Шаммасов Равил Сәхиулла улы (1930 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Карагыш районы, Уразай2024 елның 4 гыйнвары, РФ, БР, Уфа) — башкорт шагыйре һәм татар журналисты, прозаик, тәрҗемәче, 1965 елдан ССРБ-ның Журналистлар, 1973 елдан — ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык шагыйре (2021), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2015), Бәләбәй районының Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2013).

Равил Шаммасов
Туган 9 ноябрь 1930(1930-11-09)[1]
Хәлекәй, Стәрлебаш районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 4 гыйнвар 2024(2024-01-04)[2] (93 яшь)
Уфа, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шагыйрь

Биографиясе үзгәртү

Равил Сәхиулла улы Шаммасов (әдәби псевдонимы Равил Шаммас) 1930 елның 9 ноябрендә Башкорт АССР-ының ул вакыттагы Карагыш районы Уразай авылында туган. 1952 елда район үзәге Стәрлебаш авылындагы 1-нче санлы урта мәктәпне тәмамлагач, элекке Матрай (хәзерге Җылаер) районының Сабыр җидееллык мәктәбендә, 1956 елдан Стәрлебаш районының Яшергән урта мәктәбендә балалар укыта. 1958 елда үз районының ул чактагы «Знамя коммунизма» — «Коммунизм байрагы» (хәзерге «Стәрлебаш чишмәләре») газетасында әдәби хезмәткәр булып эш башлый. Төп хезмәтеннән аерылмый, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны читтән торып 1960 елда тәмамлый. 1962 елда Башкортстанның «Кызыл таң» республика гәзите редакциясенә күчә, җаваплы сәркатиб урынбасары, 1968-1970 елларда бүлек мөдире була. 1972-1981 елларда Башҡортостан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифасын башкара. 1982-1984 елларда ССРБ Тынычлыкны яклау комитетының Башкортстан бүлекчәсендә җаваплы хезмәткәр. Шуннан 1995 елга кадәр Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында эшли, шул исәптән пропаганда бюросын җитәкли. Бераз вакыт «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала. 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Озак вакыт БР Язучылар оешмасында татар телле язучылар секциясен җитәкли[3].

Башкортстан Башлыгының 2021 елның 18 гыйнварындагы Указы белән Равил Шаммаска «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә[4].

2024 елның 4 гыйнварында Уфада 93 яшендә вафат[3]. Башкортстанның халык шагыйрен туган ягында, Стәрлебашта җирлиләр[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Шаммасов Рауил Сәхиулла улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ. Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)