Рене Декарт
Рене́ Дека́рт (фр. René Descartes) — француз математигы, фәлсәфәче, физик һәм физиолог, аналитик геометрияне нигезләүче.
Декарт Франциянең Лаэ дигән шәһәрендә дворян гаиләсендә туа. Белемне иезуитлар мәктәбендә ала һәм хәрби хезмәт үти. Берничә елын сәяхәттә уздырганнан соң, Нидерландлар корольлегенә күченә. Шунда ул үзенең иң танылган гыйльми хезмәтләрен иҗат итә.
Эшчәнлек
үзгәртүРене Декарт, физика, математика һәм космология фәннәре өлкәсендә шөгыльләнеп, үзен зур галим итеп таныта. Бу фәннәр буенча ул өр-яңа фикерләр әйтә.
Математика
үзгәртүДекарт аналитик геометриягә нигез сала.
Космология
үзгәртүДекартның космология буенча әйткән фикерләре бик әһәмиятле. Ул, Коперникның карашларына кушылып, Кояш системасының ничек килеп чыгуы турында язып чыга.
Фәлсәфә
үзгәртүДекартның материя турындагы карашлары шактый каршылыклы. Материяне ул сузылган аралык рәвешендә генә аңлый. Аның сыйфатлары: озынлык, киңлек һәм биеклек. Материя, Декартның карашынча, матдәгә кайтып калмый, дөресрәге, ул матдә түгел, бәлки, югарыда әйтелгәнчә, сузылган аралык. Аның чиге юк, ул чиксез бүленүгә дә дучар (аның бу фикере Демокритның атом теориясен инкяр итә).
Декарт хәрәкәтне Ньютонча аңлатырга тырыша, ягъни хәрәкәт материянең әүвәлдән үк булган сыйфаты түгел. Материяне хәрәкәткә китерү өчен, янәсе, ниндидер этәрүче көч кирәк булган. Гомумән, материя белән хәрәкәт берлек-тәге күренешләр түгел, дип санау механистик материализмга характерлы хасият.
Декартча, җан белән тән аерым җисемнәр. Хайван җан дигән нәрсәдән мәхрүм, ә кешегә ул Аллаһ тарафыннан бирелгән. Декарт танып белү теориясенә үзенчәлекле карашларын өсти. Декартны агностиклар рәтенә кертеп карау дөрес булмас иде. Ләкин ул бар нәрсәне белү дигән карашны икеләнебрәк бәяли. Декарт заманында, бигрәк тә аңардан соң, танып белүдә скептицизм, агностицизм көч җыя башлаган була. Бу, аеруча, Юм фәлсәфәсендә урын таба. Ул, — дөнья турындагы бар-лык белемнәрне шиккә куеп: «Мин хәтта үзем турында да — яшимме яисә яшәмимме — берни дә әйтә алмыйм»,— дигән булган. Декарт бу мәсьәләне (Юмга хәтле үк инде) башкача чишә алган. «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» дигән фәнни гыйбарә калдырган.
Декартлар заманында танып белү теориясе өлкәсендә ике капма-каршы концепция барлыкка килә: сенсуализм һәм рационализм. Әгәр дә сенсуализмны башлап җибәрүче Джон Локк дип карасалар, рационализм башында Декарт торган, дип санала. Әгәр дә сенсуализм өчен индуктив методны абсолютлау хас булса, рационализм өчен дедуктив методны алга кую характерлы. Декартның рационализмга тартымлы булуын аңлау читен түгел, чөнки ул математик булган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ BeWeB
- ↑ 3,0 3,1 3,2 W. W.; X. Descartes, René // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York, Cambridge, England: University Press, 1911.
- ↑ 4,0 4,1 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 Renatus Cartesius — 1917.
- ↑ Декарт Рене // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ https://www.lexpress.fr/culture/art/mais-ou-etait-passee-la-tete-de-descartes_1726031.html
- ↑ Pas L. v. Genealogics — 2003.
- ↑ 9,00 9,01 9,02 9,03 9,04 9,05 9,06 9,07 9,08 9,09 9,10 9,11 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ https://plato.stanford.edu/entries/descartes-works/originalaw.html
- ↑ 11,0 11,1 математика гаиләбелеме — 1997.
- ↑ Méditations métaphysiques
- ↑ Discours de la méthode pour bien conduire sa raison & chercher la vérité dans les sciences
Чыганаклар
үзгәртү- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.