Төп менюны ачу

Озад Хәбибуллин

Озад Хәбибуллин, Озад (Азат) Гариф улы Хәбибуллин (Озад Хәбиб, 1949 елның 26 июле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван) — рәссам, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты доценты[2]. Үзбәкстанның халык рәссамы (2004). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1975).

Озад Хәбибуллин
О.Хәбибуллин.jpg
Туган телдә исем Озад Гариф улы Хәбибуллин
Туган 26 июль 1949(1949-07-26) (69 яшь)
Үзбәкстан ССР, Бохара өлкәсе, Гиждуван
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Государственный институт искусств Узбекистана[d]
Һөнәре рәссам, укытучы
Бүләк һәм мөкәфәтләре ССРБ рәссамнар берлеге премиясе (1984)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1949 елның 26 июлендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Гиждуван бистәсендә (1972 елдан шәһәр) туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать укуханәсен (1968), А. Островский исемендәге Ташкәнт театр-сәнгать институтын (Чыңгыз Әхмәров остаханәсе) (1973), ССРБ рәссамнар йорты (Сенеж иҗат йорты) каршында аспирантура тәмамлый.

ИҗатыҮзгәртү

 
Көнчыгышның бөек акыл ияләре

Рәссам-монументалист буларак иҗат итә. Шулай ук майлы буяу белән ясаган хезмәтләре дә бар. Сәнгатьнең мозаика, шамот, нәфис металл, скульптура төрләрендә дә эшли.

КазандаҮзгәртү

 
Тукай мәйданы мәүкифендәге паннолар
  • 2005 елда Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, Казан метросының 2 тукталышын – «Г. Тукай исемендәге», «Кремль» тукталышларын бизәргә чакырыла. Классика шәкелендәге византия мозаикасы стилен кулланып, «Ана догасы», «Яңа Кисекбаш», «Фатыйма һәм сандугач», «Туган тел», «Кичке азан», «Бишек җыры», «Кышкы төн», «Кәҗә һәм сарык» панноларын ясый.[4]
  • 2008 елда Казанда, Универсиада-2013 кә әзерләнү кысаларында, дәүләт башлыклары саммиты узачак «Корстон» үзәгендәге Наполеон залының 150 м² мәйданлы интерьерын (бизәлгән плафоннар (түшәмнәр)) бизәүче төркемнең җитәкчесе була.
  • Зөя утравында «Барлык кайгыручылар шатлыгы» (Всех скорбящих радость) храмын яңадан торгызу эшләренә җитәкчелек итә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • ССРБ рәссамнар берлеге премиясе (1984) — Ташкәнт метросындагы «Айбек» шамот горельефы өчен.
  • Үзбәкстанның халык рәссамы (2004) – Ташкәнт консерваториясендәге панно (2002) өчен.

Кызыклы фактҮзгәртү

Мәскәү рәссамнары ел ярымда эшләргә вәгъдә иткән Казан метросы тукталышларын бизәүне О. Хәбибуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме 3 ай эчендә эшләп чыга.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. О. Хәбибуллин. Аллаһылар бүләге. «Казань», 2014, № 11. ISSN 0869-6616 (рус.)
  2. Н. Вяткова. Үзбәкстан монументалисты - Казан метросын бизәүче. Наш дом-Татарстан, 2009, № 4.(рус.)
  3. О. Иванычева. Метро бизәү - чын сәнгать ул. Казанские ведомости, 17.12.2012, № 188.(рус.)

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү