Олы Парат вулысы (рус. Больше-Паратская волость) — 1918 елдан 1921 елга кадәр гамәлдә булган Казан губернасының һәм ТАССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Казаннан Төньяк-Көнбатышка 35 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көнбатыш өлешендә урнашкан. Административ үзәк — Олы Парат авылы.

Олы Парат вулысы
Ил

РСФСР РСФСР

Статус

Вулыс

Төбәк

Казан губернасы, ТАССР

Административ үзәк

Олы Парат

Нигезләү датасы

1918 ел

Юкка чыгару датасы

1921 елның 22 сентябре

Рәсми телләр

татар, рус

Олы Парат вулысы, харита

Тарих үзгәртү

Олы Парат вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан XVIII гасырга кадәр Россия патшалыгы Казан патшалыгы Гәреч даругасының Олы Парат йөзлегендә, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1781 елдан 1796 елга кадәр Казан наместниклыгының Казан өязендә, 1796 елдан 1860-елларга кадәр Казан губернасының Казан өязендә, 1860-еллардан 1918 елга кадәр Ильинка вулысында урнашкан. Башка мәгълүматлар буенча, XVIII елда аерым вулыс буларак исәпләнгән.

1918 елда Казан өязе составында барлыкка килә.

1918 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе составына керә, 1920 елның 25 июненнән декабрьгә кадәр Татарстан АССР Казан кантонының административ-территориаль берәмлеге, 1920 елның декабреннән 1921 елның 22 сентябренә кадәр Татарстан АССР Арча кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

Олы Парат вулысы көнбатышта – Чар өязенең Олы Шигак вулысы һәм Чабаксар өязенең Помар вулысы белән, төньякта – Кукмара вулысы белән, көнчыгышта – Ильинка вулысы белән чиктәш булган.

1921 елның 22 сентябрендә Олы Парат вулысы юкка чыгарыла, аның территориясе яңа оештырылган Мари АӨ составына тапшырыла.[1]

Административ бүленеш үзгәртү

Олы Парат вулысы составында Кече Парат, Яңа Парат, Очаково, Отымбал, Васюткино кебек авыллар булган. Хәзерге вакытта вулысның куп өлеше Мари Илендә урнашкан.

Халык үзгәртү

Олы Парат вулысының ТАССРның Мари АӨсе белән чикләшкән урында урнашканга күрә вулыста мари һәм татар милләтләре өстенлек иткән.[2]

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Вулыста күбесенчә кырчылык һәм дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, күмәкләштерү, ягъни колхозлар оештыру барган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. — Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. — 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр үзгәртү