Николай Лисовский

Николай Лисовский (3 декабрь 1914 ел — 25 май 1987 ел), галим-тарихчы, югары мәктәп эшлеклесе. 1949-1953 елларда Чиләбе укытучылар институтының[1] директор урынбасары, 1964 елдан — Чиләбе дәүләт педагогия институтының[1] тарих кафедрасы мөдире. Тарих фәннәре докторы (1966), профессор (1967). РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1974). Октябрь Революциясе (1977), Хезмәт Кызыл Байрак (1971) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1966) орденнары кавалеры.

Николай Лисовский
Туган телдә исем рус. Николай Кузьмич Лисовский
Туган 20 ноябрь (3 декабрь) 1914
Югары Әүҗән, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 25 май 1987(1987-05-25) (72 яшь)
Чиләбе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт һуманитар-педагогия университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Көньяк Урал дәүләт һуманитар-педагогия университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Николай Кузьмич Лисовский 1914 елның 3 декабрендә (иске ысул буенча 20 ноябрендә) Ырынбур губернасының Үрге Урал өязе Югары Әүҗән-Петровск[2] авылында туган[3].

Югары Урал каласындагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, ул вакыттагы Урал өлкәсе Төмән округының Червишев машина-трактор станциясендә агроном булып эшли.

1936 елда яшь белгеч читтән торып Чиләбе педагогия институтының[4] тарих факультетына укырга керә, аны 1941 елда уңышлы тәмамлый.

1937 елның сентябреннән Николай Лисовский хезмәт эшчәнлеген мәгариф өлкәсендә дәвам итә: Түбән Увель авылындагы мәктәптә тарих укыта, берникадәр вакыттан мәктәп директоры булып эшли. Аннары аны Троицк педагогия училищесы директоры итеп билгелиләр.

1941 елдан ВКП (б) әгъзасы Николай Лисовский 19431949 елларда партиянең Чиләбе өлкә комитеты аппаратында хезмәт куя.

1949—1953 елларда укытучылар институтының директор урынбасары, 1953-1954 елларда бу югары уку йортының уку һәм фәнни эшләр буенча проректоры була.

1954 елдан — КПСС тарихы кафедрасы доценты.

1964 елның апреленнән Николай Кузьмич Чиләбе дәүләт педагогия институтының кафедра мөдире.

Тарихчы галим 1953 елда «Көньяк Урал большевикларның Совет властен ныгыту өчен көрәше» («Борьба большевиков Южного Урала за упрочение Советской власти») дигән темага кандидатлык, 1966 елда — «Урал большевиклары Октябрь социалистик революциясенең җиңүе өчен көрәштә» («Большевики Урала в борьбе за победу Октябрьской социалистической революции») дигән темага докторлык диссертациясе яклый[5].

Тырыш хезмәткәр югары уку йортында үзенең фәнни мәктәбен булдыра, узган гасырның 1960 нчы елларында анда аспирантура оештыра. Чиләбе шәһәре югары уку йртлары ректорлары советы каршындагы гыйльми-методик комиссия белән җитәкчелек итә, ССРБ тарихы институтының «Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы» («Октябрьская революция и Гражданская война») проблемасы буенча Җаек секциясен җитәкли.

Нәтиҗәле фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен Николай Лисовский Октябрь Революциясе (1977), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм «Хөрмәт Билгесе» (1966) орденнары, медальләр белән бүләкләнә, 1973 елда аңа РСФСР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгының «Эштәге югары уңышлары өчен» («За отличные успехи в работе») билгесе тапшырыла.

1970 елда галимнең исеме Чиләбе шәһәренең Хезмәт батырлыгы китабына кертелә.

Николай Кузьмич Лисовский 1987 елның 25 маенда Чиләбедә вафат була.

Китаплары үзгәртү

  • Долой самодержавие! — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1967. 1975.
  • Очерки истории большевистских организаций Южного Урала, 1883-1917. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1972.
  • 1917 год на Урале. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1967. — 560 с.;
  • В. П. Точисский — Россиядә тәүге марксистик түгәрәкләрне оештыручыларның берсе. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1965;
  • Октябрь на Южном Урале. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1957;
  • Революция1905-1907 гг. на Урале. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1955.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1974);
  • Октябрь Революциясе ордены (1977);
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971);
  • «Хөрмәт Билгесе» (1966) ордены.
  • РСФСР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгының
    «Эштәге югары уңышлары өчен» билгесе (1973)

Хәтер үзгәртү

  • Чиләбе дәүләт педагогия институтының тарих факультеты студентлары өчен Николай Лисовский исемендәге стипендия булдырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Хәҙер Силәбе дәүләт педагогия университеты
  2. Хәҙер Башҡортостан Республикаһының Белорет районы[[Категория:Белорет районыда туганнар ]] Үрге Әүжән ауылы
  3. Энциклопедия «ЧЕЛЯБИНСК». ЛИСОВСКИЙ Николай Кузьмич(рус.)(Тикшерелгән 25 ноябрь 2019)
  4. Артабан Силәбе дәүләт педагогия институты, хәҙер Көньяҡ Урал дәүләт гуманитар-педагогия университеты
  5. Энциклопедия Челябинской области. Лисовский Николай Кузьмич(рус.)(Тикшерелгән 25 ноябрь 2019)

Сылтамалар үзгәртү