Гиппократ
(Һиппократ битеннән юнәлтелде)
Гиппокра́т (бор. грек. Ἱπποκράτης, лат. Hippocrates) (460 б. э. к., Кос утравы – якынча 377 б. э. к.) – Борынгы Греция табибы, «медицинаның атасы». Медицина һәм гигиенаны үстерү өчен, күп хезмәт куя.
Гиппократ | |
---|---|
Туган телдә исем | бор. грек. Ἱπποκράτης |
Туган | БЭК 460 Кос (утравы) |
Үлгән | БЭК 377 Ларисса, Фессалиядә |
Милләт | грек |
Һөнәре | этика, сәясәт, метафизика, музыка, риторика, логика (мантыйк), икътисад, медицина |
Балалар | 2 ул (Фесалл и Драконт), кыз |
Ата-ана | |
Ул беренче булып кешеләр сәламәтлегенә табигый факторларның: су, азык, азык продуктлары үстерелә торган җир, һава температурасы һәм дымлылыгының йогынтысын өйрәнә башлый. Кешеләрнең үз гаепләре белән килеп чыккан авыруларның сәбәпләрен ачыклауга ирешә.
Гиппократ табиплык практикасында 236 үсемлекне кулланган һәм аларның тәэсирен тәсвирлап биргән. Гиппократ дарулар ясый һәм саклый торган бүлмәсен аптека дип атаган.
Шулай ук карагыз
үзгәртү
Бу — галим-табиб турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|