Рационализм (фәлсәфә)

фәлсәфи доктрина


Рационализм - Фәлсәфи фикер, кайсы акыл төп чыганагы һәм критерий белем күренү. Эпистемологик ысул. Рационалист чынбарлык үзе логик структурага ия, дип саный,хәкыйкатьларын классы барлыгын, кайсы интеллект турыдан-туры булдыра аңларга раслый. Шул чынбарлык структурасы аң структурасы белән тәңгәллекка килә. Рационалистлар нигезендә, логикада һәм математикада, хәтта этикада һәм метафизикада да билгеле бер рациональ принциплар бар. Шуңа күрә рационалистларның акылга һәм дәлилгә ныклы ышаныч аларны башка танып-белүнең ысулларга карата ихтирамны киметә.[1]

Рационализм
Моның каршысы эмпиризм[d]
 Рационализм Викиҗыентыкта

Тар мәгънәдә рационализм астында 17-18 гасырлар фәлсәфи юнәлешен аңлыйлар. Эмпиризм белән беррәттән бу мәктәпнең философлары заманча фәнни парадигма нигез салдылганнар. Сүзнең киң мәгънәсендә, рационализм астында гносеологик якын карашны аңлыйлар, улга муафыйк акылның эчке канунлар белем төп чыганаклары хезмәт үтәү.

Тарихка кадәр үзгәртү

Антиклык фәлсәфәдә үзгәртү

Һинд дине фәлсәфәсендә үзгәртү

Һинд дине фәлсәфәсендә рационализм манас төшенчәсенә бәйле. Мáнас (Санскрит сүзе man — «уйларга», «беләргә», «карарга»; manas — «җан», «акыл»дан алынган. [2] — Фәлсәфә системасына карап мәгънәсен үзгәртә, әмма тулаем алганда, аның мәгънәсе: акыл, рацио, фикерләү сәләте, уйлау коралы, кайвакыт үзеннән-үзе аңсыз (күпчелек мәктәпләр манасны индрийлар, «сәләтләр» рәтенә аларның координаторы буларак керткән)[3]. Манас еш "иң олы булмаган", эмпирик акылга кертелгән[4], бу мәсьәлән, буддхи (интеллекттан) аермалы буларак.

Төп функцияләре Манасның төп функцияләре булып:

  • хис органнарының (джнянендрий) бирелгәннәрнең координациясе һәм алар нигезендә дөнья турында бердәнбер аңлауны барлыкка китерү[5];
  • психиканың эчке халәтләрен сиземләү — манаса пратьякша («эчке сизем»)[4][6];
  • ихтияр сайлавын башкаруда эчке гамәл органнары (кармендриями) белән идарә итү;
  • гомумән арадаш роле[7] бу виталь-физик сферасы һәм бу фәлсәфә системасында иң олы дип саналган өлеш арасында.

Шулай итеп, манас, аңлау гамәл дә органы булып тора.

Арадаш роленда манас "капка сакчы хезмәтчесе" нә охшаш ителә. (шул ук вакытта хисләр — «капка»ларга).

Төрле Һинд фәлсәфәсе системаларында манас

Ньяя һәм вайшешика системаларында манас — чиксез җанның (Атманның) фикер йөртү коралы. Манас тугыз төр субстанциянең берсе, ул атомар, мәңге, сизелә торган түгел һәм үзе бер сиземләүдән артыкка ия була алмый[8].

Санкхья һәм йога системаларында манас, капма-каршы, рәвештә мәңге түгел өлешләрдән тора һәм берничә бер вакытта сиземләүгә сәләтле[9]. Манас эчке орган антахкарананың өч компонентларның берсе булып тора — наряду с буддхи (иң олы интеллект һәм ихтияр) һәм ахамкара белән беррәттән (шәхси «эго» хисе)[4].

Адвайта-ведантада манас, шулай ук антахкараның өлеше булып тора, шулай аталган нәзек тән — линга-шарира яки сукшма-шарирага кертелә.[10].

Кытай фәлсәфәдә үзгәртү

Яһүд дине фәлсәфәдә үзгәртү

Христианлык фәлсәфәдә үзгәртү

Ислам фәлсәфәдә үзгәртү

Мәгърифәтчелек чорыгы фәлсәфи рационализм үзгәртү

Классик рационализмның яңа вакытта килеп чыга һәм Декартның, Спинозаның һәм Кантның исемнәре белән бәйле.

