Рифгать Әбдиев — татар галиме, кибернетик, фәлсәфәче, уйлап табучы, фәннәр докторы, Россия Чит ил эшләре министрлыгының Халыкара дипломатия академиясе һәм Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты профессоры, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы. Советлар Союзында ракеталар төзелеше һәм космонавтиканың башында торган.

Рифгать Әбдиев
Туган телдә исем Рифгать Фәез улы Әбдиев
Туган 22 декабрь 1926(1926-12-22) (97 яшь)
Кырмыскалы районы, Бозаяз
Үлгән 6 апрель 2019(2019-04-06) (92 яшь)
Королёв, Мәскәү өлкәсе, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре инженер-конструктор
Җефет Римма Таһир кызы
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d] һәм техник фәннәр нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Рифгать Фәиз улы Әбдиев 1926 елның 22 декабрендә хәзерге Кырмыскалы районының Бозаяз авылында гыйлемле гаиләдә туган. Атасы Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Бозаязда, шулай ук Авыргазы районы үзәгендә, Чишмә поселогында район гәҗит мөхәррире итеп эшли. Бераздан Уфага күченеп килә. Бөек Ватан сугышында катнаша, озын тормыш юлы үтеп, 92 яшендә дөнья куя.

Рифгать җиденче сыйныфны татарча, урта мәктәпне урысча укып тәмамлый. Уфа авиация институтына керә. 1961-1992 елларда шушы вузның ректоры булачак Рифат Мәүлетов белән бер курста укый. Югары белем турында диплом алгач, аны Свердловск шәһәренә эшкә җибәрәләр. Шундагы “Уралмаш” заводында 1948-1951 елларда инженер-конструктор булып эшләгәндә металлургия, нефть бораулау өлкәсендә, экскаваторларны камилләштерү буенча утыздан артык яңалык кертә.

Галәм очышларын әзерләү үзгәртү

1952 елның башында аны хәрби хезмәткә чакырып, Мәскәү артиллерия академиясендә укыталар. 1953-1955 елларда ул шушы ук уку йортында иң яшь укытучы була. СССР Оборона министрлыгының Ракета техникасы гыйльми-тикшеренү институтында конструкторлык бюросы начальнигы, космик аппаратларның һәм аларга идарә итү чараларының мәгълүмати модельләренең баш конструкторы була. 70тән артык прибор һәм системаны гамәлгә кертә, шуның 24е авторлык таныклыклары белән ныгытыла. Дөньяда бөтенләй таныш булмаган яңа тармакка белгечләр сайлап алу, аларны өйрәтү, укыту белән шөгыльләнә. 1965-1977 елларда космик аппаратларны очыру, шул исәптән “Союз-Аполлон” программасын гамәлгә ашыруда катнаша. “Җиһанга Җирнең ясалма юлдашларын очыру техникасы белән эшләү бик хәвефле, — дип хәтергә алды ул соңыннан. — 1960 елның 24 октябрендә Р-16 ракетасын сынаганда 92 кеше, шул исәптән СССР оборона министры урынбасары, Стратегик тәгаенләнештәге ракета гаскәрләренең баш командующие, Советлар Союзы Герое Митрофан Неделин һәлак булды. Иң югары мәйданчыкта идарә итү системасын көйләп торган кешеләр, алар арасында якын дустым Рубен Григорьянц та бар иде, янып торган тере шәм булып ут упкынына очкан. Юрий Гагарин Җир шарын урап кайткач, атмосфераның тыгыз катламына килеп керүгә корабльне ялкын чорнап алуын сөйләгән иде. Утка чиктән тыш чыдам тышлыкның көтмәгәндә шулай дөрләп кабынып китүен без, галимнәр, күз алдына да китермәгән идек”.

Фәлсәфәдә эшчәнлеге үзгәртү

Рифгать Фәез улы җитмешенче еллардан фәнни-техник прогрессның фәлсәфи проблемаларын системалы тикшерә башлый. Өч дистә елга якын авиация, ракета һәм космик техника белән шөгыльләнгән галим, шулай итеп, фәннең икенче өлкәсенә борылып керә. Үзе бу хакта итальян шагыйре Дантеның “Гомер юлымның яртысын үтеп, мин карурманга барып кергәндәй булдым” дигән сүзләрен китерә һәм сүзен дәвам итә:

  Ракета гаскәрләрендә 25 еллык хезмәтемне тәмамлап, 1977 елның сентябрендә философларның Алма-Атада үткән Бөтенсоюз конференциясендә катнаштым, анда яңа фәлсәфи концепцияләрем белән таныштырып чыгыш ясадым, дәлилләремне күпсанлы күргәзмә әсбаплар белән ныгыта бардым. Фәндә көтелмәгән, кызык хәлләр еш очрый бит ул. Менә мин — хәрби кибернетик, ягъни “чит кеше”, һөнәри философлар элитасы эченә барып кердем һәм фәннең бу өлкәсен торгынлык хәленнән чыгарырга, үстерергә мөмкин һәм кирәк, дип көр тавышка белдердем, хәтта моны ничек эшләргә икәнлеген дә күрсәттем. Гомумән, 1977 елдан соңгы хезмәтләрем катлаулы процессларга идарә итүне оптимальләштерүгә, мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсенә карый. Техника буенча эшләгән галимнең философ булып китүе закончалыктыр, шулай булырга тиеш хәлдер, дип уйлыйм. Ни өчен? Еш кына килеп туган сораулар калыплашкан теорияләрнең дөреслегенә шик белән карарга мәҗбүр итә.
Рифгать Әбдиев
 

Җирнең беренче ясалма юлдашын Җиһанга озаткан ракетачы фәнни-техник прогресс эпохасында гаять мөһим өлкә — мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсен барлыкка китерә. Рифгать Фәез улы үз ачышларын яклап, СССРның ул вакыттагы төп идеологы, КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзасы һәм секретаре Михаил Сусловка кадәр барып җитә. “Концепциясе Совет җәмгыятенә каршы булмаса, укытсын әйдә”, — дип фатыйхасын бирә Михаил Андреевич.

Рифгать Әбдиев фәндә яңа — «Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсе» курсын булдырып, Мәскәүнең һәм башка шәһәрләрнең әйдәүче вузларында лекцияләр сөйли. Бу курста аңлатып бирүнең логикасы, җентекле эшләнгән күргәзмәлелек һәм компьютерда өйрәнү программасы 1992 елда Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының компьютер программалары конкурсында җиңү мөмкинлеге бирә. Бу программа Мәскәү, Волгоград, Сыктывкар, Атырау, Җамбул һәм башка шәһәрләрдә киң тарала. Мәскәү дәүләт урман хуҗалыгы академиясендә 5 елда 1500дән артык студент бу программа буенча дөньяны яңача танып белә. Дипломатия академиясендә дә популярлык казанды. Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсен табигый фәннәр буенча зур галимнәр, шул исәптән Нобель премиясе лауреатлары һәм билгеле философлар яклап чыга. 1993 елда Рифгать Әбдиев Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең гамәли әгъзасы (академигы) итеп һәм Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсе бүлекчәсе президенты итеп сайлана. Ул шулай ук К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең шәрәфле әгъзасы.

Чыганаклар үзгәртү