12. ANSIPRA-Japan-3.
  13. Камчадальские айны добиваются признания — YouTube.
  14. [1] 2012 елның 23 июнь көнендә архивланган.
  15. Горчаков, Даниил (2011-03-22). В России снова появились айны — самый загадочный народ Дальнего востока. Пятый канал. әлеге чыганактан 2012-07-19 архивланды. 2012-11-22 тикшерелгән.
  16. Архивированная копия. әлеге чыганактан 2007-02-17 архивланды. 2023-11-18 тикшерелгән.
  17. Архивированная копия.
  18. Всероссийская перепись населения 2002 года. әлеге чыганактан 2020-06-22 архивланды. 2023-11-18 тикшерелгән.
  19. Камчатское Время. әлеге чыганактан 2018-09-27 архивланды. 2023-11-18 тикшерелгән.
  20. Айны 2012 елның 23 июнь көнендә архивланган.
  21. Айны просят включить их в Единый перечень коренных народов России. Север ДВ (2011-07-05). әлеге чыганактан 2015-02-07 архивланды. 2012-11-22 тикшерелгән.
  22. Алексей Накамура — Интервью. әлеге чыганактан 2020-02-23 архивланды. 2023-11-18 тикшерелгән.
  23. Айны — борцы с самураями | Сегодня.ру.
  24. Богданова, Светлана {{{башлык}}} // Российская газета — Дальний Восток. — № 4628. Архивировано из первоисточника 11 гыйнвар 2020.
  25. Льыоравэтльан — Представители малочисленного народа айну на Камчатке хотят узаконить свой статус.
  26. Galiullina, Julia (2011-05-04). The Ainu: one of Russia’s indigenous peoples. The Voice of Russia. әлеге чыганактан 2012-12-11 архивланды. 2012-11-22 тикшерелгән.
  27. Piłsudski, Bronisław(ингл.); Alfred F. Majewicz. The Collected Works of Bronisław Piłsudski(ингл.). — Walter de Gruyter, 2004. — Vol. 3. — P. 600. — (Trends in Linguistics Series). — ISBN 9783110176148.