Пётр Прихожан

шагыйрь

Пётр Прихожан, Пётр Борис улы Прихожан (рус. Пётр Борисович Прихожан, 1940 елның 11 феврале, ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Евпатория2010 елның 14 апреле, РФ, ТР, Алабуга) — шагыйрь, тәрҗемәче. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан). Эдуард Касыймов премиясе лауреаты.

Пётр Прихожан

Тугач бирелгән исеме: Пётр Борисович Прихожан
Туу датасы: 11 февраль 1940(1940-02-11)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, Кырым АССР, Кизләү
Үлем датасы: 14 апрель 2010(2010-04-14) (70 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Алабуга
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, инженер-төзүче
Иҗат итү еллары: 1962–2010
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: поэма
Иҗат итү теле: рус
Дебют: 1962
Премияләр: Эдуард Касыймов премиясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1940 елның 11 февралендә Кырым АССР Евпатория шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган. Нижнегорск районы Новоивановск җидееллык мәктәбен (1954), Симферополь тимер юл транспорты техникумын (1958), Волгоград өлкәсе Котельниково шәһәрендә кичке урта мәктәпне (1959), Харьков инженер-төзүчеләр институтын (1964) тәмамлаган. Юллама белән Иркутск өлкәсе Братск шәһәренә килеп, анда урман сәнәгате колмплексын, 1971—1979 елларда Чаллыда КамАЗ төзелешендә, 1979—1982 елларда Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә Атоммаш заводларын төзүдә катнаша.

1982 елдан Чаллыда яши. «Автозаводстрой» УС СМУ-1 башлыгы (1971—1976), «Промстрой» УС баш инженеры (1976—1982), «Металлургстрой» УС баш технологы (1982—1986), «Оргтехпромстрой» баш инженер урынбасары (1986—1992), «Привал» ҖЧҖ директоры (1993 елдан)[1].

Иҗаты үзгәртү

 
«Шәһри Китеж турында уйлану» (Дума о граде Китеже, 1970)

Беренче шигырьләрен 1960 елда Харьков инженер-төзүчеләр институтында укыганда яза. Үзен прозада да сынап карый. Беренче хикәяләре Харьков өлкәсенең «Ленинска Змина» (Ленинская смена) яшьләр газетасында украин телендә басыла. Проза әсәрләре язудан туктый. Студент елларында Борис Чичибабинның(рус.) әдәби студиясенә йөри. Братскида эшләгәндә әсәрләре «Ангара» («Сибирь») альманахында басыла. «Шәһри Китеж турында уйлану» поэмасы (1970) буенча Иркутск өлкә телевидениесе фильм төшергән. Шигырьләре «Новый мир» (Мәскәү), «Рабоче-крестьянский корреспондент» (Мәскәү), «День и ночь» (Красноярск), «Чаян» (Казан), «Идел» (Казан), «Аргамак» (Яр Чаллы) басмаларында дөнья күргән. Чаллыда яши башлагач, «Орфей» әдәби берләшмәсе һәм Чаллы язучылар оешмасы эшендә актив катнаша.

Иҗатында гражданлык һәм мәхәббәт лирикасы өстенлек итә. Шулай ук пейзаж лирикасы, ироник шигырьләр, мистика һәм изотерика жанрларында эшләгән. «Гулливерлар» (Гулливеры, 1970, Көнчыгыш Себер китап нәшрияты), «Танышу» (Знакомство, 1986, Казан, ТКН), «Төзелеш» (Стройка, 1989, К.,ТКН; 1991, Чаллы: КамАЗ), «Багу өчен түләү» (Плата за гадание, 1990, М., Прометей), «Яңа Илиада» (Новая Илиада, 2008, М., Московский писатель), «Шәһри Китеж турында уйлану» (Дума о граде Китеже, 2011) шигъри китаплары авторы. «Шәһри Китеж турында уйлану» (Дума о граде Китеже, 1970), «Алексей һәм Ефросинья» (Алексей и Ефросинья, 2000) поэмаларында Россиянең үткән тарихи вакыйгалары чагылыш таба. «Критерийлар» (Критерии, 1998) поэмасында кеше шәхесе үсешендә поэзиянең тоткан урыны ачыклана. Гомерның Николай Гнедич тәрҗемәсендәге «Илиада» поэмасы буенча «Яңа Илиада» компилятив поэмасын иҗат иткән [2].

Рус теленә Габдулла Тукай, Газиз Кашапов, Мәхмүт Газизов, Илдар Юзеев, Хәниф Хөснуллин, Нәҗип Мадъяров, Роберт Миңнуллин шигырьләрен тәрҗемә итә. Яшь шагыйрь Булат Садретдиновның шигырьләре Пётр Прихожан тәрҗемәсендә Спиваков фонды уздырган Бөтенроссия яшь талантлар конкурсында лауреат була[3].

Гомеренең соңгы елларын шагыйрь борынгы рус әдәбияты һәйкәле саналучы «Слово о полку Игореве» әсәрен шигырь итеп үзгәртү язу эшенә багышлый.

Шагыйрь Алабугада Марина Цветаева исемендәге әдәби премиянең жюри әгъзасы булып тора.

2010 елның 14 апрелендә Алабугада, И. И. Шишкин музеенда шигырь укыганда йөрәге тотып вафат була [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Эдуард Касыймов исемендәге әдәби-төбәк өйрәнү премиясе
  • медальләр

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Галина Владимировна, ике улы (Денис, Вадим )

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү