Төп менюны ачу

Тормыш юлыҮзгәртү

Фрәнсис Бэкон яхшы хәлле бай гаиләсендә туа. Атаклы Кембриҗ университетын тәмамлагач, 23 яшендә парламентка сайлана. Соңрак кыйрал Яков I хөкүмәтендә матбугат башлыгы итеп билгеләнә, лорд-канцлер дәрәҗәсенә ирешә, барон, аннан соң виконт титуллары белән бүләкләнә.

Ләкин ришвәтчелектә гаепләнеп, барлык дәрәҗәләреннән мәхрүм ителә. Кыйрал тарафыннан кичерелсә дә, элеккеге хезмәтенә кайтудан баш тарта, үзенең бөтен вакытын һәм көчен фәнгә, язучылык эшенә сарыф итәргә карар кыла.

ЭшчәнлекҮзгәртү

 
Bacon, Sylva sylvarum

Фрәнсис Бэконның сәяси һәм фәнни эшчәнлеге Англиянең буржуаз инкыйлаб бусагасына аяк баскан дәверенә туры килә. Бэкон, Уильям Шекспир, Джордано Бруно, Галилео Галилейларның замандашы буларак, алар кичергән социаль, сәяси, рухи атмосфера шартларында яши һәм иҗат итә. Бу чорда илдә җитештерү, фән һәм техника үсеше атмосферасы хөкем сөрә. Ә табигать турындагы фәннәр үскән саен дөнья җәмгыять ихтыяҗларыннан ерак торган мәгънәсез бәхәсләшүләрдән арына бара.

Фәннәр классификациясеҮзгәртү

Бэкон иң күп көчен «Фәннәрдә Бөек Торгызу» дигән хезмәтне иҗат итүгә бирә. Бу хезмәттә ул үз заманындагы фәннәргә классификация ясый. Аныңча, кешенең зиһени сәләте — тарих фәне; хыялый сәләте — сәнгать; гакыл сәләте фәлсәфә белән бәйле. Галим фәлсәфәне дә өч гыйлемгә бүлеп карый: Аллаһ, табигать һәм кеше турында.

Фәлсәфи карашларҮзгәртү

Фрәнсис Бэконның материалистик карашлары фәлсәфәнең төрле өлкәләрендә чагыла. Булулык белән аң арасындагы мөнәсәбәтләр атаклы галимне артык борчымый. Аның өчен төп мәсьәлә — танып белүнең үзенчәлекләре. Шулай да Бэкон үзенең фәнни эзләнүләрендә материя кебек категорияне читләтеп узмый. Ул Демокритның атомистик теориясен яклап чыга. Материянең объективлыгын таный. Бэкон карашынча, хәрәкәт — материянең аерылгысыз сыйфаты. Хәрәкәт механик күчешләр белән генә чикләнми, аның 20 ләп төре бар. Һәм шушы төрләрнең үзара билгеле бер тәртиптә чиратлашуы (комбинациясе) төрле предметларны барлыкка китерә.

Бэкон үзенең «Яңа Органон» исемле хезмәтендә чынбарлыктан читләшкән, бушка, мәгънәсез бәхәскә корылган фәлсәфи гыйлемнәрне тәнкыйтькә куеп, фәннең вазифасын табигать өстеннән хакимлек итү дип күрсәтә. Бэкон кешеләр тарафыннан эзләнеп табыла торган белемнәр турында хөкем йөртә.

Бэконның «Белем — көч ул» дигән гыйбарәсе күпләргә билгеле. Ләкин һәр белем хакыйкать түгел әле, дип санаган Бэкон. Кеше чынбарлыктагы предметларны һәм күренешләрне танып белүдә ялгыш фикергә дә килергә мөмкин. Галим кеше белемнәренең дөреслеге белән булулык сыйфатларын тәңгәл итеп чагылдыруда күрә. Бэкон кешенең танып белүдәге ялгыш фикерләрен ялган идеяләрдә, ялган хыялларда күрә. Аларны дүрт төргә бүлеп карарга кирәк, ди ул: һәр кешегә хас хыял; аерым индивидларга гына хас хыял; сүзләрне дөрес куллана белмәү нәтиҗәсендә туган хыял; «театрга хас хыял» (ялган тәгълиматлар тудырган хыяллар).

Җәмгыять белемеҮзгәртү

Җәмгыять белеменә килгәндә, Бэкон үз сыйныфының җырчысы вазифасын үтәү ягында була. Аның төп максаты — түбән сыйныфларны буйсындырып тоту.

Шулай ук карагызҮзгәртү

Викиөзек эчендә Фрэнсис Бэкон темасы буенча бит бар

ЧыганакларҮзгәртү

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

СылтамаларҮзгәртү