Николай Воробьёв (1894)


Николай Воробьёв (1894 — 1967) — совет этнографы, географ, педагог, физик география профессоры (1934 елдан), музей хезмәткәре.

Николай Воробьёв
Туган 15 (27) ноябрь 1894 яки 1 (13) ноябрь 1894[1]
Хвалын, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 сентябрь 1967(1967-09-29) (72 яшь) яки 20 сентябрь 1967(1967-09-20)[1] (72 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре географ
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты

Биография

үзгәртү

Николай Иосифович Воробьёв 1894 елда Саратов губернасы Хвалынск шәһәрендә туган.

1914-1918 елларда Казан университетының физика-математика факультеты география һәм этнография кафедрасында белем ала. 1918 елда Казан университетын отличие белән тәмамлаганнан соң, Воробьев география һәм этнография кафедрасына ассистент булып эшкә кала.

1914 елдан ул экспедицияләрдә катнаша. 1915—1916 елларда Себердә һәм Ерак Көнчыгышта була, анда нанай халкы буенча кыйммәтле этнографик коллекция туплый.

1918 елдан Казан университетында (1934—1945 елларда профессор) укыта.

1922 елда ТАССР дәүләт музееның этнографик бүлеген оештыра һәм җитәкли, бер үк вакытта музейның табигый-тарихи бүлеген җитәкли, 1923-1934 елларда — Татарстан АССР үзәк туган якны өйрәнү музее директоры.

Республикада туган якны өйрәнү хәрәкәтен оештыруда актив катнаша. Казан педагогик институтының география факультетына нигез салучы һәм беренче деканы (1934-1945).

1945 елдан — археология һәм этнография секторы мөдире һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих директоры урынбасары.

1946 елда татарлар һәм чуашлар арасында экспедицияне яңадан башлап җибәрә.

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Казан татарлары һәм чувашлар этнографиясе буенча төп әсәрләр авторы. Идел төбәге халыкларының этногенезын өйрәнә. Енисей һәм Уссури өлкәсен өйрәнү өчен, Красноярск краенда географик һәм этнографик тикшеренүләр алып бара.

Хезмәтләре

үзгәртү
  • Казанские татары (этнографические исследования материальной культуры дооктябрьского периода). Казань, 1953
  • Чуваши. Этнографическое исследование. Чебоксары, 1956.
  • Очерки по географии Татарии. Казань, 1957
  • Чуваши // Народы Европейской части СССР. М., 1964
  • Поволжские татары // Там же;
  • Татары Среднего Поволжья и Приуралья (Баш мөхәррир). М., 1967.

Бүләкләр

үзгәртү
  • Ленин ордены
  • «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәте өчен» медале.
  • ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1945)[2]
  • ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
  • Чуваш АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы
  • Мордовия АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы.
  • СССР географик җәмгыятенең мактаулы әгъзасы (1964).

Искәрмәләр (үзгәртү)

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү