Демокрит
Демокри́т Абдералы (грек. Δημόκριτος; Абдера, як. б.э.к. 460 ел — як. б.э.к. 370 ел) — борынгы грек фәлсәфәчесе, материалист, Левкиппның укучысы. Атомистикага нигез салучыларның берсе.
Демокрит бор. гр. Δημόκριτος | |
---|---|
Туган телдә исем | бор. грек. Δημόκριτος |
Туган | як. б.э.к. 460 ел Абдера |
Үлгән | як. б.э.к. 370 ел Греция |
Милләт | грек |
Һөнәре | фәлсәфәче |
Кардәшләр | Herodotus[d] |
[[commons:Category:Democritus|Демокрит |
Аның тормышы турында мәгълүматлар бик аз. Фракиянең Абдера шәһәрендә дөньяга килә. Күп илләрдә, шул исәптән Мисырда, Вавилониядә, Иранда, Һиндстанда була. Афинада ул пифагорчы фәлсәфәче Филолай, шулай ук Сократ вәгазьләрен тыңлый. Гомернең соңгы елларында ул борынгы заманның мәшһүр табибы Һиппократ белән тыгыз элемтәгә керә.
Демокрит күпкырлы иҗади хезмәт алып барган. Карл Маркс аны «греклар арасында беренче энциклопедик акыл» дип характерлаган. Демокритның хезмәтләре III—IV гасырларда югала. Аның иҗади мирасы фәкать аерым өземтәләр рәвешендә генә сакланган.
Демокритның үзенең колбиләүчелек демократия позициясенә якын булуын күрсәтә. Аныңча, кол — үзенең табигате белән кол. Социаль каршылыкларның тамырын ул кешеләрнең холкында күрә. Болай фикер йөртү материализмнан читкә алып бара. Ләкин Демокрит җәмгыятьнең алга баруының сәбәбен аның объектив ихтыяҗларында күрә, һәм җәмгыятьнең өзлексез үзгәрештә булуын аның күтәрелә бару сызыгы буенча атлавы дип бәяли.
Демокритның материалистик тәгълиматы фәлсәфә фәненең үсешенә зур йогынты ясый. Аның атомистик юнәлештәге фикерләрен киләсе буын фәлсәфәчеләре, бигрәк тә Эпикур белән Лукреций Кар дәвам итәләр. Аристотель Демокрит калдырган тикшеренү методына зур бәя бирә. Демокритның материализм юнәлешендәге фикерләрен Фрэнсис Бэкон үз иҗаты өчен олуг авторитет дип саный. Демокритның хезмәтләре табигать фәннәренең күренекле вәкилләре Гассенди, Лейбниц, Ньютон, Лаплас, Ломоносовларны үзенә җәлеп итә. Демокритның фәлсәфи тәгълиматы марксистик фәлсәфәгә зур йогынты ясый.
Шулай ук карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.