Аквиналы Фома
Аквиналы Фома (Аквиналы Томас, Фома Аквинат, лат. Thomas Aquinas, итал. Tommaso d'Aquino) — Урта гасырларның атаклы фәлсәфәчесе, католик илаһиятчысы, ортодоксаль схоластикага һәм фәлсәфәнең томизм юнәлешенә нигез салучы.
Thomas Aquinas | |
---|---|
Туган телдә исем | Аквиналы Фома |
Туган | 1225 Аквино |
Үлгән | 7 март 1274 Рум янында |
Күмү урыны | Church of the Jacobins[d] |
Яшәгән урын | Aquino[d] |
Әлма-матер | Парижский университет[d] һәм Неаполь университеты |
Һөнәре | илаһиятче, профессор, католик рухание, фәлсәфәче, язучы, католический теолог, монах нищенствующего ордена, theology teacher |
Эш бирүче | Парижский университет[d] |
Ата-ана |
|
Тормыш юлы
үзгәртүУл Аквинода (Неаполь корольлегендә) югары катлам вәкиле гаиләсендә туа, үзенең мәктәпләрен туган шәһәрендә, аннан соң Неапольда, соңрак Париж һәм Кельн университетларында уза. Олыгая төшкәч Париж, Рум, Неаполь университетларында укыта. Аквинатның иҗади мирасы чиксез киң һәм бай. Ләкин «Теология суммасы» һәм «Мәҗүсиләргә каршы сумма» дигән монументаль әсәрләре төп урынны биләп торалар. Фома Аквинат — «Тәүратка», Аристотельның «Сәбәпләр турында» дигән хезмәтенә, шулай ук кайбер башка авторларның әсәрләренә шәрехләр язып калдыруы белән дә танылган галим.
Аквинский үзенең хезмәтләрендә дини тәгълимат һәм фәлсәфә белән генә чикләнми, ул әхлак, хокук, икътисад, дәүләт төзелеше кебек фәнни мәсьәләләрне дә яктырта. Аквинатның фәлсәфи тәгълиматының үзәген тәшкил иткән фикер ул — Ходайның хакыйкатьне ачкан сүзе. Галимнең бу фикерен фәлсәфә белән дини тәгълиматны чагыштырган чагында да тоеп була. Әгәр дә фәлсәфә фәне өйрәнә торган предмет акыл белән табыла торган хакыйкать булса, дини тәгълиматның предметы — Аллаһ тарафыннан ачыла торган хакыйкать.
Аквинский үзенең фәлсәфи тәгълиматын Аристотель йогынтысы астында төзи. Ул Аристотельдә һәрнәрсәнең материясен һәм формасын таный, һәрнәрсәнең җисемен бары тик материя белән форманың берлеге генә тәшкил итә ала дип саный. Аквинскийның фикеренчә, материя ул предметларның һәм күренешләрнең фәкать мөмкинлеге генә, аның предметка әверелүе әнә шушы формадан тора. Шуның өстенә форма ул максади сәбәп тә. Шунсыз материя — юк.
Аквинат ышану догмаларын ике төргә бүлә. Беренче төр — акыл (фикерләү) белән аңларлык догмалар. Мәсәлән: «Алла — бар», «Алла — бер генә», «Кешенең җаны үлемсез». Икенче төр — акыл (фикерләү) белән аңларлык булмаган догмалар. Алар, мәсәлән, түбәндәгеләр: «дөньяның яратылуы», «аллалыкның өч өлештән торуы», «кешенең тәүге гөнаһы» һ. б.). Аквинский карашынча, беренчеләре илаһият гыйлеменең дә (теология), фәлсәфәнең дә өйрәнү предметы булып карала алалар. Икенчеләре исә, кеше акылыннан өстенрәк булганга күрә, фәкать дини ышану, дини тәгълимат предметы гына була алалар.
Танып белү теориясенә килгәндә, Аквиналы Фома үз заманында номиналистлар һәм реалистлар арасында барган бәхәстә реалистлар позициясен сайлый. Аквинский кешенең танып белү процессында ике төрле сәләтнең файдаланылуы турында яза. Алар: тою һәм акыл (интеллект). Танып белү тоюдан башлана, интеллект танып белүне абстрактлаштырып, әйберләрнең асылына ирешүне тәэмин итә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача фәлсәфә тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.