Нуриәгъзам Таһиров

Таһиров Нуриәгъзам Таһир улы (9 гыйнвар 1888 ел1938 елдан соң) — җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, башкорт теле белгече. Башкорт милли хәрәкәте эшлеклесе. Башкорт Хөкүмәте әгъзасы. Гражданнар сугышында катнашучы. Сәяси золым корбаны.

Нуриәгъзам Таһиров
Туган телдә исем баш. Нуриәғзәм Таһир улы Таһиров
Туган 9 гыйнвар 1888(1888-01-09)
Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1937
Соловки утраулары[d], Соловецкое сельское поселение[d], Архангельск өлкәсе
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсе
Һөнәре телбелгеч

Биографиясе үзгәртү

Нуриәгъзам Таһир улы Таһиров 1888 елның 9 гыйнварында Ырынбур губернасы Чиләбе өязенең Ләвәш авылында (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы) туган[1]. Шәҗәрәсе: Мансур → Омурзак → Басыйр → Абдулнасыйр (Абдулбасыйр) → Таһир (Абдултаһир) → Нуриәгъзам .

Рус-башкорт мәхәллә мәктәбен 1906 елда тәмамлаганнан соң, Троицк шәһәрендә «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала, ә аннары укуын Уфада «Галия» мәдрәсәсендә дәвам итә.

1911 елдан Таһиров Нуриәгъзам Чиләбе өязендә укытучылык итә. Февраль революциясеннән соң Таһиров Бөтен башкорт корылтайлары делегаты була. II Бөтен башкорт съездыннан соң, Чиләбе шәһәрендә Башкорт Хөкүмәте секретариаты башлыгы итеп билгеләнә.

Оештыру корылтае үтә торган чакта Кече Корылтай составына сайлана. Шуннан Башкорт Хөкүмәте әгъзасы булып китә һәм Башкортстанның административ — территориаль корылышы белән шөгыльләнә. Таһиров катнашлыгы белән Дуан-Кошчы, Аргаяш һәм Ялан кантоннары булдырыла.

1918 елда Башкорт Хөкүмәте Чиләбе каласына күченгәннән соң, Нуриәгъзам Таһиров үзенең дәүләт эшчәнлеген дәвам итә. 1918 елның 6 июненнән «Башкорт» гәзите редакторы.

Нуриәгъзам Таһиров Башкорт гаскәренең оештыруда катнаша. Совет властеның Башкорт Хөкүмәте белән Автономияле Башкорт Совет республикасы оештырылуы турында Килешүгә кул куйганнан һәм Башкорт гаскәренең Кызыл Армия ягына күчкәннән соң, Көньяк фронтта Башкорт кавалерия дивизиясе бүлеге комиссары итеп билгеләнә. 1919 елның октябрендә дивизия Петроградта Н. Н. Юденич ак армия гаскәреннән саклау өчен күчерелә. ВЦИК рәисе М. И. Калинин шәхси күрсәткән батырлыклары өчен Таһировны Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкли[2]

1920 елның апрель аенда үзенең туган Аргаяш кантоны ревкомы рәисе итеп куела. 1920 елның июнендә Башкорт Хөкүмәте әгъзалары, шул исәптән Нуриәгъзам Таһир улы, 1920 елның 19 маенда чыккан «Автономияле Совет Башкортстан республикасының дәүләт корылышы турында» исемле ВЦИК һәм РСФСРның халык комиссарлары советы карарын кабул итмәслек дип исәпләп, протест белдерү йөзеннән отставкага китә.

1921 елның башыннан Нуриәгъзам Таһиров дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлегенә кабаттан кайта һәм башкортларның көнкүрешен, тарихын, телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Башнаркомпрос коллегиясенең әгъзасы булып китә. Ул башкорт теле буенча гыйльми эшләр авторы була. Таһиров 1926 елда Башкорт теленең сүзлеге һәм кыскача орфографик сүзлеген нәшер итә. Шулай ук Нуриәгъзам Таһиров башкорт теленең беренче грамматикасы автордашы була.

1929 елның 12 июлендә Нуриәгъзам Таһир улы Башкорт милли хәрәкәтендә актив катнашканы өчен репрессиягә эләгә. Тик Калинин М. И. кысылышы гына аның гомерен саклап калырга ярдәм итә, аны ун елга концлагерьга җибәрәләр. Якынча 8 ел гомерен Соловецк утрауларында лагерьда үткәрә[3]. 1937 елдан соң аның язмышы билгесез. 1956 елдан соң Нуриәгъзам Таһировның исеме 1989 елда аклана.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Ачлык тарихы. Мәгълүматлар җыелмасы.
  • Башкорт сүзлеге. 2-нче бүлеге. Давыт Юлтый белән берлектәге хезмәт.
  • Башкорт сөйләшләренең таралу картасы.
  • Рус — башкорт һәм Башкорт — рус сүзлекләре. Авторлар коллективы.
  • Руководство для сбора старых произведений (Башкорт халкының байлыгын аңлау, тарих, географиясенә кирәкле комарткыларын чүпләп табу һәм җыю өчен кулланма), 1922.
  • Руководство и примеры для ведения на башкирском языке канцелярских работ (Башкортча эш йөртү өчен кулланма һәм үрнәкләр), 1923. Кулланма Советларның II Бөтен башкорт съездының башкорт теленә рус теле белән беррәттән дәүләт теле статусы бирү турындагы резолюциясенә ярашлы эшләнә.
  • Правописание на башкирском языке (Башкортча язу коралы), Х. Габитов белән автордаш, 1924.
  • Букварь башкирский (Башкорт әлифбасы), 1924.
  • Морфология башкирского языка (Башкорт теленең сарыфы), Х. Габитов, Б. Хангилдин һәм Г. Вилданов белән автордаш, 1925.
  • Башкирский словарь (Башкорт лөгате), 1-нче бәйләм, 1926.
  • Изучение-разбор башкирского языка (Башкорт телен өйрәнү), 1927.
  • Орфографик сүзлек латин графикасында Г. Дәүләтшин белән автордаш, 1929.
  • Башкорт теле тарихы (икенче бүлеге тәмамланмый калды).

Әсәрләре үзгәртү

  • «Батрак» китабы, 1926.
  • «Аксак ишан» драмасы.

Атасы — Таһир (Абдултаһир) Басыйров, Мәтәле авылы мулласы, Чарлы авыл идарәсе рәисе була, 1918 елның октябрь-декабрендә Вакытлы Себер Хөкүмәте полковнигы Велес күрсәтмәсе буенча Х. К. Кушаев, М. Г. Смаков һәм башкалар белән бергә кулга алынып, төрмәгә утыртыла[4].

Хатыны — Гайшә Ишаева (Дәүләкән имамы кызы)[4].

Уллары:

  • Җәвит — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ленинград янында һәлак булган[4].
  • Таһиров Тойгын Нуриәгъзам улы (11 декабрь 1924 ел) — галим-геолог. Геология-минералогия фәннәре кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ураксин З. Г., 1996
  2. ТАГИРОВ Нуриагзам Тагирович
  3. .Тагиров Т. Одна из первых жертв репрессий // Ватандаш = Соотечественник. 1999. № 8.
  4. 4,0 4,1 4,2 . — ISBN 978-5-295-06786-0.

Сылтамалар үзгәртү