Рационализм һәм эмпиризм үзгәртү

Чик очракта, рационалистик караш белдерә, барлык идеяләр априори ягъни тәҗрибәгә кадәр безгә киләләр дип курә. Алар аң эчке байлыклар аркада формалашалар, ул логика һәм тышкы дөнья кануннары белән тәңгәлләштереләләр. Чик очракта, эмпирик караш белдерә, барлык идеяләр апостериори ягъни тәҗрибәдән безгә киләләр; йә тышкы хисләрдән, йә эчке хисләрнедән авырту һәм канәгатьләнү кебек безгә киләләр. Асылда, эмпирик фикеренчә, белем тәҗрибәгәдә нигезләнгән дип. Рационалист фикеренчә, без логика ярдәмендә - белүгә киләбез һәм шул рәвешле, сизгер тәҗрибәгә бәйле түгел. Рационализм еш кына эмпиризмга каршы килә. Киң мәгънәдә бу карашлар капма-карыш түгел, чөнки фәлсәфәче рационалист һәм эмпирик булырга мөмкин. [11]

Рене Декарт (1596-1650) үзгәртү

Бөтен шикне сынау методы нигезендә, Декарт үзен аңы яшәү гына шикләнеп булмый дип уйлады, дигән нәтиҗәгә килә: «фикерли әйбер, кайчан ул фикерлә, дип ул яшәрми уйларга - ачыктан-ачык үзеңә үзең каршы килү була. Шулай булгач, раслау: «Мин фикерлим, димәк, мин яшим» – беренчел һәм иң лаеклы, кайсы кем да булса фәлсәфәләү барышынды мөмкин фараз ителә»[12] Декартның рационализмы аның «тумыштан килгән идеяләр» концепциясенә – Илаһи барлыкка килгән ачык белемнәр нигезләнә. Аның фикеренчә, хакыйкатькә иң яхшы юл - " тумыштан килгән идеяләргә" нигезләнгән дедуктив нәтиҗәләр. Декарт, Аристотель кебек үк, дөньяның ике тапкырлыгы Платон концепциясен җиңә алмаганнар. Аның фикеренчә, ике параллель дөнья бар: «акыл дөньясы» һәм «материя дөньясы».

Декарт үз рационалистик методын тәкъдим итә һәм аның дүрт кагыйдәсен күрсәтә:

  • 1) бернинди дә шик тудырмый торган анык, шөбһәсез нигезгә та яну;
  • 2) яхшырак аңлау өчен сорауны кирәк кадәр ваграк кисәкләргә бүлү;
  • 3) билгеле бер тәртиптә фикер йөртү: иң гади әйберләрдән башлап әкренләп иң катлауларына кадәр күтәрелү;
  • 4) танып белүнең тулылыгы – мөһим булган бернәрсәне дә төшереп калдырмау.

Дедукцияне абсолютизацияләп, Декарт аның ярдәмендә мантыйкый рәвештә дөнья турында барча гыйлемне табарга мөмкин дип уйлый.[13]

Бенедикт (Барух) Спиноза (1632-1677) үзгәртү

Спинза сиземләү, тою ярдәмендә алынган мәгълүматларны галим җитәрлек түгел, ялгыш һәм томанлы дип атый. Ә чын хакыйкый танып белү дөньядагы әйберләр арасындагы элемтәләрне дөрес чагылдыручы акылга таянырга тиеш. Хакыйкатьнең критерие итеп фәлсәфәче мантыйкый фикерләүнең ачык, төгәл эзлекле булуын күрсәтә. Кеше акылы берничек тә тәҗрибә белән бәйләнмәгән, әйберләр турындагы идеяләр акылның үзендә генә барлыкка киләләр. Иң югары сыйфатка ия булган гыйлем интуиция, ягъни акылның турыдан-туры хакыйкатьне күрүе тора. Нәкъ менә интуиция ярдәмендә кеше Субстанция (Ходай — Галәм - Табигать) тәшенчәсен аңлый да инде.

Үзенең фәлсәфи әсәрләрен ул геометрик теоремалар һәм аксиомалар рәвешендә бәян итә, чөнки философ геометрияне ышанычлы, фәнни дәлиллек үрнәге дип саный. Үзенең хезмәтләрендә Спиноза Декартның дуалистик фәлсәфәсен тәнкыйтьләп, дөньяның матдилыгы турында монистик өйрәтмә барлыкка китерә. Спиноза әйтүенчә, әйберләрнең табигате, асылы ике субстанциядән килеп чыга алмый, бер субстанцияция икенчесенең сәбәбе булмый. Галим субстанция төшенчәсен Хода белән, табигать белән бергә куша. Табигатьтән, субстанциядән, ягъни Ходадан тыш бернинди башка сәбәп юк. Икенче төрле әйткәндә, Спиноза пантеистик рухта фикер йөртә: табигать ул – сәбәп һәм нәтиҗә, асыл һәм яшәеш, ул мәңгелек һәм чиксез. Фәкать табигать кенә зарури яши, ул үзенә үзе сәбәп, шунлыктан ходаны табигатьне яратучы итеп карап булмый, табигать һәм Хода икесе бер.[14]

Бу очракта Субстанция генә сәбәп булып тора, ә кеше - субстанциясен модификация (модус ясау) "әйбер". Бу раслану ихтыяр иреген кире кагуга һәм кеше яшәешенә карата катгый детерминизм китерү.

Готфрид Лейбниц(1646-1716) үзгәртү

Лейбниц рационалист буларак Декарт тәгълиматын дәвам итә. Лейбниц фикеренчә, тумыштан килә торган идеяләр акыл өчен әле җитлекмәгәннәр, алар интеллектның шытым рәвешен хәтерләтәләр, башта аларны аңлап бетереп тә булмый, әкренләп кенә аңларлык дәрәҗәгә җитеп өлгерәләр. Кеше акылыннан килеп чыга торган гомуми принциплар кулланырга әзер сыйфатта түгел, ә фәкать мөмкинлек, омтылыш рәвешендә генә булалар. Лейбниц уйлаганча, гыйлемнең ике төрдәге чыганагы бар: сиземләү, тоеп белү һәм акыл, шушы уңайдан ул ике төрдәге хакыйкатьне күрсәтә. Беренчесе – зарури хакыйкатьләр (акыл хакыйкатьләре). Алар мәңгелек хакыйкатьләр: субстанция, барлык, сәбәп төшенчәләре, мантыйк һәм математика принциплары һ.б. Әлбәттә, әлеге хакыйкатьләрнең чыганагы – акыл, кешенең абстракт фикерләве, ә сиземләү белән бәйле тәҗрибә акыл хакыйкате белән берничек тә бәйләнмәгән. Икенче төр хакыйкатьләрне галим очраклы хакыйкатьләр (фактор белән бәйле хакыйкатьләр) дип атый. Аңлашыла ки, беренчеләрдән аермалы буларак, бу хакыйкатьләр – кешенең сиземләү органнары эшчәнлеге нәтиҗәсе. Күрсәтелгән ике төрдәге хакыйкатьләрнең Лейбниц беренчесенә өстенлек бирә. Шул ук вакытта фәлсәфәче очраклы хакыйкатьләрнең дә әһәмиятлелеген таный, чөнки кешеләр бернәрсә дә күрмәсәләр, ишетмәсәләр, үз акылларыннан гомуми, зарури хакыйкатьләрне чыгара алмаслар иде.[15]

Декартның дуализмыннан да, Спинозаның бердәм субстанция турындагы өйрәтмәсеннән дә канәгать булмый. Лейбниц монадалар турында тәгълимат булдыра . Бу тәгълимат караганда, әйберләрнең дөньясы монадалардан тора, аларны чиксез микъдар һәм алар барысы да күпмедер чынбарлыкны кабул итү сәләтле.

Иммануил Кант (1724-1804) үзгәртү

Кант рационалист буларак башлаган, тик Юмның эшләре белән танышканнан соң рационализм һәм эмпиризмны берләштерергә омтылган үз фәлсәфәсен үстерә башлый. Кантның төп фәлсәфи әсәре "пакъ акылны тәнкыйтьләү". Беренчел проблем Кантка мәсьәлә «ничек мөмкин пакъ белем?» булып тора. Барыннан да элек, бу пакъ математика һәм пакъ табигать белеме мөмкинлекләренә кагыла (пакъ «неэмпирик» дигәнне аңлата, априорный, яки тәҗрибгә кадәр). Ул үзенең эпистемиологик ысулын эшләгән, шул ысул Трансценденталь идеализмы атала. Бу ысул эмпиризм һәм рационализм белән бергә алып барган һәм эпистемологиядә яңа бүлек ачкан. Аның сүзләренә караганда, Кант фәлсәфәгә Коперниклык үзгәреш ясаган, беренче булып белем алу мөмкинлекләрен нигезләү өчен безнең танып белү сәләтләребез дөньяга туры килми, ә дөнья белем алу сәләте гомумән белем алу өчен безнең сәләтләребез белән барлыкка килергә тиеш, дип күрсәткән.[16]

үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.britannica.com/topic/rationalism
  2. Кочергина В. А. Санскритско-русский словарь. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  3. Калып:Источник/НФЭ
  4. 4,0 4,1 4,2 Калып:Источник/НФЭ
  5. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 4
  6. Чаттерджи С., Датта Д. Индийская философия, ч. 6
  7. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 2
  8. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 3
  9. Чаттерджи С., Датта Д. Индийская философия, ч. 7
  10. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 8
  11. Lacey, A.R. (1996), A Dictionary of Philosophy, 1st edition, Routledge and Kegan Paul, 1976. 2nd edition, 1986. 3rd edition, Routledge, London, UK, 1996. б. 286
  12. Рахматуллин Рафаэль Юсупович, Семенова Эльвира Разифовна Классический рационализм: генезис и эволюция // Манускрипт. 2017. №3-2 (77). URL: https://cyberleninka.ru/article/n/klassicheskiy-ratsionalizm-genezis-i-evolyutsiya (дата обращения: 07.06.2019).
  13. Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 72
  14. Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 73-74
  15. Зарипов М.М. Фәлсәфә тарихы: студентлар өчен лекцияләр курсы. — Казан: ТҖМДН нәшрияты, 2009. — б. 75.
  16. Нарский И. С. Иммануил Кант. — М.: Мысль, 1976. — 208 б.