Рим Баянов

Баянов Рим Гали улы (15 гыйнвар 1930 ел — 10 февраль 1996 ел) — башкорт театр актеры, режиссер. БАССРның халык артисты (1980).

Рим Баянов
Туган 15 гыйнвар 1930(1930-01-15)
Чакмагыш, Бәләбәй кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 10 февраль 1996(1996-02-10) (66 яшь)
Салават, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре актёр

БиографиясеҮзгәртү

Рим Гали улы Баянов 1930 елның 15 гыйнварында БАССРның Бәләбәй кантоны (хәзер Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы) Чакмагыш авылында туган.

1950 елда Уфа шәһәрендә Башкорт театр сәнгать училищесын (педагогы К. Ф. Гаделшина) тәмамлый.

1953 елдан башлап 1990 елга кадәр Салават башкорт дәүләт драма театрында актёр, 1969-1975 елларда режиссёр һәм баш режиссёр булып эшли.

1972-1974 елларда театрның директоры вазифасын башкара, 1985-1990 елларда — әдәбият бүлеге мөдире.

Режиссёр буларак, Ибраһим Абдуллин, Кәбир Акбашев, Нәҗип Асанбаев, Әсгать Мирзаһитов, Мөхәммәт Хәйдәров һәм башкаларның драмалары буенча спектакльләр куя.

Спектакльләрдәге рольләреҮзгәртү

Гәрәй («Рәйхан», Нәкый Исәнбәт; дебют, 1953), Фәхрия («Кара йөзләр», Г. Әмири һәм В. Г. Галимов, М. Гафури повесте буенча), Бәхтигәрәй (шул исемдәге драма), Тайфур («Аналар көтәләр улларын»" — икесе дә — Әсгать Мирзаһитовныкы), Дәрвиш («Ай тотылган төндә»), Умар («Ыргыз»" — Һәдия Дәүләтшина романы буенча), Нәҗми («Сәер кеше», Н.Хикмәт), Бергойн («Иблис шәкерте» — «Ученик дьявола», Бернард Шоу), Эзоп Рәсәйдә («Кол Эзоп») — «Раб Эзоп» «Төлке һәм виноград» Г. Фигейред пьесасы буенча).

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Әхмәтшин Г. Г. Салават театры. Уфа, 1967.
  • Сабитов М. А. Еллар үрләргә юллата. Салават башкорт дәүләт драма театры: Очерклар. Уфа, 1993.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

  • БАССРның халык артисты (1980)
  • БАССРның атказанган артисты (1974.)

СылтамаларҮзгәртү