Палана янында Ан-26 һәлакәте (2021)

Палана янында Ан-26 һәлакәте2021 елның 6 июлендә Россиянең Камчатка краенда булган авиация һәлакәте. Ан-26Б-100 авиалайнеры Петропавловск-КамчатскийПалана маршруты буенча PTK251 планлы рейс башкарган, әмма билгеләнгән пунктта утыртуга кергәндә тауга бәрелгән. Аның бортында булган барлык 28 кеше — 22 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы һәлак булган[1]. Палана бистәсе ― Камчатка краеның Коряк бүлгесе башкаласы, һава юлы белән Петропавловски-Камчатскидан 760 чакрым ераклыкта урнашкан[2]

Камчатка
авиапредприятиесе
Pейс 251

Очкыч һәлакәткә кадәр 2, 9 ел алдан
Гомуми мәгълүмат
Дата

6 июль, 2021 ел

Вакыт

5:50

Афәт төре

Идарә итүче очкычта җир белән бәрелешү

Сәбәп

тикшерелә

Урын

Россия, Камчатка крае, Палана

Үлүчеләр

28 (барысы да)

Очкыч
Очкыч төре

Ан-26

Aвиаширкәт

Камчатка авиация предприятиесе

Борт номеры

RA-26085

Очып китү урыны

Петропавловск-Камчатский (Елизово), Россия байрагы

Очып килү урыны

Палана (Камчатка крае), Россия байрагы

Рейс

PTK251

Чыгарылу вакыты

1982 ел

Юлчылар саны

22 (28)

Экипаж саны

6

Исән калганнар

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Очкыч үзгәртү

Ан-26Б-100 очкычын (СССРның теркәү номеры ― 26085, заводныкы ― 12310, серия 123-10) Киев авиация заводы 1982 елның 24 маенда чыгарган[3]. 1993 елның 23 гыйнварыннан 1994 елның маена кадәр «Пермьтрансавиа» авиакомпаниясе (RA борты - 26085) тарафыннан эксплуатацияләнә. 1994 елның маеннан 2002 елның 8 апреленә кадәр БМОда лизингта, аннары (2002 елның 8 апреленнән июленә кадәр) Air Mali авиакомпаниясендә булган. 2002 елның июленнән Киевта «Киевская Русь» компаниясе милкендә (UR-BXP борты) саклана. 2013 елның 17 маенда Камчатка авиация предприятиесе тарафыннан сатып алына. А. Г. Ивченко исемендәге «Прогресс» ЗМКБ АИ-24ВТ турбовинт двигательләре белән җиһазландырылган. Аның очу яраклылыгы сертификаты 2021 елның 30 августында чыгасы булган[4][5].

Экипаж һәм пассажирлар үзгәртү

Самолет бортында 6 экипаж әгъзасы һәм 22 пассажир булган.

Пассажирлар арасында ― Палана бистәсе башлыгы Ольга Мохирева, берничә җирле чиновник һәм 2014 елда туган 1 бала[6].

Каза үзгәртү

251 рейсы, Палана аэропортыннан якынча 10 чакрым ераклыкта утыртуга очып килгәндә, элемтәгә керүдән туктаган. Соңрак очып төшү―менү полосасыннан 3,8 чакрым ераклыкта тау башында лайнер ватыклары табыла. Самолетның фюзеляжы ярда, калган өлешләре Охот диңгезенең яр буе зонасында табыла[7].

Тау белән бәрелешүдән очкыч тулысынча җимерелгән, исән калганнар табылмаган.

Һәлакәт вакытында куе болыт һәм томан күзәтелгән.

Кайтаваз үзгәртү

  • Төркия үзенең тышкы эшләр министрлыгының белдерүендә һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклаша[8].
  • Әрмәнстан премьер-министры в. б. Николай Пашинян Владимир Путинга һәлакәт турында кайгы уртаклашу телеграммасы юллый[9].
  • Сербия президенты Александр Вучич авиаһәлакәт уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин һәм россиялеләрнең кайгыларын уртаклаша[10].
  • АКШның Мәскәүдәге илчесе Джон Салливан һәлакәткә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерә[11][12].
  • Мисыр хакимияте үзенең тышкы эшләр министрлыгының белдерүендә һәлакәткә бәйле рәвештә Россиянең кайгысын уртаклаша[13].

Тикшерү үзгәртү

РФ Тикшерү комитеты (ru) самолет һәлакәтенең өч версиясен карый:

  • начар һава шартлары,
  • самолетның техник төзексезлеге,
  • очучы хаталары [14].

Ерак Көнчыгыш транспорт тикшерү идарәсе һава транспорты хәрәкәте һәм куллану иминлеге кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачкан[15].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выживших при крушении самолета Ан-26 не обнаружено.
  2. Камчаткада 22 кешелек очкыч радарлардан югалган. Азатлык радиосы, 6.07.2021
  3. Harro Ranter. ASN Aircraft accident Antonov An-26B-100 RA-26085 Palana Airport.
  4. Крушение самолета Ан-26 на Камчатке. Главное.
  5. RA-26085 — russianplanes.net — Карточка борта
  6. Опубликован список пассажиров с пропавшего на Камчатке Ан-26.
  7. Поиск обломков Ан-26 на Камчатке приостановили до утра (2021-07-06).
  8. Турция выразила соболезнования в связи с крушением пассажирского самолета на Камчатке.
  9. Пашинян выразил соболезнования в связи с авиакатастрофой на Камчатке.
  10. Турция и Сербия выразили соболезнования в связи с крушением самолёта на Камчатке.
  11. Посол США выразил соболезнования в связи с крушением Ан-26 на Камчатке (2021-07-06).
  12. Посол США выразил соболезнования из-за авиакатастрофы на Камчатке.
  13. Египет выразил соболезнования в связи с авиакатастрофой на Камчатке.
  14. Поиски обломков и версии ЧП: последние данные о крушении Ан-26.
  15. Камчаткада Ан-26 очкычы калдыклары табылган. Азатлык радиосы, 6.07.2021