Оксана Ярославовна Лынив (укр. Оксана Линів; 1978 елның 6 гыйнвары, Броды, Украин ССР) — Украин дирижёры. Австриянең Грац шәһәрендәге опера һәм филармония оркестрының беренче хатын-кыз баш дирижёры.

Оксана Лынив
Туган телдә исем укр. Оксана Ярославівна Линів
Туган 6 гыйнвар 1978(1978-01-06) (46 яшь)
Броды[d], Львов өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Украина
Һөнәре дирижёр

 Оксана Лынив Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ике музыкантның кызы һәм музыка укытучысы, чиркәү хоры регенты Дмитрий Лынивның оныгы. Оксана әтисе, Ярослав Лынив (1952 елның 25 гыйнвары) — Бродыда «Боян» халык хор капелласы җитәкчесе. Оксана Лынивның абыйсы Юрий бар. Музыкаль мәктәпне Броды шәһәрендә тәмамлый. Аннары Василий Барвинский исемендәге Дрогобыч музучилищесында укый, әмма беренче курстан соң Львовга күчә һәм 1996 елда Станислав Людкевич исемендәге Львов музыка училищесын тәмамлый, анда свирельдә уйнарга өйрәнә. Соңрак, 1996 елдан 2003 елга кадәр, Николай Лысенко исемендәге Львов милли музыка академиясендә Богдан Дашак классында укый.

Музыкаль карьера үзгәртү

Академиядә укыган вакытта ук Богдан Дашак аны үзенең ассистенткасы итә. 2004 елда ул Бамберг филармониясендә Густав Малер исемендәге беренче дирижёрлар конкурсында катнаша. Бу Оксананың чит илгә беренче сәяхәте була, анда ул өченче урын ала. Шуннан соң 2005 елда ул Бамберг филармониясе каршындагы дирижёр Джонатан Ноттның ассистенткасы була.

2005 елда Оксана Лынив Дрезденга килгән, анда Карл Мария фон Вебер исемендәге Югары музыка мәктәбендә аспирантурада укыган (дипломнан соң белем алган). 2007 елдан Эккехард Клеммның мастер-классларына йөри.

Алманияның академик алмаш хезмәте (DAAD), Гёте-Институт һәм Оскар һәм Вера Риттер фонды стипендиаты. 2007 елдан 2009 елга кадәр аны немец музыкантлары ассоциациясенең «Дирижёрлар форумы» хуплаган. Шул вакыттан ул Гартмут Генхен, Курт Мазур, Георг Фриче һәм Ролланд Зайфарт кебек танылган шәхесләрнең мастер-классларына йөргән.

Бавария радиосы өчен ул бавария симфоник музыкантлары һәм 2007 елда җирле яшьләр оркестры белән җитәкчелек иткән.

Украина, Алмания, Франция, Румыния, Эстония һәм Швейцариядә концерт программалар һәм опералар белән дирижёрлык итә.

2008 елдан 2013 елга кадәр Одесса милли опера һәм балет театрында дирижёр булып эшләгән. «Богема», «Сельская честь», «Риголетто» һәм «Мадам Баттерфляй» кебек әсәрләрне Одесса милли опера һәм балет театрында дирижёрлык итә. Руггиеро Леонкаваллоның «Паяцы», Дмитрий Бортнянскийның «Алкид» операларын, Густав Малер һәм Иоганн Штраусның «Вен урманы серләре» һәм Людвиг Минкусның «Дон Кихот» музыкасына балетлар куя.

2013—2014 еллардан Оксана Лынив Кирилл Петренко генераль музыкаль директорның музыкаль ассистенты һәм Бавар дәүләт операсында дирижёр буларак эшли. «Граф Ори», «Милосердие Тита» операларында һәм «Дивар сәгатьләре» операсы премьерасында дирижёр була

2015 елда Оксана Лынивны «Классик музыка» номинациясендә Бавария дәүләт операсының иң яхшы дирижёры дип таныла.

2017 елның февралендә Дирк Кафтанның варисы итеп 2017—2018 еллар сезоныннан Грац опера һәм филармония оркестрының баш дирижёры итеп сайлана.

2017 елда Алмания федераль яшьләр оркестры үрнәге буенча Украина яшьләр симфоник оркестрына нигез сала, анда Украинаның барлык почмакларыннан килгән сәләтле балалар һәм яшүсмерләр уйный.

2020 елның 20 августыннан — Франкфурт операсының чакырылган дирижёры.

Байройт фейстиваленең 2021 елга планнарында Оксана «Летучий Голландец» операсының дирижёры — фестивальнең бөтен тарихында беренче хатын-кыз дирижёры сыйфатында тәкъдим ителгән[1][2].

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Ярослав Линив, музыкант
  • Абыйсы — Юрий Лынив

Бүләкләр үзгәртү

  • 2015 — «Классик музыка» номинациясендә Бавария дәүләт операсының иң яхшы дирижёры
  • 2017 — «Интеллектуаль батырлык өчен» ордены
  • «Бердәнбер» хатын-кызлар журналының «Мәдәният» номинациясендә «Украина хатын-кызы 2019» проектында җиңүче.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дмитрий Черняков дебютирует в Байройте | Colta.ru (2020-09-21). 2020-09-24 тикшерелгән.
  2. Welle (www.dw.com), Deutsche (2020-09-21). Neustart in Bayreuth: erstmalig Frau am Pult. 2020-09-24 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү