Петр Павел

армия генералы, Чехия президенты

Петр Павел (чех. Petr Pavel, 1961 елның 1 ноябре, Чехословакия, Пльзень крае, Плана [6]) — чех дәүләт, хәрби һәм сәясәт эшлеклесе, отставкадагы армия генералы, Чехия байрагы Чехиянең 2023 елның 28 гыйнварында сайланган бишенче президенты (2023 елның 9 мартыннан вазифасына керешә). Элегрәк ― НАТО Хәрби комитеты рәисе (2015—2018), бу вазифада Көнчыгыш Аурупа дәүләтенең беренче вәкиле. [7], Чехия Республикасы армиясенең Генераль штабы башлыгы (2012—2015)

Петр Павел
Чехия байрагы 5нче Чехия президенты
Вазыйфага керешкән
2023 елның 9 марты
Аңа кадәр Милош Земан
Туган 1 ноябрь 1961(1961-11-01) (62 яшь)
Чехословакия, Пльзень крае, Плана
Җефет Eva Pavlová[d][1][2][3]
Әни Marie Kličková[d]
Әти Josef Pavel[d]
Белем Лондон король көллияте[d], Высшее военное училище Сухопутных войск в Вишкове[d][2], Штабной колледж в Кемберли[d][2] һәм Intelligence institute[d][4]
Сугышлар/бәрелешләр «Карин» хәрби нигезен алып-китү[d], Гыйрак сугышы[d][5] һәм Югославская война[d][5]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елның 1 ноябрендә Чехословакиянең Пльзень крае Плана шәһәрендә туган. Опава шәһәрендәге Ян Жижка исемендәге хәрби гимназияне (1979), Вишков шәһәрендәге Коры җир гаскәрләре хәрби институтын (1983) тәмамлаган. 1988-1991 елларда Брно шәһәрендәге Антонин Золотницкий Хәрби академиясендә белем ала. Унбиш ел дәвамында Бөекбританиядә югары офицерлар курсларында квалификациясен күтәрә [6][8]. Инглиз, француз һәм рус телләрен белә, инженер (Ing.) дәрәҗәсенә ия. [6][9]

Хәрби карьера үзгәртү

Петр Павелның Чехословакия армиясендә хәрби карьерасы 1983 елда, махсус билгеләнештәге разведка парашют-десант взводы командиры итеп билгеләнгәч башланган. Ике елдан соң аны рота командиры итеп билгелиләр, ротаны 1988 елга кадәр җитәкли. 1991 елда Павел Чехия хәрби разведкасына хезмәткә күчә, 1993-1994 елларда Бельгиядә Чехия Республикасының хәрби һәм хәрби-һава атташесы урынбасары була. [6]

1992 елның ахыры — 1993 елның башында Петр Павел подполковник чинында Хорватиядә UNPROFOR составында Чехия тынычлык урнаштыручы миссиясе составына керә, анда 1993 елның гыйнварында Сербия һәм Хорватия сугышчылары арасында блокланган илле француз хәрбиен коткару операциясендә үзен күрсәтә алган. Бу гамәл өчен Павел Франция оборона министры Франсуа Леотар кулыннан бронза йолдыз белән Франция хәрби батырлыгы хачы белән бүләкләнгән. Моннан тыш, Павелга Чехия Дәүләт бүләге — «Батырлык өчен» медале тапшырылган.[9][10][11]

1996 елда Павел Чехия Хәрби разведкасы директорының хәрби ярдәмчесе була һәм бер елдан Простеевтагы спецназ бригадасы командиры итеп билгеләнә. 1999-2002 елларда Брюнсюмдагы «Север» союздаш региональ командованиесендә операцияләр белән җитәкчелек итү буенча директорның хәрби ярдәмчесе вазыйфасын башкара. 2002 елның декабрендә Петр Павел бригада генералы исемен ала һәм Чехия Республикасы армиясенең махсус гаскәрләре командующие вазыйфасына билгеләнә. [6][12]

2003 елның гыйнвар-апрель айларында Петр Павел Тампада (Флорида) АКШ Кораллы көчләре үзәк командованиесендә (USCENTCOM) һәм Катардагы USCENTCOM Forward бүлекчәсендә милли хәрби вәкил була. Шул ук елның 1 декабрендә ул Чехия Республикасы армиясенең берләштерелгән көчләре командующие урынбасары — махсус гаскәрләр командующие итеп билгеләнә (2005 елга кадәр бу вазифаны били). 2006-2007 елларда Павел Чехия Оборона министрлыгының оператив бүлеге директоры вазыйфасын гаскәрләр төрләрен үстерү секциясе (Оборона министрлыгының оператив секциясе) җитәкчесе урынбасары рангында башкара. [6][12]

