Ринат Курамшин

рәссам, этнограф, музей директоры

Ринат Курамшин, Ринат Мохтар улы Курамшин (1965 елның 8 августы, СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный) ― рәссам, музей хезмәткәре, этнограф, җәмәгать эшлеклесе, Россия рәссамнарының иҗади берлеге (рус. ТС ХР) әгъзасы, Мәскәү өлкәсе Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Ethno Art Fest Museum директоры. [2] Ethno Art Fest Ltd компаниясе (Бөекбритания) җитәкчесе [3]

Ринат Курамшин
Туган телдә исем Ринат Мохтар улы Курамшин
Туган 8 август 1965(1965-08-08) (58 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, музей директоры
Балалар кызы Альбина, рәссам [1]

Курамшин күренекле мәдәният эшлеклеләренең 100 дән артык портреты авторы буларак билгеле: Петр Чайковский, Михаил Лермонтов, Николай Гоголь, Александр Пушкин һәм башкалар. Аның картиналары шул исәптән Россия дәүләт музейлары тупланмаларында да бар. Рәссам күп тапкырлар рус сәнгатенең чит ил күргәзмәләрендә катнашкан. [4]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1965 елның 8 августында туган. Мәскәүдә Россия сынлы сәнгать, скульптура һәм сәнгать академиясен (ru) тәмамлаган.

2002 елдан Мәскәү өлкәсе Долгопрудный шәһәре тарихи-сәнгать музее (рус. МУК ДИХМ) директоры булып эшләгән. Аның эш чорында музей әйберләре саны 514тән 5773 саклау берәмлегенә кадәр арта. Ул күп кенә музей экспозицияләре һәм күргәзмә проектлары авторы булып тора. [5] [6] [7] [8]

Мәскәү өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары булган. 2017 елда «ЭТНО АРТ ФЕСТ» ҖЧҖ гамәлгә куючыларның берсе булган. [9]

2018 елдан АДЭКИ (Этнография, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре ассоциациясе) оешмасы җитәкчесе. [10]

Россия рәссамнары иҗат берлегенең (ТСХР) Этнографик сәнгать иҗат берләшмәсе җитәкчесе. [11]

Музей эшчәнлеге үзгәртү

Бөекбританиядә һәм Россиядә музей, фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшчәнлек алып бара. «Ethno Art Fest Museum» фәнни-тикшеренү программасы кысаларында Бөекбританиядә яшәүче Россия Федерациясе, Көнчыгыш Аурупа, Үзәк һәм Урта Азия этник диаспораларының социаль-мәдәни эшчәнлеген өйрәнү буенча эш алып бара. «Ethno Art Fest Museum» музей эшчәнлеге ЮНЕСКОның мәдәни күптөрлелекне саклау буенча төп максатларын һәм бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән. [12]

Төп хезмәтләре үзгәртү

Жанр картиналары үзгәртү

«Печән вакыты» (Сенокосная пора), «Кер юучылар» (Прачки), «Бер кружка сөт» (Кружка молока), «Малай һәм көтү» (Мальчик и стадо), «Идел буе Болгары киңлекләрендә» (На просторах Волжской Булгарии), «Кыз һәм казлар» (Девочка и гуси), «Сабантуй кызы» (Девушка Сабантуя), «Фронт җыры» (Фронтовая песня), «Диңгез пехотачысы» (Морской пехотинец) , «Себердән ополчение кешесе» (Сибиряк – ополченец), «Александр Матросов», «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил» (Герой Советского Союза Муса Джалиль). «Фронт җыры» картинасы аның фронтовик бабасы истәлегенә язылган.

Опера-балет темасына картиналар сериясе үзгәртү

«Дон Кихот», «Кармен», «Аккош күле», «Иоланта», «Риголетто», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», «Жизель», «Баядерка», «Тщетная предосторожность», Сергей Дягилевның «Рус сезоны» балетлары, музыкаль әсәрләр темасына башка картиналар.

Портретлар үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Анна Ахматова портреты.
  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер картналары һәм портретлары.

Россия һәм дөнья мәдәниятенең күренекле вәкилләре портретлары сериясе: Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Лев Толстой, Николай Гоголь, Федор Достоевский, Антон Чехов, Сергей Есенин, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Максим Горький, Федор Шаляпин, Петр Чайковский, Сергей Рахманинов, Игорь Стравинский, Сергей Прокофьев, Сергей Дягилев, Мариус Петипа, Анна Павлова, Вацлав Нижинский, Тамара Карсавина, Серж Лифарь, Майя Плисецкая, Галина Уланова, Рудольф Нуриев, Марго Фонтейн, Джордж Баланчин, Нинет де Валуа, Алисия Маркова, Мари Рембер, Ролан Пети, Шарль Азнавур, Пьер Карден һәм башкалар.

Иҗат эшләре саклана үзгәртү

Ethno Art Fest Museum, Fitzwilliam Museum, Royal Opera House, Россиянең Бөекбританиядәге илчелеге, Третьяков галереясе, Бахрушин исемендәге дәүләт үзәк театр музее, Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт үзәк музее, Россия милли музыка музее, П. И. Чайковскийның дәүләт мемориаль музыка музей-тыюлыгы, Россиянең дәүләт академия Зур театры, Дәүләт академия Мариин театры, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сынлы сәнгать музее, башка музейлар, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә корпоратив һәм шәхси коллекцияләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Мәскәү өлкәсе губернаторының Мактау грамотасы (2010 ел); «1812 елгы Ватан сугышы истәлеген мәңгеләштергән өчен» хачы, РФ Дәүләт комиссиясе (2013 ел); «Россия патриоты» медале, Росвоенцентр (2013 ел); «Алишер Навои» медале, Бөтенроссия үзбәкстанлылар конгрессы (2014 ел); Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2014 ел); Россия Федерациясе Мәдәният министрының Рәхмәте (2014 ел); «Ватан мәдәниятенә керткән өлеше өчен» алтын медале (Россия ТСХ, 2015 ел); Россия Сәнгать академиясенең «Достойному» көмеш медале (2016 ел).); «Муса Җәлилнең 110 еллыгына» медале, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге (2016 ел); Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең Рәхмәте (2017 ел); Россотрудничество федераль агентлыгы Дипломы (2017 ел); Бәйсез Дәүләтләр Берлеге грамотасы (2017 ел); Таҗикстан Республикасының Бөекбританиядәге Илчелегенең Рәхмәте (2017 ел); Кембридж Үзәк Азия форумының Рәхмәте, Бөекбритания (2017 ел); Россия Сәнгать академиясенең алтын медале (2020); Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәте (2020); RBCC дипломы, Бөекбритания (2021). [13]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. В Представительстве Россотрудничества в Лондоне с 6 по 31 июля 2015 года проводилась выставка «КЛАССИКА и СОВРЕМЕННОСТЬ», на которой были представлены картины художников Рината Курамшина и Альбины Курамшиной. Известия Татарстана, 28.08.2015
  2. Ethno Art Fest Museum. eaf-museum.com
  3. Татарские национально-культурные организации в странах ближнего и дальнего зарубежья. Всемирный конгресс татар
  4. Анжела Лебедева. Портрет Чехова кисти российско-британского художника поступит в Тюмень. Тюменская линия, 4.12.2020
  5. Мария Степанова. Герб города Долгопрудный — мечта чиновника от культуры. pasmi.ru, 14.011.2015
  6. Долгопрудненский Историко-Художественный Музей (ДИХМ) [с 1958 г. — Библиотека]
  7. В Подмосковье избили художника Рината Курамшина – зампреда татарской национально-культурной автономии Московской области. Бизнес-Онлайн, 20.01.2015(рус.)
  8. Выборы-2014 в Долгопрудном: зарегистрированные кандидаты из которых нужно выбрать. 2023 елның 5 апрель көнендә архивланган. Портал города Долгопрудный
  9. ООО "ЭТНО АРТ ФЕСТ", контакты и отзывы о компании
  10. АДЭКИ, г. Долгопрудный
  11. Творческое объединение «Этнографическое искусство». Творческий союз художников России
  12. К 55-летию почетного члена РАХ Рината Курамшина
  13. Творческое объединение «Этнографическое искусство». Творческий союз художников России

Сылтамалар үзгәртү