Петровский Завод мәчете (Сарман районы)

Петровский Завод авылы мәчете (Сарман районы, Татарстан, Россия)


Петровский Завод мәчете, рәсми исеме Иман мәчете (рус. Петровско-Заводская мечеть «Иман») ― Татарстанның Сарман районы Петровский Завод авыл җирлегенең[d] административ үзәге Петровский Завод авылында[1] 2009 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. [2]

Мәчет
Петровский Завод мәчете
Иман
Ил Россия
авыл 423364 Татарстан, Сарман районы, Петровский Завод, Поперечная ур., 2Б
Координатлары 55.318742, 52.495317
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Төп даталар:
2009 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1680 елдан Басуплы Илга починогы, XVIII гасыр чыганакларында Бисеп буларак билгеле авылның күпчелек халкы керәшен татарлары булган (ясаклы татарлар).[3] Керәшеннәр 1807 елда Бөгелмә өязе Абрамовка авылына күчерелә (хәзерге Әлмәт районы Васильевка авылы), алардан калган җирләрдә алпавыт П. М. Языковның Сембер губернасыннан күчерелгән рус крестьяннарының шәхси хуҗалыклары барлыкка килә, торак пункт Петровка дип атала башлый. Руслар Ләке авылы чиркәвенә, аннары Языково авылы чиркәвенә йөргән. 1906 елга кадәр авылда якшәмбе чиркәү мәктәбе эшләгән. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, 1891 елдан авылда төзелгән һәм «И. Г. Стахеев и сыновья» сәүдә йортына караган шәраб заводында (Петровка спиртзаводы) [4] эшләгәннәр. Шуңа бәйле авылның исеме Петровский Завод дип аталган.[5]

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Җәзекәү (Языково) волостена кергән. 1920 елдан Татарстан АССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Сарман районында.[6]

Җәзекәү (Языково) волостена 17 авыл, 9 хутор кергән булган. Югары Чыршылы, Шыгай, Яңа Усай, Иске Дөреш, Таулы Дөреш (икесе дә Тукай районында), Юлтимер, Янурыс авылларында мәчетләр булуы билгеле.[7]

2002 ел халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, авылда яшәгән 1 081 кешенең 82 % ы татарлар.[8]

Бина үзгәртү

2009 елда мәчет өчен җайлаштырылган бер катлы бинада мәчет ачылган. Аңа «Иман» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70-80 кеше сыйдыра, кухнясы бар. Җыйнак кына манарасы бинага керү юлы өстендә. Имам-хатыйб:

  • 2009 елдан – Мисбах улы Рафис хәзрәт Салихов.[7]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар үзгәртү