Алекса́ндр Ву́чич (серб. Александар Вучић; 1970 елның 5 марты, Белград, Югославия СФҖ) — Сербия сәясәтчесе, Сербия Премьер-министры (2014 елның 27 апреленнән 2017 елның 31 маена кадәр). Сербия байрагы Сербиянең сайланган президенты (2017 елның 2 апреленнән)[1].

Александр Вучич
Сербиянең сайланган президенты
Вазыйфага керешкән
2017 ел
Сербия премьер-министры
Вазыйфада
2014 ел – 2017 ел
Аңа кадәр Ивица Дачич
Сербия саклану министры
Вазыйфада
2012 ел – 2013 ел
Аңа кадәр Драган Шутованац
Дәвамчысы Небойша Радич
Шәхси мәгълүмат
Туган 5 март 1970(1970-03-05) (54 яшь)
Белград, Сербия, Югославия СФҖ
Сәяси фирка ЮКБ (1988—1990)
СРФ (1993—2008)
СПФ
Җефет Тамара Вучич[d] һәм Ksenija Vučić[d]
Әни Ангела Милованов
Әти Анджелко Вучич
Белем Белград университетының хокук факультеты

Сербия прогрессив фиркасе рәисе, Сербия мәгълүмат министры, Сербия саклану министры, ундүрт ел дәвамында Сербия радикаль фиркасе генераль сәркатибе булган.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
А. Вучич һәм В.В.Путин (у). Мәскәү

1970 елның 5 мартында Белград шәһәрендә Сербия радио-телевидениесе хәбәрчеләре гаиләсендә туган. Земун гимназиясен, Белград университетының хокук факультетын тәмамлаган. БиХ радиода эшли.

1993 елда Сербия радикаль фиркасе сафына керә (2008 елда чыга).

1996 елда «Пинки» спорт-бизнес үзәге директоры.

1998-2000 елларда Сербия мәгълүмат министры, 2012-2013 елларда Сербия саклану министры вазифаларында була.

2014 елда парламент сайлауларында Сербия прогрессив фиркасе Сербия социалистик фиркасе белән идарәче коалиция төзи, А. Вучич илнең премьер-министры итеп сайлана.

2017 елның 2 апрелендә узган Сербия президентын сайлауларда (en) 52 % тавыш җыеп, 10 көндәшен җиңеп чыга. Вазифага 2017 елның 31 маенда керешә.

Гаилә хәле үзгәртү

1997 елның 27 июлендә радио журналисты Ксения Янковичка өйләнгән. Ике балалары туган. 2011 елда аерылышканнар.

2013 елның 14 декабрендә дипломат Тамара Дукановичка өйләнгән[2].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү