Ре́рих Пакты́ (Инглиз телендә: The Roerich Pact, латин телендә: Pax Cultura), шулай ук Художество һәм фәнни учреждениеләр һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турында килешү (Инглиз телендә: Treaty on the Protection of Artistic and Scientific Institutions and Historic Monuments) яки Вашингтон Пакты (Инглиз телендә: Washington Pact) буларак мәгълүм —Вашингтонда 1935 елның 15 апрелендә көндезге 12-дә Төньяк һәм Көньяк Американың егерме бер иле тарафыннан имзаланган хәрби ихтыяҗ алдында мәдәни кыйммәтләрнең саклавы өстенлеген беркеткән тарихта беренче халыкара килешү. 1948 елның 3 сентябрендә Пакт Һиндстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан хупланган булган[1].

Рерих Пакты
Сурәт
Урын Вашингтон
Вакыт мизгеле 15 апрель 1935
«Тынычлык байрагы» — Рерих Пактының һәйкәлләр һәм учреждениеләр билгеләү өчен аерып торучы байрагы.

Пактны барлыкка китерү тарихы

үзгәртү

Пакт авторлары

үзгәртү

Бу халыкара килешүнең авторы һәм инициаторы — рус рәссамы Николай Константин улы Рерих. Рерих пактының рәсми проекты 1928 елда профессор Альберт Жоффр де ла Прадель катнашуы белән доктор Г. Г. Шклявер тарафыннан әзерләнгән булган.[2][3]

Рерих Пактын барлыкка китерүнең алтарихы

үзгәртү
 
Фикер авторы һәм Пакт инициаторы Николай Рерих

Мәдәният һәйкәлләрен саклау турында фикер Рерихта 1899 елда ук инде барлыкка килгән. Санкт-Петербург губерниясендә казулар башкарганда Рерих борынгы кешеләрнең дөньяны сизүләрен чагылдыра торган археология һәйкәлләрен саклау ихтыяҗы турында сөйли башлаган.

1903 — Николай Рерих хатыны Елена Иван кызы белән 40 урта рус шәһәре буенча сәяхәт кыла. Алар арасында: Ярославль, Кострома, Казан, Түбән Новгород, Владимир, Суздаль, Юрьев-Польской, Смоленск, Вильна, Изборск, Псков һәм башкалар. Экспедицияне 1904 елда дәвам итеп, Рерих Угличта, Калязинда, Кашинда, Тверьда булган.

Сәяхәт вакытында Николай Рерих 90 әсәр булган зур архитектура этюдлары сериясен барлыкка китерә. Күп храмнар соңыннан җимерелгән булган һәм бары тик рәссамның картиналарында калган.

1903 ел сәяхәтенә нәтиҗә ясап борынгылык һәйкәлләре матурлыгы белән сокланып рәссам “Борынгылык буенча” (1903 е.) мәкаләсендә авырту белән аларның саклавына мөнәсәбәт турында яза: “Үткән җәйне миңа күп чын борынгылыгыбызны һәм аның тирәли әз мәхәббәт күрергә туры килде”.

1904 — Рерих Император Рус Археология җәмгыятендә тарихи һәйкәлләрнең кызганыч хәле һәм аларның саклавы буенча ашыгыч чаралар күрү турында доклад белән чыгыш ясый.

1904-1905 ел Рус-япон сугышы вакытында Рерихның мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча махсус килешү турында фикере формалашкан.

1903—1904 еллар сәяхтеннән соң рәт еллар дәвамында Рерих борынгылык һәйкәлләре халәтенә янә һәм янә мөрәҗәгать итә. Рәссам храмнарның кызганыч халәтенә багышланган берничә мәкалә яза. Шулай «Шыпырт погромнар» мәкаләсендә[4] (1911) Толчковта (Ярославль) Иоанн Предтеча храмының эш көен белмичә реставрациясе турында сүз бара: «Гүзәл борынгылыкны дивана погромнардан кем саклаячак соң? Борынгылык үлгәндә кызганыч. Әмма тагын да куркынычрагы борынгылыкның ямьсезләндерелгән, фальш булып калуы…».

1915 елда Рерих Император Николай II – гә һәм Бөек кенәз Николай Николай улына (кечесенә) мәдәни хәзинәләрне бөтенхалык саклавы буенча дәүләт чаралары күрергә, Россиядә тарихи һәйкәлләрне саклау турында Нигезләмәне закон бирү тарафыннан раслау мөмкинчелеген тикшерү мөрәҗәгате белән чыгыш ясый.

Рерих Пактын кабул итү тарихы

үзгәртү

1928 елда Рерих бөтен дөньяга, барлык илләрнең дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләренә мәдәният һәйкәлләрен саклау соравы турында сорауны карарга чакыру белән мөрәҗәгать иткән.

 
Рерих Пактын Ак Йортта имзалау, Вашингтон, АКШ. 15.04.1935

1928 елның августында француз халыкара хокук юристлары доктор Георгий Гаврил улы Шклявер һәм профессор Альберт Жоффр де ла Прадель “үз Халыкларының әхлакый уңышына ярдәм итү” максаты белән халыкара хокук нормалары буенча Пактның төп документының юридик формасын барлыкка китергәннәр. 1929—1930 елларда Пакт фикерләрен тарату өчен биш Комитет барлыкка китерелгән булган – Франциядә, Бельгиядә, Һиндстанда һәм икәү АКШ-ында.

1930 елда Пакт проекты Милләтләр Лигасында Халыкара музейлар комитетында тәкъдим ителгән булган, ул Пакт проектын хуплап халыкара интеллектуаль кооперация Комиссиясе каравына тапшырган.

1931 елда Рерих Пактын һәм Тынычлык Байрагын кабул итү өчен Халыкара Шура оеша. 1931 елның 13-16 сентябрендә Брюггеда Рерих Пактының Беренче Халыкара конференциясе чакырыла. 1931 елның 27 декабрендә Нью-Йоркта Тынычлык Байрагына багышланган халыкара бәйрәм үткәрелгән булган.

1932 елның 8-9 августында Брюггеда Икенче Халыкара конференция чакырылган булган.

17-18 ноября 1933 елның Вашингтонда 30-дан артык дәүләт катнашкан Рерих Пактының һәм Тынычлык Байрагының Өченче Халыкара Конвенция булган. 27 дәүләт рәсми делегатлары һәм 7 ил күзәтүчеләре булуда бер тавыштан кабул ителгән бу Конвенция карарларында барлык дәүләтләр хөкүмәтләренә Рерих Пактын имзаларга киңәшләр бар.

1933 елның 16 декабрендә Монтевидеода Панамерика Союзының Җиденче Халыкара конференциясендә барлык Америка дәүләтләре хөкүмәтләренә адресланган Рерих Пактын якларга резолюция кабул ителгән булган.

1935 елның 15 апрелендә мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча Халыкара килешү (Рерих Пакты) Вашингтонда егерме бер Америка республикасы вәкилләре тарафыннан имзаланган булган.

1948 елның 3 сентябрендә Рерих Пакты Һиндстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан хупланган булган[1].

Рерих Пакты халыкара килешү буларак

үзгәртү
 
Рерих Пактына багышланган Икенче халыкара конференция делегатлары. Брюгге. 1932 елның августы.

Пакт халыкара мәдәният кыйммәтләре хокукы тарихында

үзгәртү

Мәдәният кыйммәтләрен саклау (шул исәптән сугыш вакытында да) халыкара хокук өйрәнүчеләре аның тарихын 19-ынчы гасыр уртасыннан башлап алып бара[5][6][7][8][9]:

  • 1874 ел (Lieber code һәм Брюссель конференциясе (1874)) һәм 1880 ел Декларацияләрендә мәдәни кыйммәтләр объектларын саклау турында пунктлар.
  • 1899 һәм 1907 Гаага конвенцияләре шундый объектларны аеручы тамгалар белән билгеләргә мәҗбур иткән мәдәни объектлары саклау буенча конкрет пунктларга ия булган. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсе бу пунктларның мәдәни объектларны җимерүдән туктату өчен җитәрлек булмавын күрсәткән.
  • 1935 елның 15 апрелендә Панамерика Союзының 21 иле Рерих Пактын имзалый, шулардан 10 ил аны ратификацияли. Объектларны саклау өчен тамга — Тынычлык Байрагы тәкъдим ителгән.
  • 1939 елда Милләтләр Лигасы яклавы астында Бельгия, Испания, АКШ, Греция һәм Нидерланд хөкүмәтләре Декларация проектын һәм сугыш вакытында Һәйкәлләрне һәм Сәнгать Әсәрләрен Яклау турында Халыкара Конвенция проектын чыгарганнар. Рерих Пакты кебек үк Милләтләр Лигасының бу тырышулары Икенче бөтендөнья сугышы башы белән юкка чыккан, анда сугышның технологиясе, тактикасы һәм алып бару стратегиясе үзгәртелгән булган һәм “тоталь сугышның” яңа концепциясе барлыкка килгән.
  • 1948 елның 3 сентябрендә Һиндстан Рерих Пактын ратификацияли[1].
  • Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җимерүләр һәм мародерлык Нидерланд хөкүмәтен 1948 елда барлыкка килгән ЮНЕСКОда мәдәни объектлар саклау буенча Конвенция кабул итү турында сорауны күтәрергә этәргән. ЮНЕСКОның 1951 ел Генераль Конференциясе конвенция проектын төзү өчен комитетны чакырырга карар кабул иткән. Комитет 1952 елда җыелган булган һәм соңыннан карауга Генераль конвенция проектын тәкъдим иткән.
  • В мае 1954 елның маенда Рерих Пакты нигезендә барлык алдан килгән халыкара килешүләрнең җитешсезлекләрен төзәтергә тиеш булган Һаага конвенциясе имзалана. Бу конвенция белән саклау объектларын идентификацияләү өчен аеручы тамга билгеләнгән — зәңгәр һәм ак төстә дүрт өлешкә бүленгән аста очлатылган калкан.
  • 1972 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция кабул ителгән булган, анда “бөтендөнья мирас объекты” билгеләнеше кертелгән булган һәм саклау беренче мәртәбә мәдәни генә түгел, ә табигый мираска да караган.
  • Соңыннан Пакт фикерләре ЮНЕСКОның “Мәдәни төрлелек турында гомуми декларациясе”ндә (2001 ел) һәм “Мәдәни мирасны юри җимерү турында декларациясе”ндә һәм БМОның “Мәдәни үз чагылыш форма төрелеген саклау һәм яклау турында конвенциясе”ндә үстерелгән булган.

Рерих Пакты уникальлеге

үзгәртү

Халыкара килешү буларак Рерих Пакты тулысынча мәдәни кыйммәтләр саклавына багышланган һәм хәрби ихтыяҗ турында чыгарылмалары булмаган беренче халыкара документ булып тора[10]. 1954 елда Пакт нигезендә кабул ителгән Хәрби конфликт очрагында мәдәни кыйммәтләрне саклау турында Һаага конвенциясе аның мәдәният приоритеты турында төп фикерен кабул итмәгән һәм төп доминанта булып төгәл юридик билгеләмәсе булмаган «хәрби ихтыяҗ”ны калдырган[11].

Мәдәният яклау буенча чаралар комплексы буларак Рерих Пакты

үзгәртү

Бөтендөнья Мәдәният Лигасы һәм Бөтендөнья Мәдәният Көне

үзгәртү

Киңрәк мәгънәдә Рерих Пакты дип конкрет юридик килешүне генә түгел, ә Н. К. Рерих тарафыннан тәкъдим ителгән мәдәният кыйммәтләрен саклау буенча барлык чаралар комплексын аңлыйлар. Шулай итеп, Рерих Пактының юридик кына түгел, ә фәлсәфи, мәгариф һәм эволюцион мәгънәсе бар, чөнки ул мәдәниятны күп чагылышларда яклау фикерен чагылдыра.

Рерих Пактының хасиятләрен тасвирлаганда очучы-космонавт А. А. Леонов шулай дип яза:

«Әгәр дә без мәдәниятне һәм рухиятне күтәрәбез икән, бу безгә икътисадны ныгытырга, сәясәтне әхлаклы итергә һәм хәрби конфликтларны тәмамларга ярдәм итәчәк. Рерих Пактының хәзерге заман мәгънәсе шундадыр. Күбрәк вакыт узган саен, планета өчен күбрәк актуальлеккә ия була…».

Пакт фикерләрен үстереп Н. К. Рерих җәмәгатьчелек турында фикерләр әйткән. Җәмәгатьчелек активлык һәм кызыксыну күрсәтмәсә, мәдәниятне саклау буенча законнар үзеннән үзе эшләмәячәк. Академик Д. С. Лихачёвда шул фикерле булган, ул шулай дип раслаган:

«…Мәдәниятның иң яхшы иркен үсүче формалары иҗади барлыкка китерү көчләрен берләштерә алуда инанамын, шуның белән алар дәүләткә кешеләрдә югары гуманизм һәм тынычлыкны сөючәнлек идеалларын ныгытырга ярдәм итә…».

Бельгиянең Брюгге шәһәрендә Рерих Пактының беренче халыкара конференциясендә (1931 елың сентябре.) Н. К. Рерих Бөтендөнья Мәдәният Лигасын барлыкка китерү турында тәкъдим белән чыгыш ясаган. Лиганың төп мәсьәләләрнең берсе табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә булган.

«Мәдәният турында чакыру, тынычлык турында чакыру, иҗат һәм матурлык турында чакыру бары тик чын кыйммәтләр белән ныгытылган колакка барып җитәчәк. Тормышның халык яхшысы өчен үз камилләшү буларак аңлау табигатьне ихтирам иткән урында булачак. Шуңа күрә Мәдәният Лигасы төп мәгариф эш арасында бөтен көче белән табигатькә шаян хезмәт, белемле шатлык, һәрдаим яңа белем алу һәм иҗат чыганагына кебек аңлы мөнәсәбәтне аңлатырга тиеш”, - дип язган рәссам “Планета авыртуы” мәкаләсендә (1933 е.)

1931 елда АКШта Н. К. Рерих һәм Е. И. Рерих инициативасы буенча “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы” иҗтимагый оешмасы барлыкка китерелгән булган. 1931 елның 12 январе белән “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы”ның башлангыч меморандумы даталана. 1931 елның 23 декабрендә Нью-Йоркта “Теркәлү турында шәһадәт” бирелгән булган, аның буенча бу оешманың тулы атамасы – “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы һәм Бөтендөнья Мәдәният Шурасы”. Бөтендөнья Мәдәният Лигасы Рерих Пактын кабул итү өчен туфрак әзерләгән, ул үз чиратында Пактны имзалаган илләрдә Бөтендөнья Мәдәният Лигасының эффектив эшчәнлеге өчен нык хокукый нигезне барлыкка китерергә тиеш булган[12].

Мәдәният Лигасы Программасы максатлары булып түбәндәгеләрне куйган:

  • бөтен илләрдә “Мәдәният аша Тынычлык” Рерих фикерен тарату;
  • дөньяда Рерихларның Мәдәният турында тәгълиматын алга сөрү;
  • кешелекнең мәдәни хәзинәләрен саклау һәм аларны төркемләштерү;
  • Мәдәният Лигасына кергән яки аның белән хезмәттәшлек итән иҗтимагый, мәгариф, дини, художество оешмаларның яки башка институтларны яклау;
  • ММЧ аша Бөтендөнья Мәдәният Лигасы эше турында мәгълүмат бирү.

Лиганың документларында нигезләнеп, Бөтенденья Мәдәният Лигасының хәзерге заман дөньясында роле һәм урыны турында җиде тезис аерып куярга була[13]:

  • Дөнья үсеше сферасында. Кешеләрнең дөньяның табигый һәм мәдәни мирасына сакчыл карашына ышанып кешелек җәмәгатьчелегенең Мәдәният – Әхлак – Иҗат юлында үсеше һәм хәрәкәтен планлаштыру координацияләүче һәм стратегик орган буларак Бөтендөнья Мәдәният Лигасы.
  • Глобаль сәясәт сферасында. Тотрыклы дөньяның тигез авырлык куючы башы һәм оешма нигезе буларак Бөтендөнья Мәдәният Лигасы.
  • Иҗтимагый-икътисади сферада. Җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле проектларының шулай аталган экологик экспертизасына алмашка экологик, мәдәният белеме һәм башка әһәмияте зур булган аспектларны кертүче Бөтендөнья Мәдәният Лигасы Бүлекләре эгидасы астында система экспертизасы килергә тиеш. Монда һичшиксез сорауның фәнни ягын да, хокукый ягын да өйрәнүе мөһим.
  • Иҗат сферасында. Бөтендөнья Мәдәният Лигасының киң мәгънәдә фән, мәгариф, сәнгать һәм мәдәниятны яклау махсус булдырылган иҗтимагый институтларының координацияләнгән системасы аша бүләкләү.
  • Мәдәни һәм граждан төзү сферасында. Иҗтимагый көчләрнең җәмгыять алдында торучы агымдагы мәсьәләләрне чишү өчен активизациясе. Мәдәният юлларында иҗтимагый инициативаның пространствосын киңәйтү, бу, хосусан кешеләрнең иҗтимагый әһәмиятл хезмәттә мәшгуль булуның үсешенә китерәчәк.
  • Этномәдәни бәйләнешләр сферасында. Төрле халыкларның һәм этник төркемнәрнең систематик мәдәният ара алмашулар нигезендә мәдәният традицияләренең гармонизациясе һәм үзара баетылуы.
  • Идеология сферасында. Кешеләрнең аңында, тормышында һәм эшчәнлегендә, дәүләтләр, мәдәниятләр, диннәр арасында, кеше аралашуында әхлак факторларының роленең күтәрелүе.

Бөтендөнья Мәдәният Лигасының барлыкка китерелүе белән беррәттән Рерих 1931 елда Бөтендөнья Мәдәният Көнен оештыру турында фикер әйтә. Дөнья Байрагы конференциясенең сәламләвендә Рерих шулай дип язган:

«…Барлык мәктәпләрдә һәм мәгариф җәмгыятьләрендә бер үк вакытта көн милли һәм дөнья хәзинәләрен аңлауга багышланган булганда дөнья Мәдәният Көне турында ишетәчәкбез…».