2007 елдан 2009 елга кадәр Петр Павел Брюссельдә Чехия хәрби вәкиле урынбасары булып эшли, 2010 елның гыйнварында Монста (Бельгия) НАТО көчләренең югары баш командованиесе каршындагы Чехия Республикасының Милли хәрби вәкиле итеп билгеләнә һәм Чехия Оборона министрлыгының махсус комиссиясе составына кертелә. [6][12]

2011 елның 1 июлендә Павел Чехия Республикасы Армиясенең Генераль штабы начальнигы урынбасары вазыйфасына билгеләнә. [6][8] 2012 елның 29 июнендә Чехия Президенты Вацлав Клаус Петр Павелны Чехия армиясенең Генераль Штабы начальнигы итеп билгели [13][14], шул ук елның 1 июлендә Павел вазифасына керешә [6], 3 июльдә Франциянең Чехия Республикасындагы илчесе Пьер Леви генерал-поручик Павелга Мактаулы легион орденының офицер хачын тапшыра. [15]

2014 елның июлендә Чехия Республикасы Хөкүмәте армия генералы Петр Павел кандидатурасын 2015-2018 елларда НАТО Хәрби комитеты рәисе итеп тәкъдим итә. 20 сентябрьдә Вильнюста НАТО Хәрби комитеты утырышында Петр Павел комитет рәисе итеп сайлана, Комитет әгъзаларының 20 тавышын ала һәм Греция һәм Италиядән күрсәтелгән кандидатларны узып китә. Генерал Павел НАТО Хәрби комитеты рәисе вазифасын 2015 елның июнендә Дания генералы Кнуд Бартельсның вәкаләтләр срогы тәмамланганнан соң ала. НАТО каршындагы Чехия илчесе Йиржи Шедива фикеренчә, генерал Павел бу очракта үзенең шәхси сыйфатлары: профессиональ һәм шәхси казанышлары, килешүгә ирешү һәм акыллы карар кабул итү сәләте аркасында җиңгән. Моннан тыш, Йиржа Шедива сүзләре буенча, Петр Павел файдасына АКШ ярдәме күрсәтелгән. «Альянс илләренең генераль штаблары башлыклары үзләре хөрмәт итмәгән кешене сайламаячак. Генерал Павелда алар көчле, харизматик шәхес күрәләр», - дип билгеләгән Чехия илчесе. [16][9]

Иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

2018 елның декабрендә пенсиягә чыгу сәбәпле Чехия Армиясе сафларыннан киткән. Әмма иҗтимагый тормышта зур роль уйный башлаган. 2020 елның язында «Бергә көчлерәк» (чех. Spolu silnější) инициативасын нигезли һәм COVID-19 эпидемиясенә каршы көрәш белән шөгыльләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен акча җыя башлый. [17][18] Соңыннан ул кризистан чыгу буенча үз тәкъдимнәрен бирүче экспертлар командасын булдыра. [19] 2020 елның көзендә, Чехиядә коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны вакытында, ул актив волонтерлык белән шөгыльләнә, аерым алганда, сәламәтлек саклау системасы учреждениеләренә һәм социаль учреждениеләргә булыша. [20]

Президент сайлауларында катнашу үзгәртү

Армиядән киткәннән соң, массакүләм мәгълүмат чараларында Павелның 2023 елда президент сайлауларында катнашырга ниятләве турында мәгълүмат барлыкка килә. [21] 2020 елга кадәр Павел әлеге мәгълүматны расламаган, соңыннан үзенең карары турында соңрак игълан итәчәген әйткән. [22] 2022 елның июнь ахырында гына Павел сайлауларда катнашырга җыенуын рәсми рәвештә раслаган. Рәсми кампанияне август аенда башлаган. [23]

Петр Павел сайлауларда мөстәкыйль кандидат, үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашырга ниятләгән, һәм моның өчен аңа Чехиянең 50 мең гражданыннан имза җыярга кирәк булган. Ул шулай ук кандидатурасын яклау турында «Бергә» (чех. SPOLU) коалициясе белән сөйләшүләр алып бара. [23] Җәмәгатьчелек фикерен сораштырулар һәм букмекер курслары нигезендә, Петр Павелның президент вазифасы өчен көрәшү һәм элеккеге премьер-министр Андрей Бабиш белән бергә икенче турга чыгу мөмкинлеге була. [24][25][26]

Беренче турда ул 1 975 056 (35,4 %) тавыш җыя һәм Андрей Бабиш белән бергә икенче турга үтә.

Икенче турда сайлаучыларның 58% тан артык тавышын җыйган һәм Чехия Республикасы Президенты итеп сайланган.

Гаилә хәле үзгәртү

Аның 1986 елның августында өйләнешкән Анна Павлова белән беренче никахыннан ике улы бар. 2001 елда аерылышканнан соң, икенче тапкыр запастагы подполковник Ева Павловага өйләнә. ref>Petr Pavel: Život generála, který může být prezidentem ČR | Reflex.cz</ref>[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.idnes.cz/volby/prezidentske/2023/eva-pavlova-prvni-dama-rozhovor-serial-partneri-prezidentskych-kandidatu-petr-pavel.A221209_153507_prezidentske-volby-2023_misl
  2. 2,0 2,1 2,2 https://acr.army.cz/assets/informacni-servis/zpravodajstvi/zivotopis-petr-pavel_6.doc
  3. https://sumpersky.denik.cz/zpravy_region/general-petr-pavel-eva-pavlova-svatba-v-olomouci-2023.html
  4. Detailní životopis generála Pavla
  5. 5,0 5,1 https://www.spolusilnejsi.cz/kdo-je-general-pavel
  6. 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 Armáda České republiky
  7. Generál Petr Pavel bude první Východoevropan v čele Vojenského výboru NATO, Hospodářské noviny (2014-09-20). 31 октябрь 2014 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 Generálporučík Pavel má nahradit Picka v čele armády
  9. 9,0 9,1 9,2 Чешский генерал Петр Павел будет вторым человеком в иерархии НАТО
  10. Jurková, Marcela. Zachránil na Balkáně na 50 Francouzů, teď generál Pavel může spasit českou armádu, Hospodářské noviny (2012-03-16). 3 ноябрь 2014 тикшерелде.
  11. UNPROFOR - mírová mise, 1992—1995, země bývalé Jugoslávie, 2250 příslušníků. Armáda České republiky. Zahraniční mise. әлеге чыганактан 2014-11-10 архивланды. 2014-11-03 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 12,2 Ministerstvo obrany České republiky
  13. Novým náčelníkem armády byl jmenován generál Pavel, Novinky.cz (2012-06-29). 4 ноябрь 2014 тикшерелде.
  14. Prezident jmenuje Petra Pavla novým náčelníkem generálního štábu, ParlamentniListy.cz (2012-06-29). 4 ноябрь 2014 тикшерелде.
  15. Général Petr Pavel, Officier de la Légion d’honneur. La France en République tchèque (01.10.2013). 2014-11-05 тикшерелгән.
  16. Čech se stal předsedou Vojenského výboru NATO, Novinky.cz (2014-09-20). 5 ноябрь 2014 тикшерелде.
  17. https://www.spolusilnejsi.cz
  18. Generál Pavel založil iniciativu, která pomůže lidem v boji s koronavirem - iDNES.cz
  19. Jsme v krizi covidové i komunikační. Prymula nemůže ohlašovat opatření dřív, než je schválí vláda, říká generál Pavel | Hospodářské noviny (HN.cz)
  20. Spolu silnější: Stát musí kvůli krizi mobilizovat dobrovolníky, navrhuje generál Pavel | EuroZprávy.cz
  21. Generál Petr Pavel jde do civilu: Bude kandidovat na prezidenta? | Ahaonline.cz
  22. Generál Pavel chystá prezidentskou kampaň, politikům nabídl „protikrizové desatero“ | Blesk.cz
  23. 23,0 23,1 Petr Pavel chce kandidovat na prezidenta, sbírá petiční podpisy — ČT24 — Česká televize
  24. Kdo se stane prezidentem? Bookmakeři favorizují Babiše, Klause staršího či generála Pavla | Byznys | Lidovky.cz
  25. Volební průzkumy | Prezidentské volby - aktuální preference | E15.cz
  26. První kolo prezidentské volby by vyhrál Babiš, ale druhé Pavel, tvrdí průzkum - Seznam Zprávy

Сылтамалар үзгәртү

 2014 елның 31 октябрь көнендә архивланган.