Рерих Пактының фикерләре хәзерге вакытта

үзгәртү
 
Мәскәүдә, Шәрыкъ музеенда Н. К. Рерихның мемориаль кабинетында куелган постер, «Рерих Пакты»на 50 ел

Рерих Пакты нигезенә куелган фикерләр бүген дә үсүен дәвам итә.

“Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының ихтирамлы рәисе Г. И. Маланичева шулай дип раслый:

«Мәдәни мирас саклау сферасында ”Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яклау җәмгыяте” дигән беренче хөкүмәтнеке булмаган оешма очраклы рәвештә пәйда булмаган. Ул XX гасыр башына мәдәният саклау өчен барлыкка килгән халыкара хәрәкәт Рерих Пакты тарафыннан әзерләнгән һәм шуңа кирәк булган».

1996 елның 12 февралендә Рерихларның Халыкара Үзәге һәм олы мәдәният эшлекләре инициативасы буенча Халыкара Мәдәният яклау Лигасы барлыкка китерелгән булган. Лиганың беренче почётлы президенты Россия Фәннәр Академиясе академигы Б. В. Раушенбах булган. Бу иҗтимагый оешмада Н. К. Рерихның иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләгән академик Д. С. Лихачёв актив эшләгән. Декларациядә әйтелгән фикерләр Н. К. Рерихның фикерләренә бик аваздаш.

«Мин бу конференцияне һәм президент Рузвельт тарафыннан хупланган мәдәни мирас турында Рерих Пактын бик әһәмиятле дип саныйм. Мин бу искиткеч документ турында искә төшерергә һәм мәдәният турында нигезләмәләр нигезендә яңаларны барлыкка китерергә мөмкин дип уйлыйм. Менә шундый документ: „Мәдәният хокуклары декларациясе“, чөнки бу дөньяда кешенең генә түгел, ә мәдәниятның да хокуклары бар. Ул дәүләт тарафыннан якланырга тиеш чөнки һәрбер ил һәм һәрбер халык мәдәният өчен генә тора…», — дип әйткән Дмитрий Сергей улы Лихачёв Рерих Пактының 60 еллыгына багышланган «Мәдәниятны саклыйк» Халыкара иҗтимагый-фәнни конференция адресына.

Мәдәниятны яклау Лигасы Рерих Пактын имзалау көнен 15 апрельне Мәдәният Көне буларак бәйрәм итәргә инициативасын тәкъдим иткән. Хәзер инде Литва җөмһүриятендә Мәдәният Көне дәүләт бәйрәме булып тора.

С 1995 елдан бирле Мәдәният Көне Россиянең күп шәһәрләрендә мәгариф һәм мәдәният органнары яклавында уздырыла.

2005 елда Россиядә һәм рәт илдә Рерих Пакты юбилеена багышланган чаралар уздырылган булган. Н. К. Рерих Музеенда “Рерих Пактына 70 ел” Халыкара фәнни-иҗтимагый конференциясе булган. Конференция Рерих Пактында булган фикерләр хәзерге көндә дә кирәк һәм актуаль икәнен янә дөрес икәнен күрсәткән[14].

Библиография

үзгәртү

Н. К. Рерих эшләре

үзгәртү
  • Рерих Н. К. Держава Света: Сборник статей. — Southbury: Алатас, 1931.
  • Рерих Н. К. Твердыня Пламенная: Сборник статей. — Рига: Виеда, 1991.
  • Рерих Н. К. Знамя Мира: Сборник статей. — Харбин, 1934.
  • Рерих Н. К. Священный Дозор: Сборник статей. — Харбин, 1934.
  • Рерих Н. К. Врата в Будущее. — Рига: Виеда, 1991.
  • Рерих Н. К. Зажигайте сердца: Сборник статей. — М.: Молодая гвардия, 1990.
  • Рерих Н. К. Избранное / Сост. В. М. Сидоров. — М.: Правда, 1990.
  • Рерих Н. К. О Вечном…: Книга о воспитании: Сборник статей. — М.: Республика, 1994.
  • Рерих Н. К. Держава Света. Священный Дозор: Сборник статей. — Рига: Виеда, 1992.
  • Рерих Н. К. Берегите старину: Сборник статей. — М.: МЦР, 1993. — (Малая Рериховская библиотека).
  • Рерих Н. К. Молодому другу: Сборник статей. — М.: МЦР, 1993. — С. 14 — 17. — (Малая Рериховская библиотека).
  • Рерих Н. К. Листы дневника / Ред. Н. Г. Михайлова. — М.: МЦР, 1999. — Т. 1. — С. 345—347. — (Большая Рериховская библиотека).
  • Рерих Н. К. Листы дневника / Ред. Н. Г. Михайлова. — М.: МЦР, 2000. — Т. 2. — С. 202—203. — (Большая Рериховская библиотека).
  • Рерих Н. К. Листы дневника. — Т. 3 / Ред. Н. Г. Михайлова. — М.: МЦР, 2000. — (Большая Рериховская библиотека).
  • Рерих Н. К. Сборник статей / Сост. В. В. Фролов. — М.: Издательский Дом Шалвы Амонашвили, 2004. — (Антология гуманной педагогики).
  • Рерих Н. К. Пути благословения: Сборник статей — М.: ЭКСМО, 2004. — С. 340—344.
  • Рерих Н. К. Священный Дозор: Сборник статей. — Таллинн, б/г.
  • Roerich N. Banner // The Invincible. — New York: Nicholas Roerich Museum, 1974. — P. 158—161.
  • Roerich N. Banner of Peace // Roerich Essays: One hundred essays: In two vol. — India, 1937.
  • Roerich N. Fiery Stronghold. — Boston (Mass.): Stratford Co., 1933.
  • Roerich N. Realm of Light. — New York: Roerich Museum Press, 1931.
  • Roerich N. Banner of Peace: Letters supporting the «Banner of Peace». — New York: Roerich Museum Press, 1931.
  • Roerich N. The New Banner of Peace // Rosicrucian Digest. — 1933. — Nov. — P. 369—372.
  • Roerich N. Pax per Cultura: (Address to Members of ARCA) // Americ. Russ. Cultural Assoc. — 1946. — P. 20 — 22.
  • Roerich N. Himavat: Diary Leaves. — Allahabad: Kitabistan, 1946.
  • Roerich N. Red Cross of Culture // India. — 1948. — 24 Oct. — P. 6.

Н. К. Рерихның Пакт турында мәкаләләре

үзгәртү

Башка авторлар китаплары

үзгәртү
  • Шапошникова Л. В. Великое путешествие: В 3 кн. — Кн. 1. Мастер. — М.: МЦР; Мастер-Банк, 1998. — С. 528—544.
  • Александров Е. Пакт Рериха и международная охрана памятников истории и культуры. — София, 1978.
  • Александров Е. Международно-правовая защита культурных ценностей и объектов. — София, 1978.
  • Богуславский М. М. Культурные ценности в международном обороте: правовые аспекты. — М.: Юристъ, 2005. — С. 205—231.
  • Богуславский М. М. Международная охрана культурных ценностей. — М., 1979.
  • Защитим культуру: Материалы Международной общественно-научной конференции, посвящённой 60-летию Пакта Рериха. 1995. — М.: МЦР; Мастер-Банк, 1996.
  • Знамя Мира: Организационное заседание 5 сентября 1934 года. Отчет // Русский Комитет Пакта Рериха в Харбине. — Харбин, 1934.
  • Знамя Мира: Сборник / Сост. О. Н. Звонарева, Т. О. Книжник, Н. Г. Михайлова. — 2-е изд., доп. и перераб. — М.: МЦР, 2005. — (Большая Рериховская библиотека).
  • Конвенция и рекомендации Юнеско по вопросам охраны культурного наследия: Сборник статей / Сост. В. Б. Моргачев. — М., 1990.
  • Мир через Культуру: Сборник статей / Сост. Э. В. Балашов. — М.: Советский писатель, 1990.
  • Пакт Рериха. Знак Триединства / Авт.-сост., отв. ред. А. П. Соболев. — СПб.: Фирма КОСТА, 2005.
  • Пакт Рериха. Знамя Мира / Сост. Т. В. Аверьянова, М. С. Бухаркова. — М., 2004.
  • Пакт Рериха. Знамя Мира и Культуры. — Минск: Алатырь, 1995.
  • Пакт Рериха и Знамя Мира: Сборник статей / Пер. с англ. К.Гилевич, К.Шундяк. — Одесса: Астропринт, 2005.
  • Рудзитис Р. Николай Рерих. Мир через культуру. — Минск: Лотаць, 2002.
  • 70 лет Пакту Рериха: Материалы Международной научно-общественной конференции. 2005 / Гл. ред Т. О. Книжник. — М.: МЦР; Матер-Банк, 2006. — (Рериховская научно-популярная библиотека).

Башка авторлар мәкаләләре

үзгәртү
  • Беликов П. Ф. Пакт Н. К. Рериха по охране культурных ценностей // Непрерывное восхождение: К 90-летию со дня рождения Павла Федоровича Беликова (1911—1982). — М.: МЦР; Мастер-Банк, 2001. — Т. 1. — С. 337—344.
  • Березовой А. Н. Знамя Мира и флаг Земли в космосе // Мир Огненный. — 1998. — № 2 (17). — С. 98 — 103.
  • Шапошникова Л. В. В основе — красота и знание // Культура. 2005. № 14. 14 — 20 апр.
  • Шапошникова Л. В. Пакт Рериха // Культура и время. — 2005. — № 2 (16). — С. 103.
  • Шапошникова Л. В. Пакт Рериха и эволюционное значение культуры // Май. — 1997. — № 1. — С. 9 — 12.
  • Богуславский М. М. Пакт Рериха: Разработка норм международного права об охране памятников культуры // Наука и жизнь. — 1975. — С. 88 — 91.
  • Богуславский М. М. Пакт Рериха и защита культурных ценностей в международном праве // Советское государство и право. — 1974. — № 10. — С. 111—115.
  • Богуславский М. М. Н. К. Рерих и международная охрана культурных ценностей // Рериховские чтения. 1979. — Новосибирск, 1980. — С. 183—187.
  • Бондаренко А. А. Пакт Рериха и проект Всемирной Лиги защиты Культуры в условиях глобализации // Рериховское наследие: Труды конференции. — СПб., 2002. — Т. 1. — С. 165—169.
  • Дзанти Д. «Пакт Рериха»: Вашингтонская конференция 17 ноября 1933 г. // Осетия. — 1933. — № 7/9. — С. 6 — 7.
  • Куцарова М. П. Знамя Мира — Красный Крест Культуры // Культура и время. — 2003. — № 2 (8). — С. 169—175.
  • Лавренова О. А. Государственная Дума России отмечает юбилей Пакта Рериха // Культура и время. — 2005. — № 2 (16). — С. 103.
  • Магазинщикова И. Защитим культуру: О Пакте Н. К. Рериха // Звезды гор. — 2000. — С. 54 — 57.
  • Маточкин Е. П. Знак Знамени Мира в искусстве Евразии и творчестве Н. К. Рериха // Мир Огненный. — 1997. — № 4 (15). — С. 74 — 81.
  • Медведев Ю. Красный крест культуры // Аврора. — 1985. — № 8. — С. 104—109.
  • Моргачев В. Б. Знак отличия // Культура. 2005. № 14. 14 — 20 апр.
  • Моргачев В. Б. Знамя Мира и всемирное культурное наследие // Российская историческая газета. 1999. № 6 (15). — С. 16 — 17.
  • Моргачев В. Б. Знамя Мира и Пакт Рериха // Юбилейные Рериховские чтения: Материалы Международной общественно-научной конференции. 1999. — М.: МЦР; Мастер-Банк, 2000. — С. 270—277.
  • Моргачев В. Б., Матвеева Е. Б. «Знамя Мира» на космической орбите // Мир Огненный. — 1998. — № 2 (17). — С. 104.
  • Моргачев В. Б. Международный общественный научно-просветительский космический проект «Знамя Мира» // Мир Огненный. — 1997. — № 3 (14). — С. 98 — 99.
  • Моргачев В. Б., Матвеева Е. Б. Пакт Рериха, Знамя Мира и космос // Академические чтения по космонавтике, 24: Материалы секции «Космонавтика и культура». — М., 2000. — С. 87 — 92.
  • Первая и вторая конференция Пакта Рериха в Брюгге. Письма Н. К. Рериха барону М. А. Таубе и К.Тюльпинку / Вступ. ст. О.Лавреновой // Культура и время. — 2005. — № 2 (16). — С. 96.
  • Рерих Ю. Н. Во имя жизни, во имя мира… :О деятельности художника Н. К. Рериха, посвящённой сохранению культурных и художественных ценностей, созданных человечеством / Предисл. Ю.Савицкого // Московский комсомолец. 1971. 17 авг.
  • Рудзите Г. Р. Пакт и Знамя Мира Рериха в материалах архивов Латвии // Пути восхождения: Материалы Международной общественно-научной конференции (1993—1994). — М.: МЦР, 1995. — С. 282—289.
  • Тихонов Н. Пакт Рериха // Молодой коммунист. — 1974. — № 11. — С. 79 — 83.
  • Уварова Л. И., Уваров В. И. По ступеням человечности — к ценностям Культуры: К 70-летию Пакта Мира // Педагогика Культуры. — 2005. — № 1. — С. 21 — 30.
  • Шеенко Л. В. Знамя Мира — динамичная модель Культуры // Творческое наследие Н. К. Рериха — бесценный Дар человечеству: По материалам конференции в Одессе, посвящённой 50-летию памяти Николая Константиновича Рериха. — 2-е изд. — Одесса, 1997. — С. 123—136.
  • Шибаев В. А. Пакт Рериха по сохранению культурных ценностей человечества: Краткий исторический очерк // Н. К. Рерих: Сборник. — Рига, 1935. — С. 57 — 74.


Рерих пакты турында чит телләрдә әдәбият

үзгәртү
  • Banner of Peace. — Repr. from the Special Peace Section of «The Scholar Annual», 1933.
  • Banner of Peace: Dedicated to the Banner of Peace Convention at Washington, Nov. 17, 1933. — USA: The Scholar Press, 1933. — 28 p.
  • Chapel of the Precious Blood. Bruges. — Oostende: Company AVM, 1968.
  • Fonti bibliografiche del Patto Internazionale Roerich. — Bologna, 1950.
  • Pacte Roerich. Banniere de Paix = The Roerich Pact. Banner of Peace. — Paris, 1931.
  • Roerich Banner of Peace. — New York: Roerich Museum Press, 1931.
  • Roerich Pact and the Banner of Peace. — New York: The Roerich Pact and Banner of Peace Committee, 1947.
  • Roerich Pact. Peace Banner. The Red Cross of Culture. — Shanghai: Roerich Pact Committee, 1938.
  • Roerich Pact. Peace Banner. The Red Cross of Culture. — Delhi: New World Libr., 1939.
  • Roerich Pact and the Banner of Peace: Ceremony of the Signing of Roerich Pact. — New York: Roerich Museum, 1935.
  • Roerich Pact and the Banner of Peace: Proc. of the 3rd Intern. Convention for the Roerich Pact and the Banner of Peace, Nov. 17th and 18th, 1933, Washington, D. C. Vol. 2. — New York, 1934.
  • Tarabilda P. N.K.Rericho Paktas ir Taikos Veliava. — Kaunas.


Башка авторларның чит телләрдә мәкаләләре

үзгәртү
  • Banner of Peace: Third Intern.Convention for Roerich Pact and Banner of Peace, held in Nov. 17th a.18th 1933 // New Haven Teacher’s J. — 1933. — 4 p. — Repr.
  • Chklaver G. The Roerich Pact: Rep. by Dr. G.Chklaver to the First Congress of Intern. Studies, Paris // Flamma. — 1938. — № 3 — 4.
  • Lesmaries A. Le Pacte Nicolas Roerich // La Paix. — Paris, 1934.
  • Mahon A.E. Bruges and the Roerich Pact // The Assam Review. — 1936. — May.
  • Meru M.M. Nicolas Roerich, the messenger of peace // Nicholas Roerich in Indian Journal. — 2000. — P. 175—177.
  • Roerich S.N. India adheres to Roerich Pact // Roerich S.N. Reflections. — Bangalore: Intern. Roerich Memorial Trust, 1992. — P. 69 — 70.
  • Roerich S.N. Roerich Pact and Banner of Peace // India. — 1948. — Oct. 24th. — P. 7.
  • Roerich, the apostle of world culture // Educational Review. — 1935. — Sept. — P. 1-5. — Repr.
  • Roerich — the Peace Maker // Maha Bodhi. — Calcutta, 1933. — Oct.
  • Roerich Pact: Bibliogr. // Flamma. — 1939. — № 6. — P. 103—106.
  • Roerich Pact and Banner of Peace Committee // American Russian Cultural Associat. — 1946. — P. 20.
  • Rericho Paktas Kurybai saugoti // Lietuvos Zinios. — Kaunas, 1936.
  • Scott B. The Roerich Banner of Peace. — Palghat, 1934, Febr. — 5 p. — Repr. from «The Scholar».
  • Shah Hiralal Amritalal. Roerich Pact // The Maha Bodhi. — 1936. — Vol. 44, № 11. — P. 1 — 9. — Repr.
  • Shibayev V.A. Roerich Pact and Banner of Peace. (Aims and History). — Lahore: Lion Press, 1935.
  • Shibayev V.A. Roerich Pact for protection of cultural treasures // The Twentieth Century. −1935. — P. 1-7. — Repr.
  • Tampy K.P. Roerich the Messiah of Culture // Culture. — Trivandrum, 1934.
  • Tarabilda P. N.K.Rericho Paktas ir Taikos Veliava // Naujoji samone. — 1936. — 1. — P. 18 — 23.
  • Tarabilda Р. Rericho Paktas kulturos vertybiu sargyboj // Zelta gramata. — Riga: Rericha muzeja,1938. — С. 134—141.
  • Third International Convention for the Promotion of the World Wide Adoption of the Roerich Pact and Banner of Peace. — New York, 1933.

-->

Рерих Пактына багышланган чаралар

үзгәртү

Фәнни конференцияләр

үзгәртү

Күргәзмәләр

үзгәртү
  • 2005 елда Рерих Пактына багышланган күргәзмәләр БМО баш-фатирында[17] һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасында узган.[18]
  • 2006 елның 17 февралендә АКШта Россия Илчелеге каршында Россия мәдәни үзәгендә «Рерих Пактына 70 ел» фотовыставкасы ачылган булган.[19]
  • 2009 елның 11 ноябрендә Н. Рерихның тууыннан 135 еллык бәйрәм итү кысалардан Яңа Дәһлинең иң эре университетларының «Джамия Миллия Исламия»да Һиндстанда “Россотрудничество” вәкиллеге өченче дөнья илләре Академиясе “Джамия Миллия Исламия” белән бергә “Тынычлык Байрагы – Рерих Пакты” фотокүргәзмәсенең тантаналы ачылуы булган.[20]
  • 2010 елның 8 октябрендә Халыкара Рерихлар Үзәгендә өч күргәзмәнең тантаналы ачылуы булган: «Рерих Пактына 75 ел»[21], «Лопухиннар утары. Үткән. Хәзерге заман. Киләчәк.»[22], «Бетүче туплама»[23]. Алар “Рерих Пактының 75 еллыгы” Халыкара иҗтимагый-фәнни конференциягә багышланган. Аларны Н. К. Рерихның фикерләре актуальлеге һәм хәзерге заманда мәдәни мирасны саклап калу проблемалары берләштерә.
  • 2010 елның 22 октябрендә Санкт-Петербургта Россия милли китапханәсендә «Рерих Пактына 75 ел» күргәзмәсе ачылган булган[24].
  • 2011 елның 18 февраленнән 3 апреленә кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясында (Казан, Татарстан Республикасы) Рерих Пактының 75 еллыгына багышланган Николай Константин улы Рерих һәм аның улы Святослав Никлай улы Рерих эшләренең “Матурлык хәбәре” күргәзмәсе узган.
  • 2011 елның 20 июнендә Австрия Тынычлык Барлыкка китерү һәм Конфликтларны Көйләп бетерү Үзәге штаб-фатирында Рерихларның Халыкара Үзәге тәкъдим иткән фотографияләр күргәзмәсе ачылган булган.[25]
  • 2012 елдан бирле Рерихларның Халыкара Үзәге РФ чит эшләр министрлыгы, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә “Рерих Пакты. Тарих һәм хәзерге заман” эре халыкара күргәзмә проектын башкара[26]. Проект Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында башланган [27][28] һәм инде дөньяның 12 илендә булган (Франция, Аргентина, Швейцария, Германия, Чили һ.б.). 2014 елдан бирле күргәзмәләр Россиядән 70-тән артык шәһәрендә булган. 2015 елның 15 апрелендә “Рерих Пакты. Тарих һәм хәзерге заман” күргәзмәсе Нью-Йоркта БМО штаб-фатирында һәм шулай ук Бонн шәһәр музеенда (Германия) ачылган һәм уңышлы итеп узган<ref>В ООН пройдет выставка, посвящённая 80-летию подписания Пакта Рериха, ИА REGNUM (2015-03-26). 14 апрель 2015 тикшерелде.

.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 А.Капустин, П.Баренбойм, А.Захаров, Д. Кравченко. Пакт Рериха как основа новой Конвенции ООН о защите культурных ценностей. — М.: ЛУМ, 2014. — 192 с. — ISBN 978-5-906072-04-7.
  2. См. «Официальный проект Пакта Рериха и Знамени Мира, подготовленный доктором Георгием Шклявером» (Август 1928 года) // Баренбойм П., Захаров А. Пакт Рериха в XXI веке 2015 елның 7 февраль көнендә архивланган.. — М.: Летний сад, 2010. — 160 с. — ил. — С.30-34. ISBN 978-5-98856-113-2
  3. Бу мизгел турында Н. К. Рерих үзе шулай дип язган: “Безнең Музей тарафыннан тәкъдим ителгән минем план Париж Университетының Халыкара Фәннәре лекторы, Халыкара Хокук һәм Сәяси Фәннәр докторы Г. Г. Шклявер тарафыннан Гаага Тынычлык Суды әгъзасы, Халыкара Хокук Институты вице-президенты һәм Сорбонна факультеты әгъзасы профессор Альберт Жоффр де ла Прадель белән киңәшләшеп Халыкара Хокук буенча эшкәртелгән булган. Икесе дә безнең Музейның почётлы киңәшчеләре булып тора» (Рерих Н. К. Знамя Мира. Нью-Йорк. Март 1930 г. // Держава света. Священный дозор. Рига, 1992. С. 68-69).
  4. ТИХИЕ ПОГРОМЫ | Электронная библиотека.
  5. John Henry Merryman. Two ways of thinking about cultural property // Thinking about Elgin Marbles Critical Essays on Cultural Prop. — Kluwer Law International, 2009. — ISBN 9789041128751.
  6. Patrick J. Boylan. The Concept of Cultural Protection in Times of Armed Conflict: from the Crusades to the New Millennium // Illicit Antiquities. — London: Routledge, 2001.
  7. American Society of International Law. ASIL Guide to Electronic Resources for International Law. әлеге чыганактан 2012-03-10 архивланды. 2011-03-05 тикшерелгән.
  8. Richard D. Rosen. Targeting Enemy Forces in the War on Terror: Preserving Civilian Immunity // Journal Title: Vanderbilt Journal of Transnational Law. Volume: 42. Issue: 3. Publication Year: 2009. Page Number: 683+. — Vanderbilt University, School of Law, Gale, 2009.
  9. Keith Suter. Protecting the World’s Cultural Heritage // Magazine Title: Contemporary Review . Volume: 290. Issue: 1689. — Contemporary Review Company Ltd., Gale, Cengage Learning, 2008. — С. 193+.
  10. John Henry Merryman. Two ways of thinking about cultural property // Thinking about Elgin Marbles Critical Essays on Cultural Prop. — Kluwer Law International, 2009. — С. 87. — ISBN 9789041128751.
  11. Баренбойм П., Захаров А. Пакт Рериха в XXI веке. — М.: Летний сад, 2010. — 160 с. — ISBN 978-5-98856-113-2.
  12. Мельников В. Л. {{{башлык}}} // Пакт Рериха: 70 лет: материалы Междунар. науч.-практ. конференции 15 апреля 2005 г. в С.-Петерб. Доме юриста.. — С. 39.
  13. Бондаренко А.А. {{{башлык}}} // Международная научно-практическая конференция «Рериховское наследие». Т. I. СПб.: Рериховский центр СПбГУ. — С. 165—169.
  14. Фото с торжественного вечера, посвящённого 81-й годовщине Пакта Рериха (Москва). Журнал ЭкоГрад.
  15. Конференцияне оештыручылар – Казан Рерихлар җәмгыяте, ТР мәдәният министрлыгы, ТР мәгариф үстерүе Институты, ТР Милли Музее, Н. И. Лобачевский ис. Академик лицей, Эртругул Гази исемендәге урта белем бирү мәктәбе, “Татарстан – Һиндстан” мәдәни багъланышлар буенча үзәк, ТР Халыклар дуслыгы йорты.
  16. Открытие Международной общественно-научной конференции «75 лет Пакту Рериха» 2011 елның 15 февраль көнендә архивланган.
    «Рерих пактына 75 ел» Халыкара иҗтимагый-фәнни конференция 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
    «Рерих Пактына 75 ел» Халыкара иҗтимагый-фәнни конференциясе 2017 елның 4 март көнендә архивланган.
  17. Новости радио ООН Калып:Недоступная ссылка от 29 сентября 2005
  18. Открытие выставки, посвящённой 70-летию Пакта Рериха, в Госдуме РФ.
  19. Открытие в Вашингтоне выставки «70 лет Пакту Рериха» // «Культура и время» 2007 елның 22 октябрь көнендә архивланган.. Общественно-научный и художественный журнал Международного Центра Рерихов, 3/4 (13/14) — 2004.
  20. «Знамя Мира — Пакт Рериха» 2013 елның 23 май көнендә архивланган. / Федеральное агентство по делам Содружества Независимых Государств, соотечественников, проживающих за рубежом, и по международному гуманитарному сотрудничеству (Россотрудничество)
  21. Выставка «75 лет Пакту Рериха» 2010 елның 2 ноябрь көнендә архивланган., портал «Музеи России».
  22. Выставка «Усадьба Лопухиных. Прошлое. Настоящее. Будущее» 2010 елның 2 ноябрь көнендә архивланган., портал «Музеи России»
  23. Выставка «Гибнущая коллекция» 2010 елның 2 ноябрь көнендә архивланган., портал «Музеи России».
  24. Выставка «75 лет Пакта Рериха» в Российской национальной библиотеке 2010 елның 4 ноябрь көнендә архивланган., портал «Музеи России».
  25. 2016 елның 13 март көнендә [https://web.archive.org/web/20160313202513/http://www.icr.su/rus/news/icr/detail.php?ELEMENT_ID=1685 архивланган. [Открылась выставка в Австрии] — Международный Центр Рерихов, 27.06.2011
  26. Хронология выставочного проекта «Пакт Рериха. История и современность». Международный Центр Рерихов.
  27. Министр культуры РФ открыл в Париже выставку Рериха 2016 елның 13 март көнендә архивланган. // РИА-Новости, 03/04/2012
  28. Знамя Мира в ЮНЕСКО 2020 елның 9 гыйнвар көнендә архивланган. // Международный Центр Рерихов, 03.04.2012

Әдәбият

үзгәртү

Рус тәрҗемәләре

үзгәртү
  • {{{башлык}}} // Звезды Гор [альманах]. — Единение Народов под Знаменем Мира «Звёзды Гор». — № 5. — С. 104—106.
  • Пакт Рериха 1935 г. // Знамя Мира / пер. Н. Л. Некрасовой. — 1-е изд.. — М.: Международный Центр Рерихов, 1995. — С. 315—318.; Во 2-м издании 2005-го года перевод М. А. Рыстовой.
  • Пакт Рериха : 70 лет / пер. М. А. Рыстовой, при участии В. Л. Мельникова. — 2-е изд.. — СПб.: Рериховский центр СПбГУ, 2005. — С. 513. — ISBN 5-288-03881-3.

Н. К. Рерих Пакт турында

үзгәртү
  • Roerich N. Banner of Peace: Letters supporting the «Banner of Рeace». — New York: Roerich Museum Рress, 1931.
  • Roerich N. Realm of Light. — New York: Roerich Museum Press, 1931.
  • Рерих Н. К. Держава Света: Сборник статей. — Southbury: Алатас, 1931.
  • Roerich N. Fiery Stronghold. — Boston (Mass.): Stratford Co., 1933.
  • Рерих Н. К. Знамя Мира: Сборник статей. — Харбин, 1934.
  • Roerich N. The New Banner of Peace // Rosicrucian Digest. — 1933. — Nov. — P. 369—372.
  • Roerich N.. Banner of Peace // Roerich Еssays: One hundred essays: In two vol. — India, 1937.
  • Roerich N. Pax per Cultura: (Address to Members of ARCA) // Americ. Russ. Cultural Assoc. — 1946. — P. 20 — 22.
  • Roerich N. Himavat: Diary Leaves. — Allahabad: Kitabistan, 1946.
  • Roerich N. Red Cross of Culture // India. — 1948. — 24 Oct. — P. 6.
  • Roerich N. Banner // The Invincible. — New York: Nicholas Roerich Museum, 1974. — P. 158—161.

Совет чоры өйрәнүләре

үзгәртү

Пост-совет чоры өйрәнүләре

үзгәртү
Җыентыклар
Мәкаләләр, монографияләр

Рерих Пакты турында документаль фильмнар

үзгәртү
  • «Время собирать камни…». Фильм Международного Центра Рерихов. Режиссёр Валерий Шатин. 2007 г. (Смотреть фильм)
  • «Пакт Рериха в XXI веке» — Баренбойм П. Д. рассказывает об истории Пакта и его необходимом применении в XXI веке. (смотреть видео)

Сылтамалар

үзгәртү